ЯҢАЛЫКЛАР


8
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

 «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре үсеп килүче буынга экологик белем бирүне дәвам итәләр. Бу юлы  алар 10 нчы балалар бакчасына барып кайттылар.  Белгечләр балаларга Татарстан Республикасының Кызыл китабы турында, аерым саклауга һәм сакчыл мөнәсәбәткә мохтаҗ булган хайваннарның һәм үсемлекләрнең гаҗәеп төрләре турында сөйләделәр. Шулай ук дәрес барышында балалар табигать тыюлыкларының ни өчен кирәклеге турында, Чистай муниципаль районы территориясендә 2001 елда оештырылган «Чиста болыннар» табигать тыюлыгының тарихы турында белделәр.

Балалар әңгәмәдә актив катнаштылар, үз фикерләрен белдерделәр, хайваннар һәм кошлар турында бик күп кызыклы хикәяләр сөйләделәр. Алынган белемнәрне ныгыту өчен «Чистые болыннар» тыюлыгы  хезмәткәрләре «Без Кызыл китаптан» дигән уен үткәрделәр.

Аерым игътибар табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә юнәлтелде. Балалар табигатьне сакларга һәм әйләнә-тирә мохиттә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә вәгъдә бирделәр.

Дәрес  ахырында  Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты исеменнән  тыюлык хезмәткәрләре  «ТР Кызыл китабының гаҗәеп яшәүчеләре» дигән китап бүләк иттеләр.

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты  «Тикшерүләр үткәрү вакытында ачыкланган хокук бозуларны кисәтү һәм хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген саклау һәм куллану өлкәсендә федераль дәүләт күзәтчелеген, федераль дәүләт аучылык күзәтчелеген һәм Татарстан Республикасы территориясендә региональ әһәмияттәге махсус сакланыла торган табигый территорияләрне саклау һәм файдалану өлкәсендә региональ дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашырганда мәҗбүри таләпләрне үтәү турында» ачык фикер алышулар үткәрү турында хәбәр итә. Фикер алышулар 2019 елның 29 августында сәгать 10.00 , Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин ур., 29 йорт адресы буенча узачак.

Сорауларны (мөрәҗәгатьләрне), искәрмәләрне һәм комментарийларны

 420021, Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча;

 (843) 211 66 94 телефоны буенча;

upravlenie.nadzor@tatar.ru. электрон почта адресы буенча калдырырга мөмкин.


7
август, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында, Алексеевск районының  6 400 га мәйдандагы һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларына, аучылык хуҗалыгы килешүе төзү хокукына аукцион үткәрелде.

Аукционда 4 катнашучы булды. Аукцион нәтиҗәләре буенча ҖЧҖ «Марал» җиңүче дип танылды.

Җиңүче белән 49 елга хайваннар дөньясы белән файдалану хокукына аучылык хуҗалыгы килешүе төзеләчәк.

Бүген Әстерханда, Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары-Балыкчылык буенча федераль агентлык җитәкчесе Илья Шестаков ачкан киңәшмәдә, һәвәскәр балыкчылыкны көйләүнең яңа нормаларын куллану һәм эшчәнлекнең әлеге төрен контрольдә тотуны алга таба камилләштерү турында фикер алышына.

Киңәшмәгә һәвәскәр балыкчыларның иҗтимагый берләшмәләре, шул исәптән Интернет челтәреннән аларның берләшмәләре, гражданнар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, шулай ук Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары, «Россия өчен» халык фронты» ГИХ һәм башка кызыксынган оешмалар чакырылган иде.

Татарстан Республикасының һәвәскәр һәм спорт балыкчылыгын үстерү мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Шәрәфетдинов Рамил Гомәр улы чыгыш ясады. Ул киңәшмәдә катнашучыларга, тоту нормаларына үзгәрешләр кертү өлешендә Татарстанның һәвәскәр балыкчылары тәкъдимнәренә нигезләнеп, үз докладын тәкъдим итте.

Россия балыкчылыгының  җитәкчелеге карары буенча,  профильле хезмәтләргә, чыгышларда күтәрелгән законнарны камилләштерү һәм хокук куллану мәсьәләләрен игътибар белән өйрәнеп, конкрет тәкъдимнәр бирергә йөкләнде.


6
август, 2019 ел
сишәмбе

Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында, Татарстан Республикасының судагы биологик ресурсларны саклау буенча Республика советы эше кысаларында, законсыз рәвештә яңа тоткан балык һәм балык продукциясен сату белән көрәш буенча оператив төркем булдыру мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә узды.

Балык һәм балык продукциясен законсыз сату белән көрәш буенча, судагы биологик ресурсларны саклау мәсьәләләрендә вәкаләтле үзәк аппаратлар вәкилләре төркемен булдыру, шул исәптән сәүдә нокталарына тикшерүләр үткәрү турында да фикер алыштылар.

Киңәшмәдә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты, Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы, РФ Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча идарәсе, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, Россия балыкчылыгы Урта Идел территориаль идарәсенең ТР буенча Дәүләт контроле, күзәтчелеге һәм судагы биологик ресурсларны саклау бүлеге вәкилләре катнашты.​

«Дружба» балаларны сәламәтләндерү лагеренда, «Яшел десант» бүлеге кысаларында,  А.И. Щеповских исемендәге «Дала» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре белән берлектә «Экологик бум» дип исемләнгән чара узды.   

Чара кызыклы формада узды. Уеннар тыюлык башлыгы                                 Ф. Н. Динмөхәммәтов һәм белгеч Р. В. Насретдинов үткәргән мавыктыргыч әңгәмә белән аралашып барды.Балалар кызыксынып республикабызның Кызыл китабына кертелгән хайваннар һәм үсемлекләр турында мәгълүмат тыңладылар, күп сораулар бирделәр.

Балалар викторинада катнаштылар, безнең урманнарда яшәүче хайваннарның һәм кошларның рәсемнәрен ясадылар, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар, «Әгәр син урманда адашсаң»дигән очрак турында фикер алыштылар. Биремнәр нәтиҗәләре буенча иң актив балалар сайлап алынды, алар Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты грамоталары белән бүләкләнде. ​


5
август, 2019 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле аучылар, ТР КФҮ филиалларында, һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларына рөхсәтнамәләр алу өчен гаризаларны кабул итү,  техник сәбәпләр аркасында, 26 нчы августка күчерелә. (Элекрәк кабул итү 12 августта башланачак дип хәбәр ителгән иде.)

Шулай ук, рөхсәтнамәне алу өчен, нинди районда аулауга карамастан, Татарстан Республикасы территориясендәге КФҮнең теләсә кайсы филиалына мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуы турында исегезгә төшереп китәбез.

Рөхсәтнамәләр бирү түбәндәге документлар нигезендә башкарылачак:

- рөхсәтнамә алу өчен гариза;

- шәхесне раслаучы документ (паспортның оригиналы);

- аучылык билеты (оригинал);

- рөхсәтнамә биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (оригинал);

Гариза бирүче вәкиле тарафыннан рөхсәтнамәнеалу, гади язма рәвештә ышаныч кәгазе һәм шәхесне раслаучы документ нигезендә башкарылырга  мөмкин.​


2
август, 2019 ел
җомга

7 сентябрьдә су йөзүче, сазлык-болын, кыр киек кошларына һәм тәләттәвечкә җәйге-көзге ау сезоны ачыла.

 2019 елның 12 августыннан ТР КФҮ филиаллары, үзләренең эш графигы нигезендә, һәркем керә торган аучылык җир-суларына каурыйлы кошларны аулауга рөхсәтнамәләр алу өчен гаризалар кабул итә башлаячак.

Рөхсәтнамә алу өчен, нинди районда аулауга карамастан, Татарстан Республикасы территориясендәге КФҮнең теләсә кайсы филиалына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Рөхсәтнамәләр бирү түбәндәге документлар нигезендә башкарылачак:

- рөхсәтнамә алу өчен гариза;

- шәхесне раслаучы документ (паспортның оригиналы);

- аучылык билеты (оригинал);

- рөхсәтнамә биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (оригинал);

Гариза бирүче вәкиле тарафыннан рөхсәтнамәне алу, гади язма рәвештә ышаныч кәгазе һәм шәхесне раслаучы документ нигезендә башкарылырга  мөмкин.​


1
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бурсыкны аулау чоры 15 августта ачылачак һәм 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

2019 елның 5 августыннан ТР КФҮ филиаллары, үзләренең эш графигы нигезендә, гаризалар кабул итә башлаячак.

Рөхсәтнамә алу өчен, нинди районда аулауга карамастан, Татарстан Республикасы территориясендәге КФҮнең теләсә кайсы филиалына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Рөхсәтнамәләр бирү түбәндәге документлар нигезендә башкарылачак:

- рөхсәтнамә алу өчен гариза;

- шәхесне раслаучы документ (паспортның оригиналы);

- аучылык билеты (оригинал);

- рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (оригинал);

- хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен җыем түләү турында квитанция ( аларга карата җыем ставкалары билгеләнгән, ау хайваннарын аулаган очракта) (оригинал).

Гариза бирүче вәкиле тарафыннан рөхсәтнамәне алу, гади язма рәвештә ышаныч кәгазе һәм шәхесне раслаучы документ нигезендә башкарылырга  мөмкин.​


31
июль, 2019 ел
чәршәмбе

ТАССР төзелүгә 100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында, «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре Ислам үзәгендә «Нур» мәчете каршындагы сәламәтләндерү үзәге балалары өчен «Туган як табигате»дигән экологик дәрес үткәрделәр.

 

Хезмәткәрләр «Чиста болыннар» тыюлыгы, туган як табигате, Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар турында һәм Чистай муниципаль районы территориясендә теркәлгән турында сөйләделәр. Шулай ук табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында фикер алыштылар. Балалар зур кызыксыну белән әңгәмәдә катнаштылар һәм беркетелгән уенда һәм викторинада актив катнаштылар, моның өчен зур булмаган бүләкләр алдылар.​


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International