Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенә белгечләр кирәк. Тулы мәгълүмат артыннан бирелгән телефоннан мөрәҗәгать итегез 211 73 81.
Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген саклау һәм файдалану турындагы кануннарының таләпләрен, юридик һәм шәхси затлар белән үтәүне тикшерү һәм күзәтү, Идарәнең төп максатларының берсе булып тора.
2014 елның соңгы 6 ае эчендә Идарә һәм район ( районара) бүлекләре хезмәткәрләре, штаттан тыш иҗтимагый инспекторлар һәм канун саклау әгъзалары хезмәткәрләре катнашуында 277 канун бозу очраклары ачыкланды, шул санда:
02.07.2014
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре белән 2014 елга хокукый затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне планлаштырылган тикшерүләрне уздыру Планына таянып, аучылыкны кулланучы «Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять «Сафари-Сервис»ка карата тикшерү уздырылды.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе, гамәлдәге канунчылык белән яраштырып, Татарстан Республикасының урманнарында лимитлаштырылган тояклы хайваннар төрен тотуга рөхсәтнамәләрне бүлү, тоту лимитларын раслаганнан соң, җирәбә салу аркылы үтәчәге турында хәбәр итә.
Җирәбә салуда катнашу өчен гаризалар бирү вакыты турында мәгълүмат безнең сайтта урнаштырылачак. Белдерүләрне игътибар белән карагыз.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең 10 хезмәткәре һәм ДБО “Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге”нең 1 хезмәткәре Киров шәһәренең Вятка дәүләт авыл хуҗалыгы академиясендәге профессиональ белем алу һәм һөнәрчелекне күтәрү Үзәгендә профессиональ белем алдылар. 2014 елның 26 июнендә курсларны бетерүчеләргә “ Биолог” квалификациясе, “ Аучылыкны алып бару” белгечлеге буенча тантаналы рәвештә диплом тапшырдылар.
Яшел Үзән муниципаль районында дуңгызларда африка чумасын булдырмау буенча тактик – махсус укуларны әзерләү белән бәйле рәвештә, 25.06.2014 елны Яшел Үзән Шәһәрендә бу сорау буенча тармакара киңәшмә узды. Киңәшмәдә, укулар үткәргәндә кулланылачак, авыру таралган учактны бетерү өчен куллана торган эш планы каралды.
Июнь ае эчендә питомникта 8 кечкенә марал баласы дөньяга килде.
Ата-аналарыннан аермалы буларак, алар матур тимгелле тиреле. Һәзерге чакта аларның ризыгын күбрәк ана сөте тәшкил итә, ләкин инде хәзердән үк алар үлән башларын тешләп алып йотмакчы булалар. 10 килолы болан балаларыннан 400 кило авырлыкта һәм мөгезе 14 килога тарта торган гайрәтле хайваннар үсеп җитүен күз алдына китерүе авыр