ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2021 ел
сишәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы «Россия – мөмкинлекләр иле» автоном коммерциячел булмаган оешмасы белән берлектә ЭкоLife конкурсын оештыра. Чара «ТопБЛОГ» бөтенроссия яшьләр проекты кысаларында үткәрелә. Проектның максаты-социаль челтәрләр һәм яңа медиа аша эчке туризм белән кызыксынуны арттыру.


12
июль, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты үсеп килүче буынның экологик культурасын һәм грамоталылыгын күтәрү буенча актив эш алып бара. Әлеге эш кысаларында ведомство белгечләре тарафыннан балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында чаралар оештырыла.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының 12 июльгә булган оператив мәгълүматларына караганда, коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация узган ведомство һәм ведомство карамагындагы учреждение хезмәткәрләре саны 65 кеше тәшкил итә. Дәүләт комитеты аппараты хезмәткәрләре арасында 58 кеше прививка ясаткан.



9
июль, 2021 ел
җомга

Коррупция — физик зат тарафыннан хезмәт вәкаләтләреннән артык файдалану   яки  файда алу максаты белән үз вазифасыннан законсыз файдалану. Бу ришвәт, акча урлау һәм дусларына һәм туганнарына законсыз ярдәм итү булырга мөмкин.
 

Киләсе Балыкчы көне уңаеннан ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты "Үзеңнең беренче балык тотуың турында искә төшер " дигән балык тоту флешмобын башлап җибәрә.
 


8
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 15 июльдән КФҮнең барлык филиаллары да, һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында ау этләре һәм ау кошлары ярдәмендә каурыйлы киекләрне табуга рөхсәт алу өчен, гаризалар кабул итә башлый.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тыюлыклар буенча экосәяхәтнең яңа сәхифәсен ачып җибәрә. Анда без республиканың аеруча саклана торган табигый территорияләре турында язачакбыз.


7
июль, 2021 ел
чәршәмбе

ТР Дәүләт комитеты хәбәр итә: 1 июльдән «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 31.07.2020 ел, 248-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде, ул дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыру буенча мөнәсәбәтләрне җайга сала, гражданнар һәм оешмаларның, контроль астында  булучы затлар буларак, хокук гарантияләрен билгели.

ДАЧ Яңа Чишмә районының «Красновидово» аучылык хуҗалыгы территориясендә ачыкланган, анда авыру кабан дуңгызы табылган.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International