ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Мамадыш һәм Алабуга районнарының балык кәсебе участокларындагы сай сулыкларда  ылыслы агачлар ботакларыннан ясалган оялар куйдылар. 3,5 мең гектар мәйданда 1980 ясалма уылдык чәчү урыны урнаштырдылар, алар артыннан күзәтү оештырдылар. Чаралар Татарстан Республикасының су биоресурсларын яңадан торгызу һәм саклау өчен кирәк. 

Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты инспекторлары  тарафыннан «Идел киңлекләре» ДТКЗ территориясендә закон бозуларны булдырмау буенча даими рейдлар үткәрелә. Контроль республиканың су ресурсларына зыян китерүне булдырмый калырга мөмкинлек бирә. Бүген Идел елгасында чираттагы браконьерны – Югары Ослан районы яшәүчесен  тоттылар.


30
май, 2020 ел
шимбә

Майның соңгы шимбәсендә аучылык хуҗалыгы белгечләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.


29
май, 2020 ел
җомга

Татарстанда законсыз балык тоту коралларын эзләү һәм уылдык чәчү чорында яңа тотылган балык сатучы сәүдә нокталарына рейд үткәрелде.
Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты «елгадан алып кибеткә хәтле» дигән рейд оештырды, аның барышында Идел култыгыннан ятьмәләр тартып чыгарылды һәм сәнәгый балык тоту тыелган уылдык чәчү чорында, яңа тотылган балык сатучы сәүдә нокталары җаваплылыкка тартылды. «Идел киңлекләре» дәүләт заказнигы территориясендә законсыз тоту коралларын эзләү, беренче этап булды.


27
май, 2020 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы!
Бүген без ТАССР төзелүнең бер гасырлык датасын билгеләп үтәбез.  Бу вакыт эчендә Татарстан халкы гаять зур, авыр, батыр һәм бәхетле юл узды, республика үзенең кабатланмас йөзен, бай тарихын, гореф-гадәтләрен һәм хезмәт сөючән кешеләрен саклап калды. Нәкъ йөз ел элек Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты һәм РСФСР Халык Комиссарлары Советы Декреты белән Автоном Татар Социалистик  Советлар Республикасы игълан ителә. Бу тарихи вакыйга Татарстан территориясендә яшәүче барлык халыклар язмышында зур роль уйнады, милли мәдәният һәм төбәк икътисады үсешенә хезмәт итте. Әлеге дата безнең Комитет өчен дә мөһим роль уйнады.

Ау турындагы декретка кул кую, 100 ел элек дәүләт тикшерүе һәм аучылык хуҗалыгы белән идарә итү бурычларын хәл итү һәм аучының яңа дәрәҗәсен билгеләгән икътисадый рәвешнең радикаль трансформациясе. Бу хакта ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре әзерләгән фильмда сөйләнә https://youtu.be/zAjPFBv2sLs
1920 ел. Ау хайваннарын һәм кошларын  үрчетүне, саклауны, республика масштабында статистик мәгълүматлар җыюны, тыюлыклар, аучылык парклары, тәҗрибәле хуҗалыклар, ау  сакчыларын булдыруны һәм хәтта аучыларны производство кораллары белән тәэмин итүне дәүләт үз өстенә алды. Бу аучылык хуҗалыгын оештыру һәм алып баруга фәнни якын килүне кертергә мөмкинлек бирде. Квалификацияле ау белгечләрен әзерләү башланды. Кыргый җәнлекләрне исәпкә алу җайга салынды. Мәсәлән, безнең көннәргә кадәр “Татар АССРда пошилар санын исәпкә алу буенча отчет”килде, ул 1929 елда республика территориясендә беренче тапкыр бу хайванны исәпкә алуны уздыру турында хәбәр итә! Табигатьне саклау бүлеге хезмәткәре Д.И. Асписов  тарафыннан регион урманчылыклары һәм аучылык хуҗалыклары буенча запрос җибәрелде. Алынган мәгълүматлар ярдәмендә, ул вакытка республикада 14 урманчылыкка бүленгән 83  поши яшәвен ачыклады. Бер үк вакытта ерткычларга каршы көрәш алып барылды. Әле бүреләрнең куркусыз авылга кереп йөрү шаһитлары да исән. Алар мал-туарны үтергәннәр, кешеләргә һөҗүм иткәннәр. Урманда да корткыч бөҗәкләр  һөҗүм иткән.  Аучылардан корткычны бетерү өчен бик зур тырышлык таләп ителде.
Бөек Ватан сугышы еллары тармак өчен зур сынау булды. Аучылык эшенең иң яхшы белгечләре фронтка китте. Ату коралын куллану тәҗрибәсе, табигатьне аңлау һәм аның белән аралаша белү, туган илне коткарырга кирәк булганда бик зур роль уйнады. Алар барысы да Кызыл Армия сафларында лаеклы урын ялладылар,  быел без җитмеш еллыгын билгеләп үтә торган Бөек Җиңүгә бик зур өлеш керттеләр.
1939 елдан 1955 елга кадәр Дәүләт аучылык инспекциясе берничә тапкыр үзгәртеп корылды. 1944 елда Татарстан АССР Халык Комиссарлары Советы карары белән ул башта ТАССР Совет халык комисарлары каршындагы Аучылык хуҗалыгы эшләре буенча идарә булды, аннары -Татар автономиясенең Министрлар Советы каршында. 1953 елда оешманы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Аучылык хуҗалыгы бүлегенә әверелдерәләр. 1955 елда яңадан Дәүләт аучылык инспекциясе төзелә. Барлык бу үзгәрешләр тиз алмашына торган реаль вакыт белән бәйле иде. Ил җимереклектән торгызыла һәм хуҗалык эшчәнлеген агымдагы бурычлар нигезендә төзи. Сәнәгать җитештерүе һәм авыл хуҗалыгы үсеше акрынлап кәсепчеләр хезмәтенең бәясен төшерде.Аучылык профессиональ эшчәнлектән ял итү төренә әверелде. Дәүләт үз көчләрен табигатькә кулланучылык  мөнәсәбәтенә каршы көрәшкә ташларга мәҗбүр булды. Мәсәлән, 1963 елгы Аучылык кагыйдәләрендә тыюлык, заказник һәм яшел зоналар исемлеге  кертелде.
Башкалар арасында Идел-Кама дәүләт тыюлыгы, шулай ук Ширәмәт һәм Балык Бистәсе заказниклары бар. 1970 елда «Аучылык белеме»  кертелгән «Биология» белгечлеге буенча уку планы расланды. Югары белемле ау белгече-ул, барыннан да элек, биолог, дип саналды. Хайваннар дөньясын саклау буенча җәмәгать инспекторлары штаты да барлыкка килә башлады. Аучылык инспекциясе белгечләре, халыкка, табигатькә сак караш тәрбияләү максаты белән, табигый ресурслардан файдалану турында белем тараттылар, хокуксыз ау очракларын ачыкладылар һәм булдырмаска тырыштылар. Ул елларда үз эшчәнлекләрен башлап җибәргән һәм инспекторлар династиясен төзегән кешеләр әле дә исән һәм хезмәт итә.
1998 елда оешма Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Аучылык хайваннарын саклау, тикшерү һәм куллануны тәртипкә салу идарәсе булып тора. Аңа аучылык байлыкларын саклау өлкәсендә Россия Федерациясенең вәкаләтләре тапшырыла. 2008 елда дәүләт хакимиятенең башкарма органы буларак, Идарә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты составына керә, аның карамагына су биологик ресурслары да күчә. 2017 елда оешма Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты статусын ала. Бүген Дәүләт комитеты 385,62 мең га мәйданлы төбәк әһәмиятендәге 181 аеруча саклана торган табигый территория белән идарә итә. Монда 144 табигать һәйкәле, комплекслы (ландшафт) һәм биологик (ботаник) профильле 26 заказник;  5 дәүләт табигать зоология заказнигы; 6 дәүләт зоология (аучылык) заказнигы керә. Моннан тыш, 32 күл һәм 30 елга аеруча саклана торган дигән статуска ия. Шулай итеп, республика мәйданының 6,3% тан артыгы табигый комплексларны, ландшафтларны һәм биологик төрлелекне саклау һәм торгызу өчен оптималь шартлар белән тәэмин ителгән.
Тарихи кадрларны түбәндәге  сылтама буенча карарга мөмкинhttps://www.youtube.com/watch?v=zAjPFBv2sLs&feature=youtu.be


23
май, 2020 ел
шимбә

Бөтен Россия буенча "Бөтенроссия ятьмәдән баш тарту көне" масштаблы экологик акциясе бара, анда балык саклау өлкәсе хезмәткәрләре, һәвәскәр балыкчылар һәм иҗтимагый берләшмә вәкилләре катнаша. Чара сулыклардан ташлап калдырылган, хуҗасыз, законсыз урнаштырылган тоту коралларын тартып алуга юнәлтелгән.


22
май, 2020 ел
җомга

2000 елның 20 декабрендә БМО Генераль Ассамблеясы,  22 май-биологик төрлелек турында Конвенция кабул ителгән көн, Халыкара биологик төрлелек көне (55/201 резолюциясе) дип игълан итте.
Быелгы Көннең темасы- 2020 елдан соң , биотөрлелек өлкәсендә Кысалы программа турында фикер алышу нәтиҗәләре турында киң җәмәгатьчелеккә мәгълүмат бирү кампаниясенең бер өлеше


21
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Камада Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, ветеринария хезмәтләре һәм аучылык хуҗалыклары вәкилләре бу көннәрдә котыру авыруына каршы профилактик чаралар үткәрәләр. 


20
май, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан, су ресурсларына зыян китерүгә юл куймау максаты белән, республиканың су объектларында даими рейд чаралары үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International