ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Агымдагы елның уылдык чәчү чорында,  Дәүләт комитеты инспекторларының көчәйтелгән эше нәтиҗәсендә, 53 миллион сум күләмендә су ресурсларына китерелгән зыянны булдырмый калуга ирешелде. Барлыгы 2020 елның 25 апреленнән 5 июненә кадәр 3840 рейд чарасы үткәрелде. Тикшерүче органнар тарафыннан административ җаваплылыкка 1264 хокук бозучы тартылды, бу узган елгы күрсәткечтән 15% ка югарырак, сулыклардан 3603 законсыз тоту коралы алынды.

"Уылдык чәчү" операциясе су биологик ресурсларын торгызу өчен уңай шартлар тудыру максатыннан ел саен үткәрелә. Күзәтчелек эшчәнлеген ныгыту өчен, Дәүләт комитеты Татарстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсе белән хезмәттәшлек оештырды, бу эшнең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирде.​

«Кичке таң» табигать тыюлыгы хезмәткәрләре «Кояшкай» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүчеләр белән, Россия көненә багышлап, асфальтта рәсем конкурсы үткәрделәр. Балалар бакчасы һәм дәүләт заказнигы администрациясе каршындагы мәйданда, «Табигать ярдәм сорый»дигән рәсем конкурсында катнашу өчен, мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм аларның әти-әниләре җыелды. Чарада катнашучылар төсле акбурлар белән чәчәкләр, күк йөзе, кояш, салават күпере һ.б. рәсемнәр ясадылар.

Тыюлык белгече Әлфия Нуриманова балаларны “Эколята” - яшь табигать сакчылары сафына керергә чакырды.

Барлык эшләр дә билгеләп үтелде һәм һәр катнашучы Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан бүләкләнде.

Бу атнада Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Сергеевич Батков дәүләт комитетының ярдәмче хуҗалыгына– «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенә барып кайтты.

Ул ярым ирекле шартларда үрдәкләрне, фазаннарны, йорт куяннарын, боланнарны үрчетү һәм табигатькә кире кайтару эше буенча, ярдәмче хуҗалык үсешенең уңай динамикасын билгеләп үтте.

Аучылык ресурсларын тоту шартларын камилләштерү өчен, Федор Сергеевич  «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге» дәүләт бюджет учреждениесен бөртекле культуралар белән тәэмин итү перспективасын, ягъни ярдәмче хуҗалыкны азык базасы белән тәэмин итүне  иң мөһим бурычларның берсе итеп куйды.

Аучылык хуҗалыгының тояклылар өчен,  шулай ук башка хайваннар өчен дә азык базасы, ярым ирекле шартларда терлек асрауда беренчелекле роль уйный, чөнки урманда җәйге азык запасы кыш белән чагыштырганда уннарча тапкыр күбрәк. Өстәвенә, кар күп яуса, кышкы азыкны табу авырая, һәм булган дефицитның  тискәре нәтиҗәләрен тагын да арттыра. ​


17
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

 

2020 елның 16 июнендә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында хокук эше буенча әйдәп баручы киңәшче вазыйфасына дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс үткәрелде, анда 2 претендент катнашты.

Конкурс комиссиясе карары белән, Небогатова Елена Николаевна конкурста җиңүче дип танылды.


16
июнь, 2020 ел
сишәмбе

 

Карабаш сусаклагычының су үткәрү каналына ана поши эләккән һәм үзе генә чыга алмаган. Хайванны иртәнге сәгать дүрттә производство аучылык инспекторы, Бөгелмә аучылык хуҗалыгы егеры Илфат Рәхимов  күреп алган.

Шунда ук ТРООиРа җитәкчелегенә, Бөгелмә районы буенча ау белгече Шамил Гыйниятуллинга, җирле үзидарә органнарына, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына, су объекты милекчеләренә хәбәр ителгән.

Килүчеләр хайванны каналдан алып, иреккә чыгарганнар. Хәзер аның тормышына һәм сәламәтлегенә берни дә янамый.

Исегезгә төшерәбез, мондый хәлләр турында 8(843)211-66-94 телефоны буенча Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитетына хәбәр итәргә була.​


11
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Июнь аеның беренче якшәмбесендә Россиядә Халыкара сулыкларны чистарту көне билгеләп үтелә.
«Чиста болыннар» дәүләти табигать заказнигы хезмәткәрләре Инстаграмдагы рәсми аккаунтының туры эфирында онлайн лекция үткәрделәр, анда тыңлаучыларга әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, максатлары, бурычлары һәм кызыклы фактлары турында сөйләделәр.

Бүген Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында региональ әһәмияттәге «Идел киңлекләре» ландшафт юнәлешендәге дәүләт табигать заказнигы чикләренә керүче утраулардагы җир бүлемтекләрен файдалануны гамәлдәге законнарга туры китерү мәсьәләсе буенча киңәшмә булды.

 

2020 елның 1 июлендә Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүе узачак.

Сайланган участокта 25-30 июнь көннәрендә яисә тавыш бирү көнендә тавыш бирергә мөмкин.

Урнашу урыны буенча тавыш бирү («Мобиль сайлаучы»)

Әгәр 2020 елның 25 июненнән 1 июленә кадәр тавыш бирүдә катнашучы теркәлү урыны буенча тавыш бирә алмаса, алдан, урнашу урыны буенча тавыш бирү турында гариза биреп, ул Россиянең теләсә кайсы төбәгендә үзенең конституциячел хокукын гамәлгә ашыра алачак.

Урнашу урыны буенча тавыш бирү турындагы гаризаны түбәндәге ысуллар белән бирергә мөмкин:

Дәүләт хезмәтләренең  бердәм порталы аша электрон рәвештә 2020 елның 21 июнендә Мәскәү вакыты белән 14:00 сәгатькә кадәр;

теләсә кайсы күп функцияле үзәктә 2020 елның 5 июненнән 21 июннең  14: 00 сәгатенә кадәр;

теләсә кайсы территориаль сайлау комиссиясендә 2020 елның 5 июненнән 21 июннең  14: 00 сәгатенә кадәр.

16 июньнән 21 июннең 14:00 сәгатенә кадәр гаризаны участок комиссиясендә бирергә мөмкин.

Тавыш бирү бинасыннан тыш тавыш бирү

5 июньнән гражданнарның тавыш бирү бинасыннан тыш тавыш бирү турындагы гаризаны  Дәүләт хезмәтләренең  бердәм порталы аша бирү мөмкинлеге барлыкка килде.  Гаризаны 21 июньгә кадәр Мәскәү вакыты белән 14:00гә кадәр бирергә мөмкин.

Моннан тыш, 16 июннән 1 июльнең 17:00 сәгатенә кадәр үз участок комиссиясенә тиешле гариза бирергә мөмкин булачак.

Төзәтмәләр белән конституция2020.рфhttps://xn--2020-94damyi5albn6b6i.xn--p1ai/.​

сайтында танышырга мөмкин.

 


10
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

"А.И. Щеповских исемендәге "Дала"  комплекслы профильле дәүләт табигать заказнигында экологик белем бирү чараларын оештыручыларны бүләкләү булды.

 

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты 2020 елның 10 июненнән Чистай районы буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклаулы табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район (районара) бүлеге башлыгы (әйдәп баручы төркем, «җитәкчеләр» категориясе) Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфасына кадрлар резервына кертүгә конкурс игълан итә

Вакантлы вазыйфалар турында тулырак мәгълүмат «Идарә кадрларының федераль порталы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында урнаштырылган http://gossluzhba.gov.ru/

Конкурста катнашу өчен, кирәкле документлар теркәлгән гаризаларны, кабул итү турында игълан урнаштырылганнан соң 21 көн эчендә (2020 елның 30 июненә кадәр), конкурс комиссиясе сәркатибе  түбәндәге адрес буенча кабул итә: Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин ур., 29 йорт, каб. 203, тел. (843) 211-73-81, 211-66-94.

Конкурс комиссиясе утырышы 2020 елның 10 июлендә (якынча) узачак.

 Үткәрелә торган конкурс турында тулырак мәгълүмат безнең сайтта «Кадрлар сәясәте» бүлегендә урнаштырылган. http://ojm.tatarstan.ru/rus/kadrovaya-politika-test.htm.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International