Чистай шәһәр китапханәсендә (7нче филиал) балалар өчен «Без табигать сакчылары»дип исемләнгән экологик чара узды. Чакырылган кунаклар сыйфатында «Чиста болыннар» дәүләти табигать тыюлыгы хезмәткәрләре булды, алар тыюлык турында сөйләделәр, интерактив формада сирәк төр хайваннарның һәм үсемлекләрнең табигатьтәге роле турында фикер алыштылар, шулай ук биологик төрлелекнең мөһимлеге һәм әһәмияте турында сөйләштеләр.
Иң актив балаларга тыюлык хезмәткәрләре Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан бүләкләр тапшырдылар, шулай ук китапханә фондына «ТР Кызыл китабының уникаль яшәүчеләре» дигән китап бүләк иттеләр.
Азнакай шәһәренең 1нче номерлы «Кыңгырау» катнаш төрдәге балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Кызыл китап дөньясына сәяхәт» дигән танып белү дәресе узды.
Дәресне Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының «Чатыр Тау» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре үткәрде. Алар балаларга сирәк очрый торган үсемлекләр, кошлар һәм хайваннар, флора һәм фауна төрләрен саклау чаралары турында сөйләделәр, «Татарстан Республикасы Кызыл китабының искиткеч яшәүчеләре»исемле балалар китабы белән таныштырдылар.
Матур рәсемнәр яшь табигать сөючеләргә бик ошады, ә табышмаклар алган белемнәрен ныгытырга булышты.
Бүген, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында, республика Премьер-министрының Беренче урынбасары Р. К. Нигматуллин рәислегендә, Татарстан Республикасында су биологик ресурсларын саклау мәсьәләләре буенча, Республика советының чираттагы утырышы узды. Анда «Уылдык чәчү-2019» комплекслы оператив-профилактик операциясенә йомгак ясалды, 2019 елның I яртыеллыгында муниципаль районнарда ведомствоара эшче төркемнәрнең эш нәтиҗәләре чыгарылды һәм күзәтчелек ведомстволарының киләсе яртыеллыкка төп бурычлары билгеләнде.
Төп докладчылар: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Ф.С. Батков, Россия балыкчылыгының Урта Идел территориаль идарәсенең Татарстан Республикасы буенча судагы биологик ресурсларга дәүләт контроле, күзәтчелеге һәм аларны саклау бүлегебашлыгы урынбасары М. А. Шинкарев, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары А. Р.Гәрәев, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Ф. Ф. Шакиров.
Шулай ук Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе дә тыңланылды, ул башкарылган эш нәтиҗәләре турында сөйләп китте.
«Уылдык чәчү» операциясен үткәргәндә рейд чараларының гомуми саны 18% ка артты. Тикшерү органнары тарафыннан 1080 зат административ җаваплылыкка тартылды; браконьерлык фактлары буенча 66 җинаять эше кузгатылды; сулыклардан 3450 законсыз тоту коралы тартып алынды.
Киләсе чорда ведомстволар өчен төп бурычны, балыкларны законсыз сату белән көрәш һәм Татарстан халкын судагы биологик ресурсларны саклау чараларына җәлеп итү дип билгеләделәр.
Хөрмәтле аучылар, 2014 елның 9 нчы гыйнварыннан 4 нче номерлы «Производство аучылык инспекторы кандидатына куелган таләпләрне белүгә тикшерүне үткәрү тәртибен раслау турында»гы РФ Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының боерыгы белән тәңгәл килеп, производство аучылык инспекторы вазифасына кандидатлар исемлеген төзү турында сезгә хәбәр итәбез. Белемнәрне тикшерү 2019 елның 25 сентябрендә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты бинасында узачак. Документларны кабул итү һәм тапшыру тәртибе өстә күрсәтелгән боерыкның 15 һәм 16 пунктлары нигезендә башкарыла.
Документларны кабул итү вакыты: - 2019 елның 29 июленнән башлана; - 2019 елның 18 сентябрендә тәмамлана.
Барлык документлар Комитетка турыдан-туры юридик затның вәкаләтле вәкиле, шәхси эшмәкәр яки аның вәкиле тарафыннан тапшырылырга мөмкин, яки 420088, Казан ш., Кәрим Тинчурин ур., 29 йорт адресы буенча, салынган документларның исемлеге белән, почта аша җибәрелә ала. Мәгълүматларның яңаруын Дәүләт комитеты сайтында «Дәүләт тикшерүе (күзәтүе)» бүлегендә «Производство аучылык тикшерүе» өстәмә битендә күзәтегез.
Яшь буында экологик белем бирү максатыннан «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре 5 нче урта белем бирү мәктәбе һәм 4 нче урта белем бирү мәктәбе яны лагерьларында булып кайттылар.
Балаларда табигатькә карата танып-белү кызыксынуы уяту, туган як табигатенә карата хөрмәт һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү өчен, хезмәткәрләр «Туган як табигате»темасына әңгәмә үткәрделәр.
Хезмәткәрләр «Чиста болыннар» тыюлыгы, туган як табигате, Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән һәм Чистай муниципаль районы территориясендә теркәлгән үсемлекләр һәм хайваннар турында сөйләделәр, ә шулай ук табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында фикер алыштылар. Балалар әңгәмәдә кызыксынып катнаштылар һәм белемнәрне беркетү уенында һәм викторинада да актив булдылар. Иң актив балаларга тыюлык хезмәткәрләре Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан бүләкләр тапшырдылар.
«Озын Алан» тыюлыгына «Карлыгач» балалар лагере һәм «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Е. Г. Ласточкина исемендәге Казан интернат-мәктәбе»ннән бер төркем балалар һәм тәрбиячеләр килеп китте.
Тыюлык белгечләре Похлебкин Е. Н. һәм Сорокина Л. М балаларга аерым саклана торган табигый территориянең флорасы һәм фаунасы турында сөйләделәр, шулай ук экскурсия һәм квест-викторина үткәрделәр, саклана торган территориянең матурлыгын, ТР Кызыл китабына кертелгән сирәк бөҗәкләрен һәм үсемлекләрен күрсәттеләр.
Балаларга истәлекле бүләкләр һәм «Озын Алан» тыюлыгы турында буклетлар бүләк ителде.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан «Региональ һәм(яки) җирле әһәмияттәге махсус сакланыла торган табигать территорияләре өлкәсендә һәм хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы объектлары буенча белешмә-аналитик мәгълүмат бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең Административ регламенты» һәм «Республикасыныңтөбәк әһәмиятендәге махсус сакланыла торган табигать территориясе чикләрендә төзергә, реконструкцияләргә җыена торганкапиталь төзелеш объектын төзүгә, реконструкцияләүгә рөхсәт бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең Административ регламенты» дигән административ регламент проектларының эшләнүе һәм иҗтимагый фикер алышу өчен сайтта бастырылуы турында хәбәр итәбез.
Бу сылтамалар буенча документлар белән танышырга һәм үз тәкъдимнәрегезне Aleksandra.Stukova@tatar.ru адресы буенча 7 августка кадәр җибәрергә мөмкин (яки Биотөрлелек бүлегенә 211 68 62 телефон номеры буенча шалтыратыгыз).
2019 елның 12 августында 14.00 сәгатьтә Казан шәһәре, К. Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча, җирәбә салу ысулы белән, һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында аулый торган физик затлар арасында, кыргый тояклы хайваннарны табу хокукына рөхсәтнамәләрне бүлү булачак.
Җирәбә салуда катнашу өчен гариза бирү вакыты Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының 2018 елның 1 ноябрендәге 324-од номерлы боерыгы белән билгеләнгән (боерыкка кул куелганнан алып 2019 елның 31 июленә 16.00 сәгатькә кадәр).
Барлык аучылар да 2009 елның 15 гыйнварындагы 5-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасының Экология Кодексы һәм Һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында ауны гамәлгә ашыручы физик затлар арасында кыргый тояклы хайваннарны табуга рөхсәтнамәләрне бүлү комиссиясенең эш тәртибе турында нигезләмә (алга таба-Нигезләмә)белән билгеләнгән таләпләр нигезендә җирәбә салуда катнашу өчен гариза бирә ала.
Һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында аучылык байлыкларын табуга хокук алу өчен, аучылар Комитетка гариза белән мөрәҗәгать итә.
Гариза аучы тарафыннан түбәндәге ысулларның берсе белән тапшырылырга мөмкин:
- шәхси;
- Anna.Mironova@tatar.ru электрон почта адресына.
Гаризада Нигезләмәнең 4.3 пунктында билгеләнгән түбәндәге мәгълүматлар күрсәтелә:
1) аучының фамилиясе, исеме, атасының исеме, аның адресы һәм элемтә телефоны, аучылык билеты турында мәгълүмат;
2) аның территориясендә аулар өчен, аучы аучылык байлыкларын табуга рөхсәт алу хокукын алырга ниятли торган, һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык биләмәләре урнашкан муниципаль берәмлекнең атамасы;
3) аучылык ресурсының төре;
4) гариза бирү датасы;
5) мөрәҗәгать итүченең имзасы һәм имзаны чишү.
Игътибар итегез, Нигезләмә тарафыннан гаризаларны кабул итүдән баш тарту өчен түбәндәге нигезләр билгеләнгән:
1) Нигезләмәнең 4.3 пунктында билгеләнгән мәгълүматлар күрсәтелмәгән;
2) гариза бирү срокларын үтәмәү;
3) әгәр мөрәҗәгать итүче аучылык ресурсының бер төре буенча бердән артык гариза биргән булса;
4) мөрәҗәгать итүче гаризада 1 төр аучылык ресурсына бердән артык муниципаль район күрсәткән очракта.
Җирәбә салганда аучылык байлыклары киләсе тәртиптә уйнатылачак:
1) җенси билгеләр буенча бүлмичә олы хайваннар;
2) олы хайваннар;
3) 1 яшькә кадәрге хайваннар.
Җирәбә салу түбәндәге төрләргә карата үткәреләчәк:
|
Кабан: |
Әгерҗе районы-11 баш(4 олы хайван, 7 -1 яшькә кадәр) Алексеевск районы-5 баш (1 олы хайван, 4 -1 яшькә кадәр) Әлки районы-6 баш (2 олы хайван, 4 -1 яшькә кадәр) Баулы районы-4 баш (1 олы хайван, 3 -1 яшькә кадәр) Зәй районы-7 баш (2 олы хайван, 5 -1 яшькә кадәр) Лениногорск районы-7 баш (2 олы хайван, 5 -1 яшькә кадәр) Мамадыш районы-7 баш (2 олы хайван, 5 -1 яшькә кадәр) Норлат районы-7 баш (2 олы хайван, 5 -1 яшькә кадәр) Спас районы-5 баш (1 олы хайван, 4 -1 яшькә кадәр) Чирмешән районы-3 баш (1 олы хайван, 2 -1 яшькә кадәр) Чистай районы-4 баш (1 олы хайван, 3 -1 яшькә кадәр)
|
|
Поши: |
Әгерҗе районы – 2 баш (олы хайван) Азнакай районы-2 баш (олы хайван) Алексеевск районы – 1 баш(олы хайван) Әлки районы – 1 баш (олы хайван) Әлмәт районы – 3 баш (олы хайван) Баулы районы-3 баш (олы хайван) Зәй районы – 2 баш (олы хайван) Лениногорск районы – 4 баш (олы хайван) Мамадыш районы – 3 баш (олы хайван) Мөслим районы – 1 баш (олы хайван) Нурлат районы-4 баш (олы хайван) |
|
Кыр кәҗәсе: |
Азнакай районы-2 баш (олы хайван) Баулы районы-2 баш (олы хайван) Нурлат районы-3 баш (олы хайван) |
“Җирәбә салу 2019” буенча барлык документлар, шул исәптән гариза формасы һәм форманы тутыру үрнәге белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре, “Спас” дәүләт тыюлыгы хезмәткәрләре МурзакЛюбовь һәм Костин Евгений, “ТР Спас муниципаль районы традицияләрендә һәм тарихында бердәмлекне үстерүгә ярдәм итү һәм үстерү” җирле җәмгыять рәисе Марянин Валерий, Спас районы мәгариф бүлеге укытучысы Журавлев Сергей белән берлектә “Чиста яр” акциясенә кушылды. Әлеге чарага Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының Балымеры авылы, Полянка һәм Тәнки гомуми белем бирү мәктәпләре, спорт мәктәбе укучылары һәм җирле халык җәлеп ителде.
Активистлар көче белән Спас районы Балымеры авылы районында Идел елгасының яр буйлары төрле чүп-чардан (пластик, пыяла, тимер банкалар, төрле пакетлар һәм башка каты көнкүреш калдыклары)чистартылды, 3 кв.километр мәйданда 30дан артык зур капчык чүп-чар җыелды.
Чара ахырында “Спас” җәмгыяте көче белән, пылау, баллы әйберләр һәм самавырда кайнаткан чәй куеп, саф һавада чәй эчү оештырылды.
«Кичке Таң» дәүләт табигать тыюлыгында кунакта ТР Әгерҗе районының "Бертуган Буби исемендәге Иж-Буби урта гомуми белем бирү мәктәбе" нең мәктәп яны лагерында тәрбияләнүчеләр килеп китте.
«Катлаулы наратлык» табигать һәйкәлендә, тыюлыкның экологик сукмагы буенча экскурсия барышында, лагерьда тәрбияләнүчеләр биек наратларның өске өлешендә оя ясаган соры челәннәр артыннан күзәтә алдылар. Күз алдына кырмыскалар, керпеләр, тиеннәр һәм челән оясыннан төшеп җирдә яткан елга балыклары да керде. Ә өрәңге гачлыгында каен җиләге өлгергән. Озак кына җәяү барганнан соң, «Иж елгасы» табигать һәйкәле буенда, бик тәмле төшке аш булды.
Экскурсия балаларга көчле уңай тәэсир калдырды ,аның ярдәмендә алар туган як табигате турында күбрәк белде һәм истә калдырды, һәм алар аны күбрәк саклар һәм аның турында кайгыртыр дип ышанабыз.