Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына биологик су ресурслары бүлегенә белгеч таләп ителә.
Тулы мәгълүмат артыннан түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт яки (843) 2117381 телефоныннан.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, иҗтимагый инспекторлар һәм аучылар белән бергә, Иске Үтәмеш авыл хуҗалыгы территориясендә махсус бирелгән рөхсәнамәләр буенча кыргый ерткыч хайваннарның санын көйләү буенча өстәмә рейдлар оештырылды. Шунда ук Татарстан Республикасының Чиремшән муниципаль районының Иске Алкалы авылының ачык аучылык биләмәләре керә. Кыйммәтле мехлы хайваннарга 15 сентябрьдән ау чоры ачылганнан бирле, 15.09.2017 елдан, 30.10.2017 елга кадәр район аучылары белән Иске Үтәмеш авыл җирлегеннән 26 төлке табылды. Авыруларны булдырмау һәм таралтмау, халыкның саулыгын саклау һәм зыян китермәү максаты белән, кыргый ерткыч хайваннарга ризык аша иммунитет бундыру өчен “Рабивак-0/333” вакцинасын тарату буенча чаралар уздырылды.
Хөрмәтле аучылар, 09.01.2014 елдан 4 номерлы “Сәнәгый аучылык инспекторы кандидатына куела торган таләпләрне белүне тикшерүне уздыру Тәртибен раслау турында”гы РФ Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Боерыгы белән тәңгәл килеп, сәнәгый аучылык инспекторы вазифасына кандидатлар исемлеген формалаштыру турында сезгә хәбәр итәбез. Белемнәрне тикшерү 2017 елның 7 декабрь көнендә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты бинасында узачак.
Документларны бирү һәм кабул итү тәртибе өстә күрсәтелгән боерыкның 15 һәм 16 пунктлары белән туры килеп үтәлә. Документларны кабул итү вакыты 2017 елның 16 октябреннән башлана, 2017 елның 27 ноябрендә тәмамлана.
Барлык документлар да Комитетка турыдан- туры юридик затның вәкаләтле вәкиле белән, шәхси эшмәкәр яки аның вәкиле белән, яки салынган документларның исемлеген язып почта аша 420088, Казан, Кәрим Тинчурин ур., 29 адресына юнәлтү юлы белән тапшырылырга тиеш. Мәгълүматларның яңаруын Комитетның сайтында “Дәүләт тикшерүе (күзәтүе)” бүлегендә “Сәнәгый аучылык тикшерүе” өстәмә битендә карагыз.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына массакүләм мәгълүмат чаралары белән эш итү буенча белгеч, мобилизация эше буенча белгеч таләп ителә.
Тулы мәгълүмат артыннан Казан, К.Тинчурин ур., 29 йорт адресы буенча яки (843) 211 73 81 телефоныннан мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: Федерация Советының Аграр һәм азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты 2017 елның 3 ноябрь көнендә, “Аучылык, балыкчылык һәм актив ял итү индустриясе” исемендәге халыкара күргәзмә-форум чикләрендә, “Аучылык һәм аучылык байлыкларын саклау турында Россия Федерациясенең кануннарын камилләштерү” темасына киңәйтелгән киңәшмә уздыра.
26.10.2017 Зәй районының "Багряжское" аучылык хуҗалыгында тыелган тоту кораллары белән поши тоткан гражданнар төркеме тоткарланды. Хәзерге вакытта җинаять эше ачу турында сорау кутәрелә.
Бүген Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында, ау токымы этләре белән куып китерү һәм өйрәтү урыннарын оештыру буенча, ауны кулланучылар белән киңәшмә узды.
Шулай ук киңәшмәдә түбәндәге сораулар каралды:
Хәзерге вакытта хезмәт Спасс һәм Мөслим районнарында сынап каралачак.
Сорау язуын тапшыру өчен, гаризаны дәүләт хезмәтләр порталы аша бирергә кирәк.
2017 елның 21 октябрь көнендә ТР Балык Бистәсе районында, биш гражданин утырган, «Шевроле-Нива» автомобиле тоткарланды. Машинаның прицепын тикшергәндә ике поши түшкәсе табылды. Документларны тикшергәндә Б.гражданиның бер баш тояклы хайваннарны тотуга гына рөхсәтнамәсе булуы билгеләнде. Хәзерге вакытта гаеплеләрне җаваплылыкка тарттыру турында сорау карала.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына җитәкче ярдәмчесе, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эш итү буенча белгеч, мобилизация эше буенча белгеч таләп ителә.
Тулы мәгълүмат артыннан Казан, К.Тинчурин ур., 29 йорт адресы буенча яки (843) 211 73 81 телефоныннан мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.