ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2016 ел
җомга

Хөрмәтле казанлылар. Соңгы вакытта кыргый хайваннарның шәһәргә керү очраклары күбәюе турында сезгә хәбәр итәбез. Инде кат-кат кабаннар, пошилар, кыр кәҗәләре күренде. Төлкене, урман сусарын күрү гадәти булып бетте.  Кайбер төр кошлар шәһәр эчендә күбәяләр, болар:үрдәк, көртлек карчыгасы,  бүдәнә карчыгасы, лачын, колаклы ябалак. Бу, гомуми караганда,табигатьнең кеше белән берләшергә теләген чагылдыра торган куанычлы күренеш.

Ләкин ул кешегә карата билгеле шартлар куя. Беренче очракта белем ягыннан – хайваннар белән очрашкан вакытта үзеңне тота белергә кирәк.

Моны мисалда аңлатып китик. Инде бер айга якын, Җиңү Проспекты һәм Завойский урамы юл чатында урнашкан паркта, өч себер кыр кәҗәсе яши. Аларны кеше күргәнчегә хәтле алар үзләрен канәгатьләнерлек хис иттеләр. Ләкин аларны табу, тиз арада танылу, көтүне куып җибәрүгә, аларның юлга чыгуына һәм этләр белән куылуына китерде. Моңа  хайваннарга булышырга, аларны коткарырга теләүчеләрнең  омтылуы сәбәп булды. Кыр кәҗәләрен ашатырга тырыштылар, хәлләрен белер өчен эзләделәр, борчыдылар.

Шуның белән бәйле рәвештә кыргый хайваннырны күргән очракта Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенә хәбәр итәргә һәм хайваннар янына якын килмәскә өндибез. Аңлатып китәбез, күп очракта хайваннарны коткарырга кирәк түгел, чөнки аларның шәһәргә килүе ирекле һәм бу гомум дөнья агышы. Аеруча эт тотучыларны, этләрен паркларда йөрткәндә, игътибарлы булырга өндибез. 


17
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бердәм  федераль үрнәктәге аучылык билетын алу турында гаризаны яки аучылык билетын гамәлдән чыгару турында гаризаны, Татарстан Республикасының  дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша (https://uslugi.tatarstan.ru.) электрон рәвештә бирергә була.

Дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алуның өстенлеге вакыт кыскаруда, дәүләт әгъзаларында булган документларны кабат тапшырмауда, дәүләт хезмәтен Интернет челтәре аша  теләсә кайсы урыннан җайлы вакытта алып булуда, ә шулай ук  дәүләт хезмәтен курсәтү барышы турында мәгълүматны алу һәм  коррупция  очракларын киметү мөмкинлекләре булуда тора. Дәүләт хезмәтен күрсәтү иң алдан башкарыла.

“Аучылык  һәм аучылык байлыкларын саклау һәм  аерым канун чыгаручы актларга үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль канунның 3 бүлегенең  21 маддәсе белән тәңгәл килеп, аучылык билеты бердәм  федераль үрнәктәге документ булып килә һәм номер белән сериягә ия була. Аны  Идарәдә, Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт 216 кабинет  адресы буенча гына алырга була.

Аучылык билетының әзерлеге турында Идарә Сезгә,электрон почтагызга җибәрелә торган, электрон хат белән хәбәр итә. Хатта  Идарәнең адресы, эш вакыты һәм сезгә, аучылык билетын алу өчен, килергә тәкъдим ителгән вакыт күрсәтелә.


16
март, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 29 февральдә кыйммәтле мехлы төр аучылык байлыкларына ау чоры тәмамланды. Шуның белән бәйле рәвештә табылган хайваннар һәм аларның санын күрсәтеп,  рөхсәтнамә таблицаларын мәҗбүри рәвештә ташырырга кирәклеге турында исегезгә төшерәбез. Рөхсәтнамәләр бирелгән урынга 20 көн эчендә тапшырылырга тиеш. Вакытында бирелмәгән рөхсәтнамәләр өчен административ җаваплылык каралган.


15
март, 2016 ел
сишәмбе

 

Хөрмәтле аучылар, 09.01.2014 елдан № 4 “Сәнәгый аучылык инспекторы кандидатына куела торган таләпләрне  белүне тикшерүне уздыру Тәртибен раслау турында”гы  РФ Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының  Боерыгы белән тәңгәл килеп, сәнәгый аучылык инспекторы вазифасына кандидатлар исемлеген формалаштыру турында сезгә хәбәр итәбез. Белемнәрне тикшерү  2016 елның 15 апрель көнендә Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе бинасында узачак.

 Документларны бирү һәм кабул итү тәртибе өстә күрсәтелгән боерыкның 15 һәм 16 пунктлары белән туры килеп үтәлә. Документларны кабул итү вакыты: -2016 елның 19 февраленнән  башлана; -2016 елның  5  апрелендә тәмамлана. Барлык документлар да Идарәгә турыдан- туры юридик затның вәкаләтле вәкиле белән, шәхси эшмәкәр яки аның вәкиле белән, яки салынган документларның исемлеген язып почта аша 420088, Казан, Кәрим Тинчурин ур., 29 адресына юнәлтү юлы белән тапшырылырга тиеш. Мәгълүматларның яңаруын Идарәнең сайтында “Дәүләт тикшерүе (күзәтүе)” бүлегендә “Сәнәгый аучылык тикшерүе” өстәмә битендә карагыз.


14
март, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 14 мартында Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә дәүләт хезмәткәрләре белән хезмәти тәртип таләпләрен тоту һәм ихтияҗлар бәрелешен хәл итү буенча комиссия утырышы уздырылды.  Утырышта Этика кодексы һәм Татарстан Республикасының  дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең хезмәти тәртипләре һәм Идарәнең вазифаи затларына карата аларны бозу өчен җаваплылык  каралды.


11
март, 2016 ел
җомга

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре 2016 елның 6 мартында,  Казан гарнизоны башлыгы бүләгенә, аучылык биатлоны буенча ярышларда канаштылар. Ярышлар танк училищесы территориясендә уздылар. Идарә хезмәткәрләре ул ярышларда II урын алдылар.


10
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Идарә башлыгы Федор Сергеевич Батков, Татарстан Республикасы Президенты рәислеге астында Казан Кремлендә узган,   Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору  эшчәнлеген яраклаштыру буенча   Комиссия утырышында катнашты. Шулай ук утырышта Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев,ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты  җитәкчесе Әсгать  Сәфәров, республиканың министрлыклары һәм идарәләре җитәкчеләре,ТР муниципаль оешма башлыклары катнаштылар.


9
март, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 3 март көнендә Лениногорск  шәһәр суды карары белән гражданин К. КоАП РФ 8.37 маддәсенең 1, 2 бүлекләре белән каралган административ хокук бозуларда  гаепле дип танылды һәм  1 ел 4 ай дәвамында аулау мөмкинлегеннән мәһрүм калу белән җәзаланды.

2015 елның 19 декабрендә гражданин К. Лениногорск районының  һәркемгә ачык  аучылык биләмәләрендә ВАЗ машинасын һәм фара кулланып аулады, һәм шуның белән Россия Табигать министрлыгының 16 11.2010 елдан  512 номерлы “ Ау кагыйдәләрен раслау турында”гы боерыгының 52.13.1, 52.14.1 һәм 53.1 бүлекчәләрен бозды.


4
март, 2016 ел
җомга

Бердәм  федераль үрнәктәге аучылык билетын алу турында гаризаны яки аучылык билетын гамәлдән чыгару турында гаризаны, Татарстан Республикасының  дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша (https://uslugi.tatarstan.ru.) электрон рәвештә бирергә була.

Дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алуның өстенлеге вакыт кыскаруда, дәүләт әгъзаларында булган документларны кабат тапшырмауда, дәүләт хезмәтен Интернет челтәре аша  теләсә кайсы урыннан җайлы вакытта алып булуда, ә шулай ук  дәүләт хезмәтен курсәтү барышы турында мәгълүматны алу һәм  коррупция  очракларын киметү мөмкинлекләре булуда тора. Дәүләт хезмәтен күрсәтү иң алдан башкарыла.

“Аучылык  һәм аучылык байлыкларын саклау һәм  аерым канун чыгаручы актларга үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль канунның 3 бүлегенең  21 маддәсе белән тәңгәл килеп, аучылык билеты бердәм  федераль үрнәктәге документ булып килә һәм номер белән сериягә ия була. Аны  Идарәдә, Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт 216 кабинет  адресы буенча гына алырга була.

Аучылык билетының әзерлеге турында Идарә Сезгә,электрон почтагызга җибәрелә торган, электрон хат белән хәбәр итә. Хатта  Идарәнең адресы, эш вакыты һәм сезгә, аучылык билетын алу өчен, килергә тәкъдим ителгән вакыт күрсәтелә.


3
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 29 февральдә кыйммәтле мехлы төр аучылык байлыкларына ау чоры тәмамланды. Шуның белән бәйле рәвештә табылган хайваннар һәм аларның санын күрсәтеп,  рөхсәтнамә таблицаларын мәҗбүри рәвештә ташырырга кирәклеге турында исегезгә төшерәбез. Рөхсәтнамәләр бирелгән урынга 20 көн эчендә тапшырылырга тиеш. Вакытында бирелмәгән рөхсәтнамәләр өчен административ җаваплылык каралган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International