ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

Бердәм  федераль үрнәктәге аучылык билетын алу турында гаризаны яки аучылык билетын гамәлдән чыгару турында гаризаны, Татарстан Республикасының  дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша (https://uslugi.tatarstan.ru.) электрон рәвештә бирергә була.

Дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алуның өстенлеге вакыт кыскаруда, дәүләт әгъзаларында булган документларны кабат тапшырмауда, дәүләт хезмәтен Интернет челтәре аша  теләсә кайсы урыннан җайлы вакытта алып булуда, ә шулай ук  дәүләт хезмәтен курсәтү барышы турында мәгълүматны алу һәм  коррупция  очракларын киметү мөмкинлекләре булуда тора. Дәүләт хезмәтен күрсәтү иң алдан башкарыла.

“Аучылык  һәм аучылык байлыкларын саклау һәм  аерым канун чыгаручы актларга үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль канунның 3 бүлегенең  21 маддәсе белән тәңгәл килеп, аучылык билеты бердәм  федераль үрнәктәге документ булып килә һәм номер белән сериягә ия була. Аны  Идарәдә, Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт 216 кабинет  адресы буенча гына алырга була.

Аучылык билетының әзерлеге турында Идарә Сезгә,электрон почтагызга җибәрелә торган, электрон хат белән хәбәр итә. Хатта  Идарәнең адресы, эш вакыты һәм сезгә, аучылык билетын алу өчен, килергә тәкъдим ителгән вакыт күрсәтелә.


18
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре белән 2016 елның  15 гыйнварыннан алып 17 гыйнварга кадәр Лаеш, Питрәч,Яшел Үзән, Югары Ослан муниципаль районнары территорияләрендә рейдлар уздырылды. Рейдлар барышында КоАП РФ 8.33 маддәсе буенча ( яшәү тирәлеген бозу) дүрт административ беркетмә төзелде, шулай ук корал йөртүгә вакыты чыккан  рөхсәтнамәле ау мылтыгын йөртү очрагы ачыкланды.  Корал Лаеш районы буенча Россиянең Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең полиция хезмәткәре белән тартып алынды.


15
гыйнвар, 2016 ел
җомга

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: бүген 2015 елның 15 гыйнвар көнендә 1 яшькә кадәрге пошиларга ау чоры тәмамлана  (2015 елның 31 декабрь көнендә кыр кәҗәләренә һәм  зур пошиларга ау чоры тәмамланды). Шуның белән бәйле рәвештә, кулында рөхсәтнамә булган аучыларга, аларны ау чоры беткәннән соң, алу урыны буенча, 10 көн эчендә тапшырырга кирәк.


14
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 2-6 мартларында “ Балыкчы. Аучы” исемле  9нчы махсус күргәзмә  үтәчәк.

Оештыручы: ААҖ “ Казан ярминкәсе”. Уздыру урыны: Казан, Оренбург тракты,8, Күргәзмә Үзәге “ Казан ярминкәсе”, 1нче павильон. Проект җитәкчесе: Әминова Айгөл Фәрит кызы.

Сезне күргәзмәгә килергә һәм анда катнашырга чакырабыз. Барлык тәкъдимнәр белән  киләсе контактлар буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: тел./факс: +7 (843) 570-51-26, кызу  элемтә: +7 (843) 570-51-11; e-mail: d9@expokazan.ru.

       Күргәзмәнең тематик бүлекләре:  

Балык тоту җиһазы

Балыкчылар һәм аучылар өчен яак  һәм өс иеме

Балыкчылык һәм аучылык өчен махсус транспорт чаралары

Аучылык, балыкчылык һәм туризм өчен кирәк-яраклар

Оптика, приборлар, җиһазлар

Таксидермия

Аучылар һәм балыкчылар өчен сувенирлар.

Аннан башка төрле җитештерүчеләрдән балык һәм киектән эшләнгән төрле затлы ризыклар булачак.  Авторлык сызыгына керә торган  ау пычаклары, капкыннар, алдавыч сыбызгылар һәм башка ау кирәк-яраклары. Тере кыргавылларны, лачыннарны һәм беркетләрне күрергә мөмкин булачак.

Бу чара аучылык-балыкчылык әйберләрен сату урыны гына түгел, бәлки ихтыяҗлары бер булган дусларның аралашу урыны булып та килергә мөмкин.


13
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2015 елның декабрь аенда Идарә белән 244 аучылык билеты бирелде.


12
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының Бөгелмә муниципаль районы территориясендә җиңел машинаны тоткарладылар,аны тикшерү вакытында 2 куян һәм патроннары булган ике көпшәле ату коралы табылды. Бу очрак буенча Бөгелмә районы буенча Россиянең Эчке эшләр министрлыгы белән тикшерү чаралары алып барыла.


11
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе, 2015 елның 31 декабрь көнендә кыр кәҗәләренә һәм  зур пошиларга ау чоры тәмамлану турында, хәбәр итә. Шуның белән бәйле рәвештә, кулында рөхсәтнамә булган аучыларга, аларны ау чоры беткәннән соң, алу урыны буенча, 10 көн эчендә тапшырырга кирәк.

Шул ук вакытта 1 яшькә кадәрге пошиларга ( ау чорының тәмамлану вакыты – 2016 елның 15 гыйнвары) һәм кабаннарга(  2016 елның 29 февраленә кадәр)  ау чоры дәвам итә. Шул ук вакытта, 1нче гыйнвардан 29 февральгә кадәр, Ау кагыйдәләренең 52.4. пункты белән туры килеп, яраланган кабаннарны җыеп бетерүдән кала, кабаннарны куып кертү,куып тоту, ә шулай ук ау этләре ярдәмендә тоту тыела.


31
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану Идарәсе коллективы исеменнән һәм шәхси үземнән Сезне киләчәк 2016 ел белән котлыйм!

Киләчәк ел  уңышларга һәм казанышларга мул булсын, билгеләнгән планнарны тормышка ашыру өчен  яңа мөмкинлекләр ачсын!

Сезнең туганнарыгыз һәм якыннарыгыз гел яныгызда булсыннар, өегездә җылылык, мәхәббәт һәм аңлашулылык яшәсен!

Хәерле Яңа ел Сезгә, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге,  яхшы кәеф һәм теләкләр үтәлүе!


30
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2016 елның 1 гыйнвар көнендә Татарстан Республикасы территориясендә аучылык байлыкларына кышкы маршрут хисабын уздыру башлана. Хисаплау 1 мартка кадәр дәвам итәчәк. Аның нәтиҗәләре буенча  республикада хайваннар саны билгеләнәчәк. Республикада  хисапны уздыру өчен 1123 маршрут билгеләнде. Аларның гомуми озынлыгы 12238 километр.

Хисаплау эшен уздырып мәгълүматларны эшкәрткәннән  соң, республикада пошиларны, кыр кәҗәләрен һәм селәүсеннәрне тоту лимитлары билгеләнәчәк, ә шулай ук  ауга чикләүләр кертү  кирәклеге турында карар кабул ителәчәк.

 


29
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Бердәм  федераль үрнәктәге аучылык билетын алу турында гаризаны яки аучылык билетын гамәлдән чыгару турында гаризаны, Татарстан Республикасының  дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша (https://uslugi.tatarstan.ru.) электрон рәвештә бирергә була.

Дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алуның өстенлеге вакыт кыскаруда, дәүләт әгъзаларында булган документларны кабат тапшырмауда, дәүләт хезмәтен Интернет челтәре аша  теләсә кайсы урыннан җайлы вакытта алып булуда, ә шулай ук  дәүләт хезмәтен курсәтү барышы турында мәгълүматны алу һәм  коррупция  очракларын киметү мөмкинлекләре булуда тора. Дәүләт хезмәтен күрсәтү иң алдан башкарыла.

“Аучылык  һәм аучылык байлыкларын саклау һәм  аерым канун чыгаручы актларга үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль канунның 3 бүлегенең  21 маддәсе белән тәңгәл килеп, аучылык билеты бердәм  федераль үрнәктәге документ булып килә һәм номер белән сериягә ия була. Аны  Идарәдә, Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт 216 кабинет  адресы буенча гына алырга була.

Аучылык билетының әзерлеге турында Идарә Сезгә,электрон почтагызга җибәрелә торган, электрон хат белән хәбәр итә. Хатта  Идарәнең адресы, эш вакыты һәм сезгә, аучылык билетын алу өчен, килергә тәкъдим ителгән вакыт күрсәтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International