2014 елның 24 октябрь көнендә рейд чаралары барышында Мендеевск районы буенча районара бүлек башлыгы район оешмасының рәисе белән бергә, Псеево авылы янында, басуда ВАЗ 2109 машинасын туктаттылар. Аның эчендә , хокуксыз ау белән шөгыльләнүче, 3 граждан булды. Бу затларның үзләре белән корал йөртүгә рөхсәтнамәләре, аучылык билетлары, юлнамәләре, ә шулай ук паспортлары яки шәхесне раслый торган башка документлары юк иде. Аларны, Менделеевск районы буенча вәкаләтле, полиция бүлегенә алып килделәр. Коралны хокуксыз йөртү һәм саклау очрагы буенча тикшерү алып барыла. Җинаять эшен ачу буенча сорау хәл ителә.
2014 елның 15 ноябрь көнендә су йөзүче, сазлык-болын һәм кыр киек кошларына ау чоры тәмамлануы турында, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе исегезгә төшереп китә.
Сезгә, гамәлдәге канун белән тәңгәл килеп, аучылык байлыкларын табудан соң яки рөхсәтнамә гамәлдән чыкканнан соң 20 көн эчендә, “Табылган аучылык байлыклары һәм аларның саны турында мәгълүмат” таблицасын тутырып, рөхсәтнамә алган урынга җибәрергә.
Мәгълүматларны тапшырмаган очракта административ җаваплылык карала.
2014 елның 24 октябрь көнендә Түбән Кама шәһәрендә Балалар экология-биология үзәгендә ,Бөтендөнья хайваннарны яклау көне чикләрендә, хайваннарны яклауга багышланган чара узды. Чарада республиканың төрле мәктәпләреннән килгән укучылар, ә шулай ук
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең табигатьне саклау буенча инспекторы Иванов Э.П. катнаштылар.
Укучылар “Кызыл китап”, кайбер юкка чыгып килә торган яки инде юкка чыккан хайваннар турында, үсемлекләрне һәм хайваннарны сакларга кирәклеге турында, барлык тереклекләргә кешелеклелек һәм кызгану хисен тәрбияләү турында белделәр.
2014 елның 23 октябрь көнендә Идарә бинасындаТатарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе башлыгы вазифасын үтәүче Федор Сергеевич Батков рәислеге астында семинар-киңәшмә узды. Киңәшмә утырышынды ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының табигый һәм җир асты байлыкларын куллану һәм тирә-якны саклау сораулары буенча бүлек башлыгы Фасхутдинов М.Г., ТР Министрлар Кабинеты мал тыйббының баш Идарәсе башлыгы урынбасары Никитин А.И. , аучылык хуҗалыклары вәкилләре, Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор баш Идарәсе башлыгы урынбасары Фаттерахманов Л.Р. вәкиле катнаштылар.
Киңәшмәнең максаты - язгы ау чорының нәтиҗәләрен бергә тикшерү, 2014-2015 еллардагы көзге-кышкы ау чорына әзерләнү буенча проблемалы сорауларны ачыклау, төп максатларны билгеләү һәм тиешле дәрәҗәдә уздыруга әзерләнү.
Семинар барышында, ау чорының нәтиҗәләреннән башка, аучылык байлыкларының санын исәпкә алу һәм аларны саклау сораулары, Татарстан Республикасында кыргый хайваннарны асрауның яңа юнәлешләре буенча тикшерү чараларының нәтиҗәләре, хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм куллану өлкәсендә канун бозуларга юл куймау сораулары күтәрелде.
Безнең республика территориясендә африка чумасы һәм котыру авыруларының таралалуына юл куймау чаралары буенча аерым фикер алышынды.Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 29 һәм 30 октябрьдә Ростов-на-Дону шәһәрендә ау өлкәсендә һәм аучылык байлыкларын саклау өлкәсендә Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимиятенең вәкаләтле әгъзалары вәкилләре белән Бөтенроссия киңәшмәсе узачак.
Киңәшмәдә түбәндәге сораулар каралачак:
- аучылык байлыкларының санын хисапка алу;
- җитештерү аучылык тикшерүе;
- аучылык байлыкларының санын тәртипкә салу;
- хайваннар дөньясын саклауда аучылык хуҗалыгының әһәмияте.
Шулай ук киңәшмә чикләрендә “Түгәрәк өстәлләр” оештырылачак. Анда аучылык байлыкларын җитештерү һәм аларны ярым ирекле шартларда асрау, аучылык җир-суларын дистанцион мониторинглау буенча сораулар күтәреләчәк.