«Чиста болыннар» тыюлыгы территориясендә ике ак челән күренгән. Сирәк очрый торган кошларны «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы директоры Максим Улыбин күреп ала.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты Түбән Кама районы буенча районара бүлеге хезмәткәрләре ысылдык аккошны коткардылар. Хәбәр «Кама» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтенең битараф булмаган бакчачыларыннан килде.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 27 августтан республикада ау этләре һәм ау кошлары белән сазлык-болын киекләрен аулау сезоны ачыла. Ул 2022 елның 5 декабренә кадәр дәвам итәчәк.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты искә төшерә: республика территориясендә африка дуңгыз түләмәсе вирусы ачыклану сәбәпле, Татарстан Республикасы Президенты Указлары белән кайбер районнарда республиканың аерым аучылык биләмәләрендә һәвәскәрләр һәм спорт авын тыю һәм карантин урнаштырылган.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты анкета узарга тәкъдим итә. Ул дәүләт органында коррупциянең торышы, дәүләт функцияләрен гамәлгә ашырганда яки физик (юридик) затларга дәүләт хезмәтләре күрсәткәндә административ киртәләр булу турында гражданнар фикерен өйрәнү максатында үткәрелә.
Республика территориясендә урманнарның югары һәм гадәттән тыш янгын куркынычы саклануга бәйле рәвештә һәм ТР Министрлар Кабинетының «Урманнарда гражданнарның булуын һәм анда транспорт чаралары кертүне чикләү турында» карары нигезендә, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты аеруча саклана торган табигать территорияләрендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә чакыра.
Түбән Кама районының җәмәгать суды тарафыннан өч граждан аеруча саклана торган табигать территориясендә су биологик ресурсларын законсыз тоткан өчен җинаять җаваплылыгына тартылды.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты вазыйфаларның төп төркеменә кадрлар резервына конкурс игълан ителү турында хәбәр итә.
19 августта ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәре тарафыннан рейд барышында Балык Бистәсе районының аучылык биләмәләрендә 3 граждан утырган җиңел автомобиль туктатылды. Анда Казаннан ике кеше һәм Пүчинкә авылында яшәүче җирле кеше бар. Кагыйдә бозучыларның аучылык ресурсларын аулауга рөхсәтләре юк иде.
Ел саен ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты республиканың биотөрлелек мониторингы кысаларында фәнни-тикшеренү эшләре оештыра.