ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2023 ел
сишәмбе

«Чиста болыннар» заказнигы хезмәткәрләре махсус хәрби операция зонасында сугышчыларга ярдәм күрсәтүче шәфкать туташлары өчен гуманитар ярдәм җыйдылар. Посылкадагы һәрбер әйбер мөмкин кадәр файдалырак булырлык итеп тутырдылар.

Кышкы чорда канатлы дусларга җиңел түгел. Кошларга кыш чыгарга без генә ярдәм итә алабыз, чөнки алар кайгыртуга бик мохтаҗ.

Бүген республикада суда йөзә торган, сазлык-болын, дала һәм кыр киек кошларын ау этләреннән башка, суда йөзә торган һәм сазлык-болын киек кошларын ау этләре белән аулау сезоны тәмамлана.


30
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль берәмлек югары мәктәбенең «Авыл җирлекләре белән идарә итүдә заманча алымнар» темасына укыту программасы кысаларында авыл җирлекләре башлыклары алдында чыгыш ясады.  Ул республикада комитет тарафыннан гамәлгә ашырыла торган эшчәнлек юнәлешләре һәм чаралар турында сөйләде. 
 


29
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Казан шәһәре Кулланучылар базары комитеты һәм Совет районы администрациясе инспекторлары белән берлектә урам сәүдәсе урыннары буенча рейд чарасы үткәрде.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, республикада Америка һәм Европа чәшкеләрен һәм камаларын исәпкә алу төгәлләнгән. Хәзерге вакытта исәп-хисап мәгълүматларын эшкәртү алып барыла. Бу хайваннарның гомуми саны 19 гыйнварга билгеле булачак. Аларны исәпкә алу нәтиҗәләре буенча узган ел республикада 2 267 чәшке һәм 17 кама исәпләнгән.


28
ноябрь, 2023 ел
сишәмбе

Быел һава торышы көн саен диярлек температура сюрпризлары белән гаҗәпләндерә. Әгәр кешеләр аларны җиңел һәм тыныч кына кабул итә икән, кошларга исә җиңел түгел. Аларның язмышын җиңеләйтү өчен, бу чорда «Кышын кошларны ашатыгыз» акциясе кысаларында «ашханәләр» булдырыла. Еш кына аларда балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр катнаша.


27
ноябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Кыр кәҗәләре тояклыларның иң куркаклары, алар өчен кыш көне авыр вакытлар башлана. Аларга азык табу бик авыр, өстәмә тукландыру кирәк.

«Чиста болыннар» заказнигы хезмәткәрләре Чистай районы укучыларына иң назлы бәйрәм– Әниләр көненә сюрпризлар әзерләргә булышты. Алар бергәләп кәрәздән шәмнәр һәм фоамираннан йөрәк сыман савыт ясыйлар, эко-чәй җыялар.


24
ноябрь, 2023 ел
җомга

Бүген төнлә Чирмешән районында Чирмешән-Азеево автомобиль юлының 18 км ында машина йөртүче йөк автомобилендә өч кыр кәҗәсен бәрдергән. Хайваннар алган җәрәхәтләрдән үлгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International