ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының инспекторлар төркеменә белгечләр таләп ителә.
Тулырак мәгълүмат артыннан (843) 2117381, 2116694 телефоннары буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.
Дәүләт комитетына балалар иҗаты конкурсына «Туган як табигате» темасына Татарстан Республикасының 122 мәгариф учреждениесеннән 258 эш керде. Конкурста катнашучылар үз эшләрендә яраткан табигать почмагын яки анда яшәүче хайваннарны һәм үсемлекләрне сүрәтләргә тиеш иделәр.
Балалар сәнгать иҗаты конкурсы җиңүчеләре һәм призерлары:
Кече яшь төркеме (1-3 сыйныф):
1 урын-Петрова Анастасия, Кече Лызи урта мәктәбе, МБУДО «ЦВР»
2 урын-Маннапов Данил, Балтач урта мәктәбе
3 урын-Шашкина Ульяна, А. С. Пушкин исемендәге 9нчы лицей
Тамашачылар симпатиясе номинациясе-Черникова Таисия, 6 нчы гимназия
Урта яшь төркеме (4-7 сыйныф):
1 урын-Кондратенко Егор, Балалар экология-биология үзәге
2 урын-Петрова Вилиана, Кече Лызи урта мәктәбе
3 урын-Муллина Зарина, АС. Пушкин исемендәге 9нчы лицей.
Тамашачылар симпатиясе номинациясе-Хаметова Алинә, Базарлы Матак урта мәктәбе
Өлкән яшь төркеме (8-11 сыйныф):
1 урын-Бехтина Дарья, Тәтешнең Ханжина П. С. исемендәге 1 нче урта мәктәбе.
2 урын-Хөснетдинова Камилә, МБОУ БСОШ №1
3 урын-Зиатдинова Раилә, М. Горький исемендәге Зеленая Роща урта мәктәбе
Тамашачылар симпатиясе номинациясе-Горланов Леонид, Тәтешнең Ханжина П. С. исемендәге 1 нче урта мәктәбе
«Парклар маршы» ел саен бөтен дөнья буенча үткәрелә һәм иҗтимагый характерга ия. Ул аеруча саклаулы табигать территорияләренә – заказникларга, милли һәм табигый паркларга, тыюлыкларга һәм табигать һәйкәлләренә ярдәм итү идеясенә битараф булмаган кешеләрне берләштерә. Аның төп максаты-барлык баскычларда дә игътибарны уникаль табигать территорияләре проблемаларына җәлеп итү, балаларны һәм яшьләрне табигатьне актив һәм аңлы яклауга җәлеп итү.
Шуңа бәйле рәвештә, акция кысаларында, шулай ук «Җирне чиста саклыйк» дигән экологик десантлар конкурсы үткәрелде, ул аеруча саклаулы табигать территорияләрен, парк һәм скверлар территорияләрен җыештыруны , агачлар һәм үсемлекләр утыртуны үз эченә ала.
Экологик десантлар конкурсында җиңүчеләр:
Егорова Лариса, Егоров Андрей, Егорова Вероника
Закиров Бәхтияр, Закиров Равис, Шәфигуллина Гөлшат, Закирова Кадрия
Бедаш Захар, Осинцева Вера
Әгерҗе МР «ЭКоС» түгәрәгенә йөрүчеләр: Балтабаев Константин, Тягунова Алсу, Латыйпова Ильдана, Латыйпов Раян, Шәйхетдинов Рүзәл, Хорматов Ринас, Хурматов Рәмис, Шабаев Идел.
Дәүләт комитеты конкурсларда катнашучыларга һәм аларның педагогларына «Парклар маршы – 2020» табигатьне саклау акциясенә ярдәм иткән өчен зур рәхмәт белдерә!
Аеруча саклана торган табигать территорияләрендә экотуризмны үстерү өлкәсендә төбәкара хезмәттәшлек кысаларында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Ставрополь ягына бардылар. Сәфәрнең максаты-тәҗрибә уртаклашу. Анда Ставрополь ягының Табигый байлыклар һәм әйләнә-тирәлекне саклау министрлыгыннан килгән коллегалар белән очрашу оештырылды. Ставропольнең Аеруча саклана торган табигый территорияләр буенча дирекция хезмәткәрләре төбәк әһәмиятендәге "Стрижамент" дәүләти табигать тыюлыгында салынган экологик сукмак һәм аның эшләү механизмнары, шулай ук әлеге тыюлыкның сирәк үсемлек һәм хайван төрләре белән таныштырдылар. Шулай ук Дәүләт комитеты хезмәткәрләре Ставрополь ягының «Каменный хаос» һәм «Буковый лес» дип аталган аеруча саклана торган табигый территорияләренә барып кайттылар.
Бүген Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетында бүләкләү тантанасы булды.
Региональ әһәмияттәге «Идел киңлекләре» ландшафт юнәлешендәге дәүләти табигать тыюлыгын үстерүгә һәм Татарстан Республикасының биологик төрлелеген саклауга керткән өлеше өчен, Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Ф. С. Батковның рәхмәте Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе В.С. Тимиряевка ,Печище авыл җирлеге башлыгы Л. В. Яковлевка, административ комиссиянең җаваплы сәркатибе С.В.Прозоровага белдерелде.
Бүген безнең рубрикада без сезгә төбәк әһәмиятендәге комплекслы юнәлешле «Балтач»дәүләти табигать тыюлыгында үсә торган Кызыл китапка кертелгән үсемлек турында сөйләячәкбез.
«Балтач» тыюлыгы территориясе уникаль ландшафтларны, дала җирләренең генофондын һәм биотөрлелеген, хайваннарның һәм үсемлекләрнең сирәк һәм типик төрләрен саклауда, шулай ук фәнни һәм экологик белем бирү эшчәнлегендә гаять зур кыйммәткә ия.
Тыюлык территориясендә кыйммәтле үсемлекләрнең берсе- матур кылган. Бу төрнең сирәк үсемлек булуын һәм Татарстан Республикасының Кызыл китабы белән саклануын һәр кеше дә белми.
Матур кылганның үсү зонасы – таулы участоклар. «Балтач» тыюлыгы территориясендә ул Шубан авылы янындагы тау битендә үсә.
Куакның биеклеге 70 см чамасы тәшкил итә. Бу төр кылганны тик томалга гына матур дип атамаганнар: чәчәк ату вакытында ул үзенең ялтырап тора торган йоннары белән таң калдыра. Кешенең актив хуҗалык эшчәнлеге кылганны табигый мохиттән кысрыклый. Бу төрнең яшәү урыннарын саклау өчен тыюлык режимын - аеруча саклана торган табигать территориясен саклау зарури.
2020 елның 11-13 сентябрендә Татарстан Республикасы Президентын, җирле үзидарә депутатларын сайлаулар узачак.
Азнакай шәһәренең «Кояшкай» балалар бакчасында «Чатыр-Тау» тыюлыгы хезмәткәрләре Бөтендөнья кыргый табигать фондының (WWF) туган көненә багышланган чара үткәрделәр.
«Чиста болыннар» дәүләти табигать тыюлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы көне һәм Чистай шәһәре көне кысаларында Скарятин бакчасында узган бәйрәм чарасында катнаштылар.
ТР Спас районы территориясендә «Рабига-Күл» исемле искиткеч матур күл ярында «Татарстанда чиста булачак» дигән экологик бәйрәм узды. Аны «Чиста булачак» экологик хәрәкәте активистлары һәм Казан шәһәренең Балалар экология-биология үзәге педагоглары үткәрде.
Татарстанда кыргый хайваннар катнашында юл-транспорт һәлакәте очраклары ешайды. Узган ял көннәрендә генә дә шундый 8 очрак теркәлде – Кама Тамагы һәм Питрәч районнарында 2шәр очрак, Зәй, Лаеш, Тукай һәм Баулы районнарында берәр очрак. Кагыйдә буларак, поши, кыр кәҗәләре һәм кабаннар зыян күрә. Көзге куыш башлану белән бәйле рәвештә, җәнлекләр юлларга ешрак чабып чыга башлады.