ЯҢАЛЫКЛАР


29
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Кама Тамагы районының «Вепрь» ҖЧҖ аучылык хуҗалыгы территориясендә планлы рейд барышында Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәре ату тавышын ишетте. Егерьлар һәм полиция хезмәткәрләре берлектә җирлекне тикшереп чыктылар. 

Тәтеш районы территориясендә Тәтеш аучылык хуҗалыгында кыргый хайваннар өчен җимлекләр урнаштыру һәм хайваннарны аучылык биләмәләрендә тукландыру буенча акция үткәрелде.


28
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Иҗтимагый совет Россия Табигать министрлыгының 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә торган «Ау кагыйдәләрен раслау турында» 24.07.2020 ел,  477 номерлы боерыгы нигезләмәләрен тормышка ашыру юллары буенча фикер алышу максатында үткәрелде.

Хәерле көн, хөрмәтле кунакларыбыз! Узган атнада безнең « Татарстанның тыюлыклар дөньясы» рубрикасында без сезгә Татарстан Республикасында яшәүче куяннарның бер төре турында сөйләдек.

Бүген икенчесе- соры куян турында сүз алып барырбыз. Ул әлегә Кызыл китапка кертелмәгән, әмма терлекләрнең баш саны акрынлап кими бара.


25
сентябрь, 2020 ел
җомга

Бүген Лаеш районында куяннар, кабаннар һәм пошилар өчен җимлекләр урнаштырылды. Татарстан Республикасының биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре кышкы чорга әзерлек эшенә керештеләр. Бүген белгечләр Лаеш районындагы 2нче мәктәпнең 8 сыйныф укучылары белән бергә, Лаеш районының Көек авыл җирлеге урманнарында җимлекләр, тозлыклар һәм кошлар җыела торган урыннар әзерләделәр һәм урнаштырдылар.


24
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, аучылык байлыкларын саклау, үрчетү һәм аларга уңай шартлар тудыру максатыннан, 2020 елның 21 сентябреннән 27 сентябренә кадәр Татарстан Республикасының аучылык биләмәләрендә кыргый хайваннар өчен җимлекләр урнаштыру һәм аларны тукландыру буенча акция уздыра.
Акциядә оешмалар хезмәткәрләре һәм урта, махсус һәм югары уку йортлары укучылары катнаша.
Мәктәп укучылары өчен комитет белгечләре «Урман яшәүчеләре турында кайгырту» дигән темага дәресләр үткәрә, анда кыргый хайваннарның табигатьтәге һәм кеше тормышындагы роле, шулай ук аларны кышкы чорда тукландыруның кирәклеге турында сөйли, шуннан соң укучылар белән бергә аучылык биләмәләренә баралар . Анда Комитет белгечләре җимлекләр һәм тозлыклар әзерләү буенча мастер-класслар үткәрә. Катнашучылар белән бергә пошиларны, кыр кәҗәләрен һәм куяннарны тукландыру өчен азык һәм тоз таратыла.
Чара ахырында акциядә катнашучыларга Татарстан Республикасында аучылык байлыкларын саклау һәм үстерү өчен уңай шартлар тудыру буенча чарада актив катнашкан өчен грамоталар тапшырыла.


22
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

«Зөя буйлары» дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре Буа шәһәренең аерым предметларны тирәнтен өйрәнү буенча 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән берлектә, Бөтендөнья кыргый табигать фонды көне һәм Урман хезмәткәрләре көне кысасында, Буа участок урманчылыгы территориясенең урман кишәрлеген чистарту буенча экологик десант оештырдылар. Әлеге экологик чара барышында 3 кубометр чүп-чар җыеп чыгарылды.

Актив гражданлык позициясе өчен барлык катнашучыларга рәхмәт белдерәбез!


21
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген безнең «Татарстанның тыюлыклар дөньясы» рубрикасында  без сезнең белән куянның Кызыл китапка кертелгән төре- ак куян турында сүз алып барачакбыз. Татарстан Республикасында барлыгы  2 төр кыргый куян яши: ак куян (L. timidus) һәм соры куян (L. euro­paeus).

Ак куян — урман һәм куаклыкларда яшәүче гадәти җәнлек. Гәүдәсе 50–60 см, койрыгы 5–11 см озынлыкта, авырлыгы 3–5,5 кг. Гадәттә, ана куян ата куяннан зуррак була. Җәен коңгырт-көрән төстә, кышын ак төскә  керә; колак очлары ел дәверендә кара булып кала. Ак куянның мехы кышын аеруча йомшак һәм куе. Арткы аяклары алгыларына караганда озынрак, шунлыктан куян сикереп хәрәкәтләнә. Тәпиләре киң, бу исә көпшәк кар өстеннән хәрәкәтләнергә ярдәм итә. Колаклары зур, алга кайтарылган. Койрыгы түгәрәк, кыска. Куяннар бигрәк тә эңгер-меңгердә һәм төнлә активлана. Бигрәк тә имән һәм усак үскән, шулай ук катнаш урманнарны өстен күрә.

 

Март башында аларда куышу башлана. Йөклелек озынлыгы 51 көнгә якын. Куян балаларының мех капламы яхшы, алар күрә торган  һәм мөстәкыйль хәрәкәткә сәләтле  булып туа. Ана куян үз балаларын да, юлда очраган чит куяннарның балаларын да  ашата. Вегетация чоры дәвамында, гадәттә, 3әр тапкыр балалый, һәрберсендә 4-5 (кайчагында 8гә кадәр) бала туа. Гомер озынлыгы 8-9 ел, бәбили торган яше 2-7 ел.  Ак куян үлән, агач һәм куак белән туклана.

Республикада урман утыртмалары кимү аркасында, бу хайваннар саны нык кимегән. Ак куян авыл хуҗалыгы җирләрендә яшәүгә начар яраклаша, шуңа күрә бу популяциянең һәлак булуына китерә дә инде. Кызыл китапка кертелгәннән соң, ак куянны аулау тыелды. Моннан тыш, аңа өстәмә ризык бирү эшләре алып барыла, терлекләргә кирәкле өстәмәләр һәм тоз таратыла.

 


18
сентябрь, 2020 ел
җомга


Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 18 сентябрьдән каурыйлы киек кошларны аулаган вакытка урнаштырылган тынычлык көннәре бетерелде. Шулай ук 15 сентябрьдән су йөзүче һәм сазлык-болын киекләрен тоту нормалары да гамәлдән чыгарылды. Игътибар итегез, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 24.12.2010 ел,  1119 номерлы карары белән расланган аучылык ресурсларының калган төрләренә карата тоту нормалары бөтен ау сезоны дәвамында үзгәрми.


17
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты «Мин һәм Кызыл китап»дигән балалар кул эшләнмәләре конкурсы игълан итте. Катнашучыларга үзенең интеллекты, таланты һәм фантазиясен күрсәтү мөмкинлеге бирелә – үсемлекләрнең, гөмбәләрнең, лишайникларның һәм хайваннарның Кызыл китапка кертелгән төрләрен сүрәтләгән пластилиннан, табигый материалдан, тукымадан, кәгазьдән ясалган эшләр, һәм төрле техникаларда башкарылган башка иҗади эшләр кабул ителә.
Конкурс кысаларында 2 номинация билгеләнә:
1. Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән үсемлекләр төрләре, шулай ук гөмбәләр һәм лишайниклар рәсемнәре сүрәтләнгән эшләр;
2. Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән хайваннар төрләре сурәтләнгән эшләр.
Конкурста Татарстанның мәктәпкәчә яшьтәге балалары һәм 1-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Эшләр 2020 елның 21 сентябреннән 25 октябренә кадәр Дәүләт комитетының район хезмәткәрләре тарафыннан кабул ителәчәк.
Бу чара үсеп килүче буында экологик аң формалаштыру, Татарстан Республикасының сирәк һәм юкка чыгу куркынычы астында булган үсемлекләр һәм хайваннар төрләрен саклау белән кызыксынуны үстерү, иҗади һәм иҗтимагый мәгърифәтчелек эшчәнлегенә җәлеп итү максаты белән  оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International