ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе исегезгә төшерә: Татарстан Республикасы территориясендә аучылык байлыкларына кышкы маршрут хисабын уздыру дәвам итә. Хисаплау 1 мартка кадәр дәвам итәчәк. Аның нәтиҗәләре буенча  республикада хайваннар саны билгеләнәчәк.

Республикада  хисапны уздыру өчен 1123 маршрут билгеләнде. Аларның гомуми озынлыгы 12238 километр.

Хисаплау эшен уздырып мәгълүматларны эшкәрткәннән  соң, республикада пошиларны, кыр кәҗәләрен һәм селәүсеннәрне тоту лимитлары билгеләнәчәк, ә шулай ук  ауга чикләүләр кертү  кирәклеге турында карар кабул ителәчәк.


27
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

25.01.2016 елның 25 гыйнвар көнендә  Татарстан Республикасының Әлки районында машинаны тикшерү вакытында ике кыргый хайван түшкәсе                  ( кабан) табылды. Хәзерге вакытта Әлки районы буенча полиция бүлеге белән  тикшерү чаралары алып барыла.


26
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

Көчле салкыннар килде. Бу кыргый хайваннар һәм кошлар өчен бик мөһим мәсьәлә.Кар күплеге моны тагын да көчәйтә. Салкыннарда яшәү өчен гел ризык эзләргә-хәрәкәттә булырга кирәк, ә кар күп булу моңа киртә булып тора. Кошларны ашатырга кирәк. Без Татарстан  Республикасы халкын  моның турыда искә төшерергә һәм кошларга булышырга өндибез.

Кошлар һәм хайваннар ( куяннар, төлкеләр, тиенәр, көртлекләлр һ.б.), җылылыкларын югалтмас өчен, хәзер әз хәрәкәтләнәләр, “борын төбендә нәрсәдер” ашыйлар. Бу очракта аларны борчырга ярамый. Кар йөрү машиналарының  хуҗаларын  юлдан чыгып йөрмәскә һәм ояларга кергән хайваннарны куркытмаска өндибез.


25
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 22 гыйнварында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча идарәара координация комитетының Эксперт киңәшмәсе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Юстиция министры Р.И.Заһидуллин алып барды.

Эксперт киңәшмәсе утырышында җиде закон проекты каралды. Алар арасында “Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексының 3.1 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы законы проекты  хупланды. Аны әзерләүче -  Татарстан Республикасы хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсе.

Канун  проекты белән рөхсәтсез яки рөхсәтнамәдә булган шартларны бозып, яки Татарстан Республикасының башка кануннары белән каралган тәртипләрне бозып, ТР Кызыл китабына кертелгән  хайваннарны яки үсемлекләрне, аларның продукциясен, өлешләрен яки дериватларын  табу, саклау, күчерү, җыю, асрау, сатып алу, сату яки җибәрү өчен административ җаваплылык каралды. Шулай ук  канун проекты белән ТР Кызыл китабына кертелгән  хайваннарга  яки үсемлекләргә карата административ  бозулар өчен санкцияләрне күтәрү каралган.


22
гыйнвар, 2016 ел
җомга

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре белән уздырылган рейдлар барышында,  аучылык җир-суларының уздыру сәлате нормаларын  бозу очрагы ачыкланды. Гражданин С. КоАПның 8.37 маддәсенең 1 бүлеге буенча административ җаваплылыкка тарттырылды.


21
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә:  хәзерге вакытта Идарә белән Татарстан Республикасы территориясендә аучылык байлыкларын табу лимитын раслау турында документны әзерләү буенча эш башлынды. Шуның белән бәйле рәвештә , тирә –якка йогынтыны бәяләү чикләрендә, республика районнарында иҗтимагый киңәшмәләр уздыру планлаштырылды.

Бу документны кабул итү буенча барлык мәгълүмат Идарә сайтында урнаштырылачак.

Сотрудниками Управления по охране и использованию объектов животного мира Республики Татарстан в ходе проведения рейдовых мероприятий выявлен факт нарушении норм пропускной способности охотничьих угодий, а именно при осуществление коллективной охоты в охотничьем угодье участвовала двенадцать охотников при норме десять охотников


20
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Татарстан Республикасы территориясендә аучылык байлыкларына кышкы маршрут хисабын уздыру дәвам итә. Хисаплау 1 мартка кадәр дәвам итәчәк. Аның нәтиҗәләре буенча  республикада хайваннар саны билгеләнәчәк.

Республикада  хисапны уздыру өчен 1123 маршрут билгеләнде. Аларның гомуми озынлыгы 12238 километр.

Хисаплау эшен уздырып мәгълүматларны эшкәрткәннән  соң, республикада пошиларны, кыр кәҗәләрен һәм селәүсеннәрне тоту лимитлары билгеләнәчәк, ә шулай ук  ауга чикләүләр кертү  кирәклеге турында карар кабул ителәчәк.


19
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

Бердәм  федераль үрнәктәге аучылык билетын алу турында гаризаны яки аучылык билетын гамәлдән чыгару турында гаризаны, Татарстан Республикасының  дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша (https://uslugi.tatarstan.ru.) электрон рәвештә бирергә була.

Дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алуның өстенлеге вакыт кыскаруда, дәүләт әгъзаларында булган документларны кабат тапшырмауда, дәүләт хезмәтен Интернет челтәре аша  теләсә кайсы урыннан җайлы вакытта алып булуда, ә шулай ук  дәүләт хезмәтен курсәтү барышы турында мәгълүматны алу һәм  коррупция  очракларын киметү мөмкинлекләре булуда тора. Дәүләт хезмәтен күрсәтү иң алдан башкарыла.

“Аучылык  һәм аучылык байлыкларын саклау һәм  аерым канун чыгаручы актларга үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль канунның 3 бүлегенең  21 маддәсе белән тәңгәл килеп, аучылык билеты бердәм  федераль үрнәктәге документ булып килә һәм номер белән сериягә ия була. Аны  Идарәдә, Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт 216 кабинет  адресы буенча гына алырга була.

Аучылык билетының әзерлеге турында Идарә Сезгә,электрон почтагызга җибәрелә торган, электрон хат белән хәбәр итә. Хатта  Идарәнең адресы, эш вакыты һәм сезгә, аучылык билетын алу өчен, килергә тәкъдим ителгән вакыт күрсәтелә.


18
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре белән 2016 елның  15 гыйнварыннан алып 17 гыйнварга кадәр Лаеш, Питрәч,Яшел Үзән, Югары Ослан муниципаль районнары территорияләрендә рейдлар уздырылды. Рейдлар барышында КоАП РФ 8.33 маддәсе буенча ( яшәү тирәлеген бозу) дүрт административ беркетмә төзелде, шулай ук корал йөртүгә вакыты чыккан  рөхсәтнамәле ау мылтыгын йөртү очрагы ачыкланды.  Корал Лаеш районы буенча Россиянең Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең полиция хезмәткәре белән тартып алынды.


15
гыйнвар, 2016 ел
җомга

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: бүген 2015 елның 15 гыйнвар көнендә 1 яшькә кадәрге пошиларга ау чоры тәмамлана  (2015 елның 31 декабрь көнендә кыр кәҗәләренә һәм  зур пошиларга ау чоры тәмамланды). Шуның белән бәйле рәвештә, кулында рөхсәтнамә булган аучыларга, аларны ау чоры беткәннән соң, алу урыны буенча, 10 көн эчендә тапшырырга кирәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International