Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә:Россия Федерациясенең Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының 29.08.2014елдан № 379 боерыгы белән, аучылык байлыкларын табу өчен рөхсәтнамәне бирү һәм рәсмиләштерү Тәртибе, андый рөхсәтнамәләрне алу өчен гаризалар бирү Тәртибе, һәм тояклы хайваннарны, аюларны, кыйммәтле мехлыларны, кошларны табу өчен рөхсәтнамә бланкасының формасы расланды.
Өстә күрсәтелгән боерык белән расланган, аучылык байлыкларын табу өчен рөхсәтнамәне бирү һәм рәсмиләштерү Тәртибе, ә шулай ук андый рөхсәтнамәләрне алу өчен гаризалар бирү Тәртибе 2015 елның 17 июненнән көчкә керә. Шулай ук бу боерык белән рөхсәтнамәнең яңа формалары расланды. 2015 елның 17 июненә кадәр бирелгән рөхсәтнамәләр, анда күрсәтелгән, ауны булдыру вакыты беткәнчегә кадәр кулланылачаклар.
Россия Федерациясенең Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының 23.04.2010 елдан № 121 ”Аучылык байлыкларын табу өчен рөхсәтнамәне бирү тәртибен раслау һәм аучылык байлыкларын табу өчен рөхсәтнамә бланкасының формасы турында”гы боерыгы 2015 елның 17 июненнән гамәлдән чыккан дип санала.
Россия Федерациясенең Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының 29.08.2014елдан № 379 "Аучылык байлыкларын табу өчен рөхсәтнамәне бирү һәм рәсмиләштерү Тәртибе, андый рөхсәтнамәләрне алу өчен гаризалар бирү Тәртибе, һәм тояклы хайваннарны, аюларны, кыйммәтле мехлыларны, кошларны табу өчен рөхсәтнамә бланкасының формасын раслау турында”гы боерыгы Идарә сайтында “ Аучылык байлыкларының торышы” – “Аучылык байлыкларын табу” бүлегендә урнаштырылды.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: хайваннар дөньясы объектларын рациональ куллану максаты белән, тирә-якка йогынты ясауны бәяләү чикләрендә , Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе белән ( заказ бирүче) , Татарстан Республикасы территориясендә 2015-2016 еллардагы ау чорында аучылык байлыкларын табуның күләмен нигезләү материаллары әзерләнә.
Гражданнар, юридик затлар һәм иҗтимагый оешмалар тәкъдимнәрен һәм искәрмәләрен Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенә язма рәвештә , 420021, Казан, Кәрима Тинчурин урамы – 29 адресы буенча юнәлтә ала.
Ул материаллар белән Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең рәсми сайтында http://ojm.tatar.ru таныша аласыз.
Россия Федерациясе Президенты бурычы белән тәңгәл килеп, 12.12.2014 елда, Россия Федерациясе Конституциясе Көнендә, бөтен Россия буенча гражданнарны кабул итү көне үткәреләчәк. Гражданнарны кабул итү, сәгать 12.00 алып 20.00 кадәр, Россия Федерациясе Президентының Мәскәү шәһәрендәге Кабул итү бүлмәсендә, Россия Федерациясе Президентының федераль төбәкләрендәге һәм Россия Федерациясе субъектларының административ үзәкләрендәге кабул итү бүлмәләрендә, башкарма хакимиятнең федераль әгъзаларында һәм туры килүче территориаль әгъзаларда, Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимиятенең башкарма әгъзаларында( алга таба - дәүләт әгъзалары) һәм җирле үзидарә әгъзаларында алып барылачак.
Бу елның 5 декабрендә Идел буе федераль төбәк буенча табигатьне куллану өлкәсендә федераль тикшерү хезмәте Департаменты белән, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә( алга таба – Идарә), РФ белән биологик су ресурсларына кертелмәгән, хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану, ә шулай ук ау һәм аучылык байлыкларын саклау өлкәсендә тапшырган вәкаләтләрен тикшерү өчен уздырылган планлаштырылган тикшерүнең нәтиҗәләрен йомгакладылар.
Тикшерү предметлары булып түбәндәгеләрне билгеләделәр: бирелгән вәкаләтләрне үтәү буенча эшчәнлекне оештыру;Идарә белән, Россия Федерациясенең биологик су ресурсларына кертелмәгән, хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану, ә шулай ук ау һәм аучылык байлыкларын саклау өлкәсендә тапшырган вәкаләтләрен үтәүнең тулылыгы һәм сыйфаты; Россия Федерациясенең биологик су ресурсларына кертелмәгән,хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану, ә шулай ук ау һәм аучылык байлыкларын саклау өлкәсендә бирелгән вәкаләтләрен үтәү өчен, федераль бюджеттан субвенция рәвешендә бирелгән акчаны сарыф итү.
Безнең сайтта “ Аучылар өчен анкета” дигән бүлек барлыгы турында исегезгә төшереп китәбез. Татарстан Республикасы территориясендә хайваннар дөньясы объектларын куллану һәм саклау өлкәсендә булган проблемалар турында сезнең фикерегез ( аноним рәвештә дә булырга мөмкин), аларны чишәргә ярдәм итәчәк. Үзегезнең тәкъдимнәрегезне ojm@tatar.ru. электрон адреска җибәрегез.
Гамәлдәге канунда каралган вакытны бозып, аучылык байлыкларын тотуга рөхсәтнамәсен тапшырмаган, Шемәрдән кешесе кылган административ хокук бозу турындагы эш каралды. Ул гражданин штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тарттырылды.
Хөрмәтле аучылар! Исегезгә төшереп китәбез. Аучылык байлыкларын тотуга рөхсәтнамә бланклары каты хисап документлары булып торалар. Үзләренең серияләре, номерлары бар. Һәм аларны, канун белән билгеләнгән вакыт эчендә , рөхсәтнамәне алган урынга тапшырырга кирәк.
- Тояклы хайваннарны аулаганда, табудан, хайванны яралаганнан яки рөхсәтнамәнең вакыты чыкканнан соң 10 көн эчендә;
- Башка төр аучылык байлыкларын аулаганда, табудан, хайванны яралаганнан яки рөхсәтнамәнең вакыты чыкканнан соң 20 көн эчендә.
Мишә дәүләт тыюлыгының территориясендә, рейд чаралары үткәрү нәтиҗәсендә ,Теләче районының яшәүчесе тоткарланды. Ул 29 ноябрьдә куян ату белән шөгыльләнде. Бу очрак буенча полиция хезмәткәрләре белән тикшерү уздырыла, аның нәтиҗәсендә процессуаль карар кабул ителәчәк.
Яңа Шешмә районының һәркем керә торган аучылык җир суларында, полиция хезмәткәрләре белән берлектә рейд чараларын уздырганда, Чистай районындагы Кургали авылында яшәүчеләр тоткарланды. Алар 26.11.2014 елда канунлаштырылмаган ау белән шөгыльләнделәр, ягъни машина фаралары астында соры куяннарны аттылар. Хокуксыз ау нәтиҗәсендә 5 баш соры куян атылды. Бу очрак буенча җинаять эше ачылды.
28.11.14 елны Чистай шәһәрендә кышкы маршрут хисабы сораулары һәм төп эшчәнлек буенча киңәшмәләр узды. Бу чарада Идарәнең башлыклары һәм Идарә бүлекләренең башлыклары, ә шулай ук район бүлекләренең башлыклары һәм Идарәнең штаттан тыш иҗтимагый инспекторлары һәм аучылар катнаштылар. Эш тәртибендә Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе башлыгының вазифаларын үтәүче Федор Сергеевич Батков җитештерү аучылык инспекторы таныклыкларын тапшырды.
2014 елның 28 ноябрь көнендә Түбән Кама шәһәрендә кышкы маршрут хисабы сораулары һәм төп эшчәнлек буенча киңәшмәләр узды. Бу чарада Идарәнең башлыклары һәм Идарә бүлекләренең башлыклары, ә шулай ук район бүлекләренең башлыклары һәм Идарәнең штаттан тыш иҗтимагый инспекторлары һәм аучылар катнаштылар.