ЯҢАЛЫКЛАР


24
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе

2014 елның 18 декабрендә Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре полиция хезмәткәрләре белән берлектә  уздырган рейд чаралары  барышында  Әгерҗе районының  Дәүләт тыюлыгы территориясендә Ижевск шәһәренең  яшәүчесен тоткарладылар.  Ул,   территориядә ауларга рөхсәт ителмәгән вакытта, җыелган мылтык белән, документсыз иде.  Мылтык полиция хезмәткәрләре белән тартып алынды, гражданинга карата административ материаллар җыелды.


23
декабрь, 2014 ел
сишәмбе

Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын бирү һәм юк итү буенча                        “Татарстан Республикасының  дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр” порталының электрон төре эксплуатациягә кертелде. Өч көн эчендә, аучылык билетын алу өчен, гражданнар белән 15 электрон гариза бирелде.

Исегезгә төшереп китәбез,  гаризаны электрон вариантта “Татарстан Республикасының  дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр” (https://uslugi.tatar.ru) порталында бирергә мөмкин. Аучылык билетын, бары тик Казан шәһәре, К. Тинчурин -29 адресы буенча гына алырга була.

22
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе карамагындагы ДБО « Хайваннарны саклау өлкәсендә яңалыклар кертү үзәге”нең кыргый хайваннар питомнигына 21.12.2014елны 50 баш санында чираттагы төркем алтай мараллары урнаштырылды.

Бөтен килгән хайваннар да сәламәт. Хәзерге вакытта ризыкларын ала башладылар.

Боланнарның бу төркеме Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең  региондагы фаунаны баету буенча  программасына этәргеч булып торачак.

Марал – затлы боланның бер төре. Бу төр фауна Татарстан Республикасы  территориясеннән 150  ел элек югалды. Хәзерге шартларда боланны республика территориясенә кайтару эшендә марал иң перспективалы булып санала.

Ул ризыкка нәзбрек түгел, эстетик яктан сөйкемле( боланнар арасында иң зуры), урман-далаларда яши ала  (  аучылар өчен экономик яктан мөһим төрләр булмаган, Татарстан Республикасының ландшафты).

Кыргый  хайваннар питомнигында  бу төрне үрчетү буенча инде тәҗрибә бар: 8 кечкенә марал үстерделәр.  Яңа төркем мараллар, боланнарны  табигатькә чыгару вакытын  һәм регионнардагы кечкенә питомникларны  булдыруны якынайтачак.

19
декабрь, 2014 ел
җомга

Хөрмәтле аучылар, 9.01.2014 елдан № 4 “Җитештерү аучылык инспекторы кандидатына куелган таләпләрне  белүне тикшерү Тәртибен раслау турында” РФ Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Боерыгы белән килешеп, җитештерү аучылык инспекторына кандидатлар исемлеген формалаштыра. Белемнәрне тикшерү  25.12.2015 елда Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе бинасында узачак. Кандидатлар исемлеге Идарә сайтында “ Дәүләт тикшерүе ( күзәтүе)  бүлегендә “ Җитештерү аучылык тикшерүе” өстәмә битендә куелган.

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Россия  Федерациясең Салымнар Кодексында 333.33 маддәсенең 1 пунктындагы 96 һәм 98 кече пунктларына үзгәрешләр кертелде.

Өстә күрсәтелгән үзгәрешләр белән туры килеп, хайваннар дөньясы объетларын табуга рөхсәтнамә бирү өчен дәүләт җыемы 650 сум тәшкил итәчәк, рөхсәтнамәнең дупликаты – 350 сум. Бу үзгәрешләр  2015 елның 1 гыйнварыннан көчкә керәләр.


18
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә:  25.12.2013 елдан №2516-р Россия Федерациясе  боерыгы белән расланган, дәүләт һәм муниципаль  хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү җайланмасының үсеш Концепциясе  белән тәңгәл килеп,  “ Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр” (https://uslugi.tatar.ru), порталы аша бердәм федераль  үрнәктәге  аучылык билетын бирү һәм юк итү буенча гражданнарга  дәүләт хезмәтен күрсәтүне электрон төргә күчерү буенча сервис эксплуатациягә кертелде.

Хәзерге вакытта сервис сынау режимында  эшли. Аучылык билетын Казан шәһәрендә генә Кәрим Тинчурин  29 адресы буенча алырга була. 


17
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2014 елның 31 декабрендә татарстан Республикасы территориясендә, ау этләрен кулланып, каурыйлы киек кошларга, ә шулай ук урман киек кошларына  ау чоры тәмамлана

 Моның белән бәйле рәвештә,  бу төр аучылыкка рөхсәтнамә алган барлык аучыларга да,  урнаштырылган тәртип белән туры китереп, ау чоры тәмамланганнан соң 20 көн эчендә,  “Табылган аучылык байлыклары һәм аларның саны турында мәгълүмат” таблицасын, рөхсәтнамә алган урынга  тутырып җибәрергә.

 Исегезгә төшереп китәбез, өстә күрсәтелгән мәгълүматларны тапшырмау өчен административ җаваплылык карала.


16
декабрь, 2014 ел
сишәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Татарстан Республикасы территориясендә кыргый тояклы хайваннарга ау чоры дәвам итә.

Кыргый тояклы хайваннарны аулау вакытын исегезгә төшерәбез:

Пошиларны ( бөтен яшьтәге төркемнәр  дә) һәм коралайларны - 2014 елның 31 декабренә кадәр;

пошиларны ( 1 яшькә кадәргеләр)- 2015 елның 15 гыйнварына кадәр;

кабаннарны -  2015 елның 28 февраленә кадәр.

1 гыйнвардан 28 февральгә кадәр кабаннарны аулаганда  куып кертү һәм  этләр ярдәмендә аулау тыелганны истә тотып, Идарә  кабаннарны тотуга бирелгән рхсәтнамәне  2015 елның 1 гыйнварына кадәр ябарга тәкъдим итә.


15
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе

14.12.2014 елда Әлки районының  һәркем керә торган аучылык җир-суларында, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе һәм полиция  хезмәткәрләре   белән берлектә уздырылган рейд чаралары барышында, ау кагыйдәләрен бозу өчен бер гражданин тоткарланды. Ул Әлки районының аучылык җир-суларына аучылык байлыкларын тотуга һәм корал йөртүгә рөхсәтнамәсез керде. Аның үзе белән 16 калибрлы, бер көпшәле ИЖ-18 ау мылтыгы  бар иде. Мылтык полиция  хезмәткәрләре белән тартып алынды, гражданинга  каршы  административ материал төзелде.


12
декабрь, 2014 ел
җомга

2014 елның 11 декабрь  көнендә Татарстан Республикасының Питрәч һәм Теләче муниципаль районнары территориясендә ҖЧҖ “Радуга”, ҖЧҖ “ Забава” аучылык җир-суларында, ТР Питрәч аучылык хуҗалыгында һәм “Мишә” Дәүләт табигый тыюлыгы территориясендә,  Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре белән, хайваннар дөньясы объектларын һәм биологик су  байлыкларын саклау өлкәсендә  таләпләрне бозуны ачыклау, кисәтү һәм туктату буенча рейд чаралары уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International