Хөрмәтле аучылар, “Җитештерү аучылык инспекторы кандидатына куелган таләпләрне белүгә тикшерү уздыру тәртибе турында”гы РФ Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының 09.01.2014 елдан №4 Боерыгы белән яраклашып, җитештерү аучылык инспекторы кандидатлары исемлеге төзелүе турында сезгә хәбәр итәбез. Белемнәрне тикшерү 20014 елның 3 октябрь көнендә, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе бинасында узачак. Кандидатлар исемлеге Идарә сайтында “Дәүләт тикшерүе(күзәтүе)” бүлегендә “Җитештерү аучылык тикшерүе” бүлекчәсендә эленгән.
27.09.2014 елда рейд барышында, сәгать 14.00 Нократ елгасының уң ярында, Мамадыш районының Гришкино авылы каршында, Мамадыш районының Ст.Черкас авылының торучыларын тоткарладылар. Алар ятьмә ярдәмендә хокуксыз балык тоту белән шөгыльләнделәр. Тикшерү барышында ул гражданнарның 54 данә чөгә балыгы,2 данә судак балыгы, 2 данә лещь балыгы, 23 данә синец балыгы табылды. Балык, “Шила” көймәсе,”Вихрь 25” көймә моторы,ятьмә һәм “ ИЖ Планета 5” мотоциклы тартып алынды. Җинаять эше кузгату турында сорау куелды.
Кыргый тояклы хайваннарны аулаганда , Ау кагыйдәләре белән тәңгәл килеп, ау бер аучы белән һәм коллектив( ике яки икедән артык аучы) рәвештә алып барылырга мөмкин. Коллектив алып барылган чакта, аучылык хайваннарын табуга һәм тотуга юнәлтелгән, бердәм эш алып барыла.
Һәркемгә ачык аучылык җир-суларларында тояклы хайваннарга коллектив аулауны тормышка ашырганда, аны уздыру өчен җаваплы булып, аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамә бирелгән зат санала.
Беркетелгән аучылык җир-суларларында коллектив ауны тормышка ашырганда, аны уздыру өчен җаваплы булып, аучылык хуҗалыгы килешүе төзегән яки озак вакытлы куллану хокукы булган, юридик затның яки шәхси эшмәкәрнең вәкиле санала.
Коллектив ауны тормышка ашыру өчен җаваплы зат, киләсе гамәлләрне үтәргә тиеш: аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамәнең һәм (яки) юлнамәнең дөрес тутырылуын тикшерергә; аулар алдыннан бөтен катнашучыларның аучылык билетларын һәм ау коралларын йөртүгә һәм саклауга рөхсәтнамәләрен тикшерергә һәм ул документлары булмаган затларны ауга кертмәскә; коллектив ауда катнашкан аучыларның исемлеген төзәргә, вакытын һәм урынын күрсәтергә; коллектив ауны тормышка ашыру өчен җаваплы затның фамилиясе һәм инициалларыбулырга тиеш; аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамәнең (яки) юлнамәнең номеры (аучылык хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт күрсәтүгә килешүнамә төзүне раслый торган документ); таба торган ау хайваннарының төре һәм саны; коллектив ауда катнашучыларның фамилияләре һәм инициаллары, аучылык билетларының номерлары; коллектив ауда катнашучыларның белән, коллектив ау уздырганда хәвефсезлек чаралары буенча, ау хайваннарын аулау тәртибе буенча, инструктаж үткәрергә, аннан соң барлык аучылар исемлектә кул куялар ( ул исемлек хәвефсезлек чаралары буенча инструктаж бите булып тора); коллектив ауны тормышка ашырганда аучыларның исемлеге үз янында булырга тиеш; ау хайванын тотканнан соң аны беренчел эшкәртү һәм (яки) транспортировка алдыннан, рөхсәтнамәнең әйләнештәге ягында табыш турында туры килгән билге куярга; ау хайваны аны куар алдыннан җәрәхәтләнгән булса, аны эәләре буенча куар алдыннан, рөхсәтнамәнең әйләнештәге ягында җәрәхәтләнү турында билге ясарга һәм яраланган хайванга җыеп бетерүне оештырырга.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Россия Федерациясенең Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән, 16.11.2010 елдан № 512 Россия Федерациясенең Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы раслаган Ау кагыйдәләренә үзгәрешләр әзерләнде. Хәзерге вакытта ау кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турындагы боерык, дәүләт регистрацияен үтү өчен, Россия Федерациясенең юстиция министрлыгына җибәрелде. Ау кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләр текстын теркәп куябыз.
Лачынчылар командасы «ЦВИТОС ЖМ» Саратов өлкәсенең Чардым аучылык нигезе базасында ( Саратов өлкәсе, Воскресенск районы) узган, Бөтенроссия лачынчылар ярышында катнашты. Ярышларның оештыручысы булып, “Лачынчылар берләшмәсе” исемендәге ерткыч кошларны саклау һәм лачыннар кулланып аулауны үстерү буенча Регионара иҗтимагый оешмасы чыкты. Ярышлар 20 һәм 21 сентябрь көнне уздылар. Бу ярышларда үзләренең карчыгалары һәм лачыннары белән, россиянең төрле төбәкләреннән килгән лачынчылар катнаштылар.
«ЦВИТОС ЖМ» командасын тәҗрибәле лачынчылар Еналеев Ильдар үзенең карчыгасы белән һәм Чаплашкин Андрей карчыгасы һәм эзләүче эте белән җитәкләделәр. Ау кошлары буенча эксперт булып, гарәп тамырлы (Төньяк Осетия), танылган лачынчы Мухаммед Аль-Шамери килде. Ау кошларының чыгыш нәтиҗәләре буенча эксперт урыннарны түбәндәгечә бүлде:
1 урын Чаплашкин Андрейга бирелде ( Казан)
2 урын – Еналееву Ильдарга ( Казан)
3 урын – Яковлев Константинга (Омск).
2014 елның 21 сентябрендә Казанда һәм ильнең башка 79 шәһәрендә «Милләт Кроссы – 2014» узды. Быел “Милләт Кроссы” «Казан – Арена» стадионы янындагы мәйданчыкта узды. Йөгерү көне татарстан башкаласында инде унберенче мәртәбә оештырыла. Барлыгы стартта 24350 йөгерергә яратучы катнашты. Узышларда профессиналь спортчылар, спорт ветераннары һәм сәламәт яшәү рәвешен сайлаучылар катнаштылар. Массакүләм чабышларда Идарә хезмәткәрләре дә актив катнаштылар.
Бүген Татарстанның Премьер-министры Ильдар Халиков Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе коллективына, элек Идарәнең башлыгы урынбасары булган Федор Батковны, яңа башлык итеп тәкъдим итте. Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең элекеге башлыгы Дмитрий Иванов республиканың Чистай муниципаль районны җитәкләячәк. Ильдар Халиков Дмитрий Ивановка, Идарә башлыгы урынында 2,5 ел уңышлы эш алып барган өчен, рәхмәт сүзләре әйтте. Республиканың Хөкүмәт башлыгы билгеләп китте: Дмитрий Ивановның административ эш тәҗрибәсе бар һәм ул Идарәнең көйле командасы белән бергә “ шактый күп эш эшләде”.
Ул , Идарәнең уңай эш күрсәткечләрен, хайваннар санын арттыру, техника белән тәэми итү, һәм башка бик күп әйберләрне санап чыкты. Шулай ук идарә хезмәткәрләренең штаты зурайтылды, укыту эше алып барылды, эштә инновацион технологияләр кертелде.
И.Халиков сүзләре буенча “ Дмитрий Ивановның яңа җаваплы эшне үти алачагын хәрби тикшерү күрсәтте”. “ Сезгә яңа юнәлештә уңышлар телисем килә”,- дип, мөрәҗәгать итте ул Ивановка.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе башлыгы вазифаларын үтәүче итеп куелган, Федор Батков коллектив өчен яңа кеше түгел. “ Сез аны яхшы беләсез,- дип мөрәҗәгать итте Ильдар Халиков идарә коллективына.- Башлык турыдан-туры монда, министрлыкта, үстерелгәч бу бик әйбәт үрнәк. Аның элек канун саклаучы әгъзаларда эшләгән эше дә уңай яктан гына характерлана”. Ильдар Халиков билгеләп китте: Федор Батковка озак сүзләр сөйләп торасы юк, чөнки ул үзе дә идарә алдында торган максатларны бик яхшы белә.
“ Бүген бер генә максат - Дмитрий Алексеевич коллектив белән бергә алып барган яхшы байракны, уңай үзгәрешләр чоры дәвам итсен өчен, тотып алырга һәм шулай ук алып барырга.”- дип, йомгаклады Ильдар Халиков. Аннан соң Федор Батковка министрлар портфелен тапшырды.
МА Татар информ.
2014 елның 19 сентябрь көнендә ДБО “Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге”нең лачынчылар командасы, Саратовск өлкәсенең Чардым аучылык нигезендә( Саратов өлкәсе, Воскресенск районы) уза торган, лачыннар авы буенча Гомумроссия ярышына чыга. Ярышлар 20 һәм 21 сентябрьдә узачак. Бу ярышларда Россия лачынчылары гына түгел, ә СНГ һәм Балтия якларындагы лачынчылар да катнашачак. Командага тәҗрибәле лачынчылар Еналеев Ильдар үзенең карчыгасы белән һәм Чаплашкин Андрей карчыгасы һәм эзләүче эте белән керәләр. Аларга уңышлы чыгышлар телик!