Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 29 һәм 30 октябрьдә Ростов-на-Дону шәһәрендә ау өлкәсендә һәм аучылык байлыкларын саклау өлкәсендә Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимиятенең вәкаләтле әгъзалары вәкилләре белән Бөтенроссия киңәшмәсе узачак.
Киңәшмәдә түбәндәге сораулар каралачак:
- аучылык байлыкларының санын хисапка алу;
- җитештерү аучылык тикшерүе;
- аучылык байлыкларының санын тәртипкә салу;
- хайваннар дөньясын саклауда аучылык хуҗалыгының әһәмияте.
Шулай ук киңәшмә чикләрендә “Түгәрәк өстәлләр” оештырылачак. Анда аучылык байлыкларын җитештерү һәм аларны ярым ирекле шартларда асрау, аучылык җир-суларын дистанцион мониторинглау буенча сораулар күтәреләчәк.
Лачыннар ауы 16 гасырның ахырына кадәр киң таралган иде, аннары аны кораллы ау алмаштырды. Ләкин аннары да лачынчылар эшсез калмадылар.Хәзерге вакытта ау кошлары ярдәмендәге аучылык актив үсеш алды. Лачыннары булган аучыларны, каргаларны һәм чәүкәләрне куарга, очулар хәвефсез үтсен өчен, аэропортларга, уңышны саклар өчен кырларга чакыралар. Мәсәлән Казан лачынчылары бу көннәрдә орлык элеваторында һәм май культураларын эшкәртү заводында эшлиләр.
Вольерның кыргый хуҗалары хайваннар дөньясы өлкәсендә яңа технологияләр кертү Үзәге территориясендә яшиләр. Хайваннар дөньясы өлкәсендә яңа технологияләр кертү Үзәге хезмәткәре Ильдар Еналеев яшьүсмер чагыннан ук лачыннар ауы белән кызыксынган иде. 30 еллык тәҗрибә әйтелә. Башта дуслары белән кечкенә кошларга капкыннар куйды.Ә карчыганы тотканнан соң , аны өйрәтергә булды. Килеп чыккан шикелле булды. Икенче, өченче кош барлыка килде, шулай итеп бу эшкә кереп тә китте.
Бөтенроссия ярышларының җиңүчесе Андрей Чаплашкин, коллегасы шикелле, һөнәрне балачакта сайлаган. Гәзиттә мәкалә укыды һәм хайваннар совхозы хезмәткәренең, лачынны кулына утырткан, фотографиясен күрде. Ул шул кадәр кызыксынды һәм лачынчыны табарга булды. Редакциягә хат язып, лачынчының адресын белде һәм кошларны өйрәтер өчен укырга китте. Укытучысы сүзләре буенча, укучысы аны узып китте, лачыннар ауына аның сәләте зур. Моңа өйрәнеп булмый. Кош сөйрәлүчеләргә якын тора. Уйлап карагыз, баканы сез нәрсәгә өйрәтә аласыз? Бу чиста ау инстинкты. Шуңа күрә ул хаталарны гафу итми, аңа җаза биреп булмый. Монда бик зур сабырлык һәм кошны тою кирәк. Һәм аның Россиядә узган барлык ярышларда җиңүче булуы, күп нәрсә турында сөйли.
Чит илләрдә лачынар ауын, төрле халыкларда меңьеллык тарихы булган, дөнья мәдәниятенең бер өлеше итеп карыйлар. 4 ел элек 11 ЮНЭСКО илленең гаризасы буенча, аны рухи мәдәни мирас итеп таныдылар.
Татарстан Республикасы территориясендә кондызларның, чәшкеләрнең, су күселәренең санын хисапка алу башлана. Шулай ук бурсыкларның һәм янутка охшаган этләрнең санын хисапка алу дәвам итә.
Хисаплау нәтиҗәләре буенча 2015 елның 1 августыннан алып 2016 елның 1 августына кадәрге чорда бурсыкларны тоту лимиты билгеләнәчәк. Ә шулай ук 2015-2016 елдагы ау чорында кондызларны, чәшкеләрне, су күселәрен һәм янутка охшаган этләрне тотарга рөхсәт ителгән аучылык җир-сулары билгеләнәчәк. Хисаплар гамәлдәге методикалар белән туры китерелеп уздырыла.
2014 елның 11 октябрь көнендә “ Урман утырту көне” исемендәге табигатьне саклау чыгышы чикләрендә, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе һәм ДБО “ Хайваннар дөньясы өлкәсендә яңа технологияләр кертү Үзәге” хезмәткәрләре актив катнаштылар. Агачларны Дәүләт милек оешмасы “Шәһәр яны урманчылыгы” Биектау урманчылыгының урман фондында, һәм Нагорный бистәсе янындагы Каенлык артында утырттылар.
Татарстан республикасында кыйммәтле мехлы аучылык байлыкларына ау чоры дәвам итә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 24.12.2010 елдан № 1119 “ Табу лимиты куелмый торган, аучылык байлыкларын тоту нормаларын һәм Татарстан Республикасының аучылык җир-суларының үткәрү нормаларын раслау турында”гы расланган карары белән тәңгәл килеп, республикада кыйммәтле мехлы хайваннарны табуга киләсе нормалар билгеләнде:
|
Хайван төренең, төркемнең исеме |
Бер бирелгән рөхсәтнамәгә, ау чоры эчендә тоту нормасы, баш |
Бер ау көне эчендә тоту нормасы, баш |
|
Елга кондызы |
10 артык түгел |
1 артык түгел |
|
Урман сусары |
4 артык түгел |
1 артык түгел |
|
Америка чәшкесе |
8 артык түгел |
1 артык түгел |
|
Су күсесе |
40 артык түгел |
5 артык түгел |
|
Гадәти тиен |
15 артык түгел |
2 артык түгел |
|
Байбак |
16 артык түгел |
2 артык түгел |
|
Хорь лесной (степной) |
5 артык түгел |
1 артык түгел |
|
Ак куян |
3 артык түгел |
1 артык түгел |
|
Соры куян |
3 артык түгел |
1 артык түгел |
|
Гадәти бүре, гадәти төлке, дала төлкесе |
билгеләнми |
билгеләнми |
|
Янутка охшаган эт |
2 артык түгел |
1 артык түгел |
Исегезгә төшереп китәбез, Ау кагыйдәләре буенча, ау продукциясен алып китү һәм сату, аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамә булган очракта гына рөхсәт ителә. Рөхсәтнамәдә ул төр аучылык байлыгын табу турында билге ясалган булырга, яки ертып алына торган талоны тутырылган булырга тиеш. Әгәр дә рөхсәтнамәдә аучылык хайванын көнгә 1 артыкны табу нормасы билгеләнгән булса, яки аучылык хайваннарының төгәл саны күрсәтелмәсә, яки рөхсәт ителгән тоту нормасы күрсәтелмәсә, туры килә торган ау продукциясен алып китү, тискәре ягында тоту турында билгесез рөхсәтнамә булган очракта гына булдырыла.
Ау кагыйдәләренең бу пунктыннан чыгып, куяннарны, сусарларны, чәшкеләрне, кондызларны, янутка охшаган этләрне алып китәр алдыннан рөхсәтнамәдә билге куярга онытмагыз.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә, 2014 елның 9 октябрь көненә Идарә белән
35506 аучылык билеты бирелде.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенә Россия Федерациясенең Салымнар кодексының икенче бүлегендәге 25 бүлек башына уүгәрешләр кертү турында федераль канун проекты кертелде.
Канун проекты Россия Федерациясенең Дәүләт Думасының канун проекты эше программасына кертелде.
Ул проект белән хайваннар дөньясы объектлары белән куллану өчен җыемны 3 мәртәбәгә арттыру карала. Бу канунны кабул иткән очракта аучылык байлыклары өчен җыемнар түбәндәге бәяләрне ( 1 баш өчен сум)тәшкил итәчәк:
Поши – 4500
Кабан, кыр кәҗәсе, селәүсән – 1350
Бурсык, сусар, байбак, кондыз – 180
Суер – 500
Көртлек, погонышлар – 100
Шулай ук канун проекты белән елга 1 мәртәбә җыемнар алу каралган:
Киек кошлар – 100 сумм
Кыйммәтле мехлы хайваннар – 200 сумм.
6 октябрь көнне, төнлә, Яңа Николаевка поселогы янында,төньяк урап үтә торган юлда, Hyundai Solaris йөртүчесе, 9 данә санындагы кабаннар көтүен бәрде. Юл вакыйгасы караңгы вакытта, яктыртылмаган юлда булды. Юлның бу кисәгендә 1.27 “ Кыргый хайваннар” знагы куелган иде. Бу знак машина йөртүчеләрне трассада көтмәгәндә кыргый хайваннарның килеп чыгырга мөмкин булуы турында хәбәр итә. Россиянең Табигать министрлыгының 8.12.2011 елдан № 948 “ Аучылык байлыкларына китерелгән зыянның күләмен исәпләп чыгару Методикасын раслау турында”гы боерыгы белән тәңгәл килеп, табигатькә китерелгән зыян 135 мең сумны тәшкил итте.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе водительләрне машина йөрткәндә, аеруча урман юлга якын килгән урыннарда, караңгы төшкән һәм төнге вакытта, сак булырга, ә шулай ук юл билгеләренә игътибарлы булырга өнди.
Бу авыр булмаган саклык чараларын күрү, көенечле нәтиҗәләргә китермәскә булышыр.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 3 айдан Татарстан Республикасы территориясендә аучылык байлыкларының кышкы маршрут теркәве башланачак. Теркәү, республиканың бөтен территориясе буенча, аучылык хуҗалыгы һәм Идарә хезмәткәрләре көче белән уздырылачак. Шулай ук теркәү эшләренә тәҗрибәле аучыларны да кушачаклар.
Теркәүне уздыру өчен теркәүчеләр 1170 маршрут буенча узачаклар. Аның гомуми озынлыгы 11,5 мең км. Методика буенча бөтен маршрутларны 2 тапкыр узарга кирәк.
Республикада теркәү нәтиҗәләре буенча, киләсе хайваннарның санын билгеләячәкләр:
Поши
Кабан
Кыр кәҗәсе
Соры куян
Ак куян
Төлке
Дала төлкесе
Сусар
Селәүсән
Бүре
Көзән
Ас
Суер
Көртлек
Боҗыр
Кыр тавыгы
Хәзерге вакытта Идарә теркәү территорияләрен формалаштыру һәм теркәү маршрутлары2014 елга шәхси эшмәкәрләрне һәм хокукый затларны тикшерү планы белән тәңгәл килеп, түбәндәге оешмаларга карата планлаштырылган чыгу тикшерүе уздырыла:
1. Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять «Вепрь»;
2. Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять «Регион»;
3. Ачык акционерлар җәмгыяте «КамАЗ».