ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 2025 елгы жирәбә нәтиҗәләре буенча беренче чираттагы резервтагыларга аучылык ресурсларын аулауга рөхсәт бирүне тәмамлады. Тапшыру нәтиҗәләре буенча билгеләнгән срокта рөхсәт алмаган резервтагылар бар.
Яңа сезон аучылар тормышына кайбер үзгәрешләр кертәчәк: 1 сентябрьдән яңа аучыларга аучылык билеты алу өчен аучылык минимумын белүгә мәҗбүри түләүсез имтихан кертелә. Белемнәрне кыскача раслау урынына хәзер теория һәм практиканы тапшырырга туры киләчәк, шул ук вакытта сораулар күбрәк булачак, ә катлаулылык дәрәҗәсе артачак. Аучылык билеты ауны гамәлгә ашыру, шулай ук лицензияле корал алу өчен мәҗбүри документ булып тора. Аучылык минимумы – законлы һәм куркынычсыз аучылык өчен төп белеме комплексы ул.
Битараф булмаган татарстанлылар шәһәр урамнарында һаман да кошлар таба. Чираттагы шундый кош – саз карчыгасы. Гражданнар сүзләренчә, алар оча алмый азапланган ерткычны күреп алалар. Аның тормышы өчен куркып, кошны ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләренә тапшыралар.
29 августта 2025 елгы жирәбә буенча беренче чираттагы резервтагыларга ау ресурсларын тотуга рөхсәт бирү төгәлләнә.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты «Эре планда үрмәкүч дөньясы» фотомарафонына йомгак ясады. 19 августтан 25 августка кадәр социаль челтәрләрдә мавыктыргыч иҗади ярыш барды. Теләге булган һәркем үзенең тәэсирле эшләре белән рәсми төркемнәрдә уртаклаша алды, дөньяга фотокамера объективы аша үрмәкүчсыманнарның матурлыгын һәм серлелеген тәкъдим итте. Катнашучылар, бу гаҗәеп җан ияләренең һәр детален, кабатланмас хисләрен һәм табигый грациясен җиткереп, чын осталыкларын күрсәттеләр. Унбиш талантлы һәвәскәр фотограф тамашачыларга утыз алты тәэсирле эш тәкъдим итте, аларның һәркайсы буынтыгаяклыларның уникаль характерын һәм үзенчәлеген ачты.
Яшел Үзән районында Кызыл китапка кертелгән ысылдавык аккошны өч көнлек тернәкләндерү уңышлы тәмамланды. Канаты зарарланган кош сирәк төр хайваннарны коткару, карап тору һәм табигый яшәү тирәлегенә кайтару буенча махсуслаштырылган станциянең дәвалау корпусында көч җыйган. Уңышлы дәвалау курсыннан соң, кош ныгый һәм табигый яшәү тирәлегенә кайта.
Яшел Үзән районының битараф булмаган гражданнары Кызыл китапка кертелгән җәрәхәтләнгән ысылдавык аккошны коткарды. Алар аны мөстәкыйль рәвештә Сирәк төр хайваннарны коткару, карап тору һәм табигый яшәү тирәлегенә кайтару станциясенең дәвалау корпусына тернәкләндерүгә тапшырдылар.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 23 августтан республикада ау этләре һәм ау кошлары белән сазлык-болын киекләрен аулау сезоны ачыла. Ул 2025 елның 5 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Ау кагыйдәләре нигезендә суда йөзүче кошларга казлар, үрдәкләр һәм кашкалак керә.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 2025 елгы жирәбә нәтиҗәләре буенча беренче чираттагы резервтагыларга аучылык ресурсларын аулауга рөхсәт алу турында искәртә.