Ял көннәрендә һәм дүшәмбе иртәсендә республика юлларында кыргый хайваннар катнашында өч юл-транспорт һәлакәте була. Һәлакәтләр Спас районының «Базарлы Матак – Болгар» автомобиль юлының 58 км ында, Спас районыннан Арча ягына таба Шинар авылыннан 600 метрда һәм Мәскәү Чиләбе М5 автомобиль трассасының 1268 км ында була. Җиңел машина йөртүчеләр өч пошины бәрдергән. Хайваннар алган җәрәхәтләрдән үлгән. Машиналар җитди зыян күрә.
Халыкара Кызыл китапка, Россия Федерациясенең Кызыл китабына һәм Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән дала лачыннарының балалары «Чатыр-Тау» дәүләт табигать заказнигына китерелгәннән ике атна узды. Бу чорда алар, яңа урынга ияләшәләр, ныгыйлар һәм мөстәкыйльгә әвереләләр.
«Зәңгәр күлләр» дәүләт табигать заказнигы – үз эченә күлләр һәм киң урман кишәрлекләрен алган комплекслы заказник. Бу күлләр танылу ягыннан иң югары дәрәҗәдә тора. Бүгенге көндә Зәңгәр күлләр туристлар өчен табигый истәлекле урын һәм массакүләм көндәлек ял итү өчен яраткан урын булып тора.
Ял көннәрендә республика юлларында кыргый хайваннар катнашында ике юл-транспорт һәлакәте була. Һәлакәтләр Яңа Чишмә районында Казан – Ырымбур трассасында, Питрәч һәм Теләче районнары чигендә Казан – Шәмәрдән трассасында була. Машина йөртүчеләр җиңел автомобильдә кыр кәҗәсен һәм пошины бәрдергәннәр. Хайваннар алган җәрәхәтләрдән үлгән. Машиналар җитди зыян күрә.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 2024 – 2025 елларда гомуми кулланылыштагы аучылык биләмәләрендә аучылык ресурсларын аулауга рөхсәтләрне бүлү буенча җирәбәдә катнашу өчен килгән гаризаларны эшкәртү тәмамлануы турында хәбәр итә.
2024 елда төбәк әһәмиятендәге 74 аеруча саклана торган табигый территориядә 657 мәгълүмати стенд – аншлаг барлыкка киләчәк.
Ришвәтчел хокук бозуларны профилактикалау һәм ришвәтчелеккә каршы системалы агарту – ришвәтчел тәртипкә карата түземсезлек формалаштыруның төп инструментлары.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында Ханты-Манси автономияле округы Югра делегациясе белән очрашу узды. Чара кысаларында яклар үзара хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында фикер алыштылар һәм төбәкләрдә күзәтчелек эшчәнлеген гамәлгә ашыру буенча тәҗрибә уртаклаштылар.
27 июньдә балык тоту һәм эшкәртү предприятиеләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен – Бөтендөнья балыкчылык көнен билгеләп үтәләр. Бу көнне билгеләп үтү фикере Италиядә 1984 елда Балыкчылыкны көйләү һәм үстерү буенча халыкара конференциядә барлыкка килә. Бәйрәм максатларының берсе – һөнәрнең абруен күтәрү һәм су биоресурсларына сакчыл мөнәсәбәт кирәклеген искәртү.
Шәфкатьлелек һәм ваемсыз булмау – һәр кешедәге уңай сыйфатларның мөһим өлеше. Бу сыйфатлар күпләргә хас, тик берәү дә аны башкаларга сиздерми. Шунлыктан ярдәм кулы сузу вакыйгалары көннән көн арта бара.