ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 15 нче сентябрьдә 2025 елгы жирәбә нәтиҗәләре буенча икенче чираттагы резервтагыларга аучылык ресурсларын аулауга рөхсәт бирү тәмамлануы турында искәртә.
ТР Ббиоресурслар буенча дәүләт комитетының Иҗтимагый советы утырышында махсус сакланылучы яңа табигый территорияләр булдыру һәм су биоресурсларын саклау мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Чистай районыннан бер гаилә кырда яраланган саз карчыгасын күреп ала. Битараф булмаган кешеләр ерткыч кошны кичекмәстән ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләренә тапшыралар. Кошны тикшергәндә, белгечләр аның канаты сынуын ачыклый. Хәзер карчыгалар гаиләсе вәкиле булган саз карчыгасы Яшел Үзән районында Сирәк очрый торган хайван төрләрен коткару, яшәтү һәм табигый яшәү тирәлегенә кайтару станциясенең дәвалау корпусы белгечләре күзәтүе астында.
Сезне һәм хезмәттәшләрегезне Kazan Digital Week – 2025 Халыкара форумы кысаларында уза торган техник визитларда катнашырга чакырабыз.
Лениногорск районы буенча район (районара) бүлеге башлыгыгы төнлә районның гомум кулланыштагы аучылык биләмәләрендә үлән белән тукланучы ике кыр кәҗәсен төшергән. Хайваннарны куркытмас өчен, ерактан төшергән. Бу гаҗәеп хайваннар иртән иртүк яки кичен ашарга яраталар. Алар, кайсы ел фасылы булуга карамастан, һәрчак бик актив.
Җәй ахыры һәм көз башы – эре тояклы хайваннарда, шул исәптән пошиларда да куышу чоры. Ике айга кадәр дәвам итәргә мөмкин булган куышу чорында алар аеруча куркыныч һәм хәтта ирексездән кешегә һөҗүм итәргә мөмкиннәр. Бу чорда ата пошилар аз ашый һәм күп күчеп йөри. Төн буена алар шактый ерак араларны шул исәптән автотрассаларга чыгып һәм куркыныч вәзгыять тудырып үтәргә мөмкин. Поши – машина йөртүчеләр өчен иң куркыныч хайван, чөнки ул гаять зур: өлкән хайванның авырлыгы 300 килограммнан 600 килограммга кадәр. Машина йөртүчеләргә тизлек режимын сакларга, тәүлекнең караңгы вакытында трассаларда тизлекне киметергә һәм тарала торган яктылыклы томанга каршы фараларны кабызырга киңәш ителә.
Махсус хәрби операция ветераны, лейтенант, Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган «Батырлар. Татарстан Геройлары» ветераннарга һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү республика программасы җиңүчесе Кирилл Дмитриев табигатьне саклау буенча штаттан тыш иҗтимагый инспектор сыйфатында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты эше белән танышуын дәвам итә.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Аксубай районының «Бөркет» аучылык биләмәсе территориясендә Аксубай һәм Яңа Чишмә районнарында яшәүчеләрне законсыз рәвештә поши аулаган өчен тоткарлаган. Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының 258 статьясы «Законсыз аулау» буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Сирәк очрый торган хайваннарны тәрбияләү үзәгендә тәрбияләнүче биш кошчык туган якларда иреккә чыгарылды. Моңа кадәр махсуслаштырылган үзәктә тернәкләндерү узган өч торымтай, бүдәнә карчыгасы һәм чеглок (лачын) табигый яшәү тирәлегенә кире кайтты.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм республикабыз аучылар махсус хәрби операция зонасына мылтыклар җибәрүне дәвам итәләр. Чираттагы корал тапшыру Азнакай районында булды.