ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

 «Республиканың кече елгаларының һәм сулыкларының экологик торышы» мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында Дәүләт комитеты рәисе Федор Батков Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошинга «Идел киңлекләре»региональ әһәмияттәге дәүләт табигый тыюлыгы территориясен үстерү проектын тәкъдим итте.
Тыюлык Татарстанда гына түгел, ә Россиядә дә, Байкал күленнән тыш, уникаль табигать саклау объекты булып тора. Тыюлык янындагы территориядә республиканың 1,6 млн. гражданы яши, ел саен 40 меңнән артык граждан утрау системаларында ял итә. Комитет тыюлык оештырылганнан бирле җирле халык һәм ял итүчеләр белән кисәтү һәм аңлату эшләре алып бару белән шөгыльләнә.
Дәүләт комитеты рәисе докладында утрауларда булган СНТларны теркәү, рәсмиләштерелмәгән участокларны кадастр исәбенә кую, калдыкларны җыю һәм утильләштерү системасын булдыру проблемалары турында сүз барды.
Рәис ком-гравий токымнарын чыгару нәтиҗәсендә тыюлыкның экологик өлешенә җитди басым ясалуын билгеләп үтте. Суны пычратуны, төпнең рельефын бозуны кисәтү максатыннан, Дәүләт комитеты предприятиеләр тарафыннан чикләрнең һәм чыгару күләмнәренең үтәлешен даими контрольдә тотарга һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр чикләрендә яңа лицензияләр бирүне бетерергә тәкъдим итте.
27 утрау системасын үз эченә алган 30 мең гектарга якын тыюлык территориясе үсешкә мохтаҗ, моны исә бүгенге көндә аеруча саклана торган табигый территориядә оештырылмаган ял иүчеләрнең күп булуы раслый.  Нәтиҗәдә, күп санда чүп-чар кала, бөтен җирдә учаклар яндырыла, үсемлекләр юк ителә, бу ярамый торган хәл. 
Халыкка массакүләм режимны бозуларны булдырмау һәм халыкка хәбәр итү өчен, без җирлектәге территорияне , тыюлыкның чикләре һәм режимы турындагы мәгълүмат язылган баганалар һәм аншлаглар белән билгеләүне тәкъдим итәбез.
Дәүләт комитеты шулай ук тыю чаралары белән генә тәртип урнаштырып булмавын аңлый. Республикада халык ялы өчен табигать тарафыннан булдырылган диярлек шундый матур территория була торып, аны саклау режимын бозмыйча, төзекләндерергә тәкъдим ителә. 
Шулай ук су юдыру өлешендә су белән тәэмин итү системасын булдыру мәсьәләсе дә кузгатылды. Моннан тыш, утрау участокларында ермакларны юдырту инициативасы белән иҗтимагый хәрәкәт активистлары да мөрәҗәгать итте.
Тәкъдим ителә торган «Идел киңлекләре» тыюлыгын үстерү проекты, аны тормышка ашыру барышында, киләчәктә җирле халыкның социаль киеренкелеге белән дә, экологик киеренкелек белән дә бәйле проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.


16
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

Моңа юл куймас өчен бүген Татарстанда барлык шартлар да тудырылган. ТР халкы өчен илнең «Спутник V», «ЭпиВакКорона» һәм «КовиВак» вакциналары  бар. Поликлиникада мөрәҗәгать иткән көндә прививка ясарга мөмкин, сәүдә үзәкләрендә дә пунктлар эшли. Казанда метро станцияләре янында мобиль бригадалар тора. Татарстан халкы республика буенча 153 вакцинация пунктының теләсә кайсында вакцинация уза ала. Пациентны бердәм реестрга кертү өчен, үзе белән паспорт һәм СНИЛС булу да җитә, ә вакциналаштырылган кешенең дәүләт хезмәтләре порталында сертификат пәйда булды. Авырган кешеләргә, әгәр бер система буенча гына да антитәнчекләре  өч титрыннан һәм аннан да түбәнрәк булса, прививка турында уйланырга кирәк.

«Республиканың су ресурслары мөһим энергия чыганагы, транспорт ресурсы һәм икътисадның барлык тармаклары эшчәнлеген тәэмин итү өчен ресурс булып тора. Татарстан Республикасында бүгенге көндә су объектларының пычрану проблемасы кискен тора, - диде Алексей Песошин. - Табигый сулыкларның сыйфатына үткәрелгән мониторинг нәтиҗәләре күрсәткәнчә, алынган пробаларның 90% тан артыгы пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителгән концентрациясеннән артып китә».
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты рәисе Федор Батков "Идел киңлекләре" дәүләт табигать тыюлыгы территориясен үстерү концепциясен тәкъдим итте.


«Табигатьне, күлләрне, елгаларны саклауга мөнәсәбәтебезне үзгәртергә кирәк. Без бит монда яшибез, бу ресурслардан файдаланабыз. - дип ассызыклап үтте Рөстәм Миңнеханов үзенең йомгаклау сүзендә.


15
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Зур ак челән (лат. Ardea alba) — челәнлеләр гаиләсеннән эре су кошы, көнбатыш, шулай ук көнчыгыш ярымшарның җылы уртача һәм тропик киңлекләрендә таралган.

94-104 см озынлыкта һәм канатлары арасы 131-145 см булган кош. Зур кошларның авырлыгы 912-1140 г. Кагыйдә буларак, ата кош ана кошлардан зурырак. Каурыйларның барчасы да ак. Томшыгы озын, туры, сары төстә. Тәпиләре һәм аяклары озын, кара-соры.  Муены озын, S-сыман. Алтынчы муен умырткасы бармакка таба сузылган һәм кош муенын тиз арада сузырга да һәм кире тартып алу сәләтенә ия булырлык итеп төзелгән. Койрыгы кыска, чөйсыман. Көзен ата һәм ана кошлар тәннәренең өске өлешендә, кабыргаларында һәм койрык артында үрә торган озын ак каурыйлар үсә. Үрчү чорында бу каурыйлар кысыла һәм җәенке булып кала, койрык артында энәле дәвамы күренә. Томшыгы бу вакытта кара төс белән тәмамланган кызгылт-сары төскә керә, ә күзе белән томшык арасындагы өлеше яшел төскә әйләнә. Җенси диморфизм чагылмый.

Зур ак челән АурупаАзияТөньяк һәм Көньяк АмерикаАфрикаАвстралия һәм Яңа Зеландияның уртача җылы һәм тропик киңлекләрендә таралган. Диңгез яры янында да, шулай ук кыйтга эчендәге сулыкларда: баткак уйсу җирләрдә, субасар тугайларда һәм елга ярларында, төче һәм тозлы күлләрдә, эстуария һәм мангр әрәмәлекләрендә дә яши. Моннан тыш, аны авыл хуҗалыгы җирләрендә, ачык аланнарда, дөге чәчүлекләрендә һәм дренаж канавы буйларында да күрергә мөмкин. Челән сай урында һәм коры җирдә ризык эзли.

Муенын сузып һәм азык эзләүдә алдыннан каранып, җитди һәм сак йөри. Көндез һәм эңгер-меңгер вакытта ялгыз яки төркемдә аулый, караңгылану белән башка челәннәр белән бергә төркемгә оеша һәм ышык эзли. Еш кына үзеннән ким булган челәннәрдән азыгын тартып ала,шулай ук үзенең төрендәге башка кошлар белән табыш өчен талаша. Кайчак хәтта азык җитәрлек булса да агрессив була. Очышы салмак, тизлеге 28-51 км/сәг. чикләрендә тирбәлә. Үрчү чорында ризыкны якын-тирәдә эзләүгә өстенлек бирә, әммә кирәк очракта 6-20 км ераклыкка да барырга мөмкин. Очу вакытында башка төр челәннәр кебек муенын S-сыман формада бөгеп, башын артка җибәрә.

Үрчү чорында үз участогына ия, аны җентекләп саклый. Вакыт узу белән парлар еш кына таркала. Популяциянең бер өлеше утрак тормыш алып бара, икенчеләр кышкы вакытта ареал чикләрендә күченә, өченчеләр зур арага күченеп йөри.

Җенси үсеш бу кошларның 2 елдан соң башлана. Зур ак челәннәр мизгелле моногам була, ягъни бер мизгелдә бер пар булдыра, шул ук вакытта бер парның икенчегә кушылуы да билгеле. Кошлар колонияләр белән, еш кына челәннәрнең башка төрләре, мәсәлән, зур зәңгәр челән һәм кар челәннәре белән  оя кора. Елга тик бер токым чыгара. Уртача киңлекләрдә, әгәр ризык күп төрле булса, үрчү өчен яз яки җәйне сайлый; тропикларда кавышулар ел әйләнәсенә мөмкин.

Ата кош колониягә беренче булып килә һәм булачак оя өчен урын сайлый. Челәннәр еш кына оялау урынын һәм колонияларны алыштыра, шуңа күрә килгән ата кошлар яңа урында урнаша һәм ритуаль биюләр башкарып, ана кошларны җәлеп итә башлый. Кызыксынып киткән ана кошлар ян ботакларга утыра һәм күзәтә, әммә алар капма-каршы бию башкарырга яки булачак оя тирәли уратып әйләнергә дә мөмкин. Пар булдырылганнан соң, дәррәү оя корыла.

Зур ак челәннең оясы бер урынга өелгән таяклар, ботаклар өемен хәтерләтә. Колония икенче районга күчүгә яки икенче агачлар сайлауга карамастан, оя берничә ел сакланырга мөмкин. Материал мөмкин булган бөтен ысуллар, шул исәптән икенче оядан урлау ярдәмендә туплана. Төзелеш материалын җыю белән гадәттә ата кош шөгыльләнә, ә ана кош аларны ояга рәтләп сала. 

Ана кош 2-3 көн аша 57 мм күләмендәге 3-6 зәңгәр-яшел төстәге йомырка сала. Йомыркаларны ана кош та, ата кош та бергә утырып чыгара. Инкубация чоры 23-26 көн тәшкил итә, шуннан соң шәрә диярлек чебешләр барлыкка килә. Бала кошлар арасында ата-ана азыгы өчен аяусыз ярыш башлана, аннары беренче булып чыккан чебешләр үзләренең күләме буенча кечеләре алдыннан өстенлеккә ия була — алар бәләкәйрәкләрен чукырга һәм туклануга хокукларын монополияләштерергә тырыша. Әгәр ел ризык планында яхшы булса, башка токым да үсеп җитә, әммә еш кына ике, хәтта бер бала кош исән кала — калганнары һәлак була. 42-49 көннән соң бала кошлар тулысынча йон белән каплана. Яшь кошлар 7 атнадан соң яхшы оча башлый, әммә 10-11 атнага кадәр ата-ана карамагында була.

Зур ак челәннең рационын бакалар, еланнарбалык, елга кыслалары, вак кимерүчеләр, чикерткә һәм башка төрле бөҗәкләр тәшкил итә.

Зур челәннәрнең табигый дошманнары сирәк була. Кайвакыт алар крокодилларның корбаны, ә яшь кошлар беренче елында — бөркетләрнең һәм диңгезе бөркетләренең корбаны була. Әммә, йомырка һәм чебешләренә еш кына каргалар, америка грифлары (Cathartidae) һәм янутлар аучылык итә.

Гомеренең озынлыгы кыргый шартларда уртача 15 ел чамасы, тоткынлыкта якынча 22 ел тәшкил итә.


13
июнь, 2021 ел
якшәмбе

12 июньдә Татарстан Республикасының Алексеевск бистәсе мәйданында халык бәйрәме Сабантуй узды.

 Татарстан Республикасы Президенты исеменнән Алексеевск районы халкын Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков котлады.

Гореф-гадәтләр буенча, бәйрәмдә аграрийларны, әйдәп баручы кешеләрне, батырларны, алтын парларны һәм яңа өйләнешкәннәрне  хөрмәтләделәр.

Россия көнен бәйрәм итү кысаларында яшь алексеевскилылар тантаналы рәвештә илнең төп документын – паспорт алдылар.


11
июнь, 2021 ел
җомга

Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле дуслар!
Сезне Россия көне белән котлыйм! Бу бәйрәм үз Ватанын яратучыларны, аның данлы тарихын һәм күп гасырлык традицияләрен олылаучы, илнең лаеклы киләчәге өчен эшләүчеләрне берләштерә.
Сезгә чын күңелдән чиксез энергия, яңа һөнәри казанышлар, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим!

 

 

 

2021 елның 18 августында 14.00 сәгатьтә Казан шәһәре, К. Тинчурин ур., 29 йорт адресы буенча, 2021-2022 елгы ау чорына  кыргый тояклы хайваннарны (поши, кабан һәм кыр кәҗәләрен) табу өчен рөхсәтләрне бүлеп бирү булачак (алга таба - җирәбә салу).

Җирәбә салуда аулау хокукына ия булган гражданнар катнаша ала.

Җирәбәдә катнашу өчен, бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетының күчермәсен кушып, билгеләнгән үрнәктә гариза бирергә кирәк:

- гаризаны шәхсән яки почта элемтәсе аша бирү өчен-420021, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, К. Тинчурин ур., 29 йорт;

- электрон почта аша гариза бирү өчен; ohota.2021@yandex.ru

Гаризалар бирү вакыты-2021 елның 15 июненнән 2021 елның 30 июненә кадәр.

 

Гаризада түбәндәге мәгълүматлар күрсәтелә:

1) аучының фамилиясе, исеме, атасының исеме (булган очракта), яшәү урынының тулы адресы һәм элемтә өчен телефон, аучылык билеты турында белешмәләр (серия, номер һәм бирү датасы);

2) аучылык ресурсының төре;

3) аучылык байлыкларын табуга рөхсәт алырга ниятләгән,  һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-сулары урнашкан, муниципаль берәмлекнең исеме;  

4) гариза бирү датасы;

5) гариза бирүченең имзасы һәм имзаны чишү.

 

Гаризаны кабул итүдән баш тарту өчен нигезләр:

1. Комитет боерыгы белән билгеләнгән сроклардан калып гаризаны тапшыру;

2. гаризада тутыру өчен мәҗбүри булган мәгълүматларның булмавы;

3. бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетының күчермәсе булмау;

4. тапшырылган документларда дөрес булмаган мәгълүмат булу;

5. ике һәм аннан да күбрәк аучыдан, электрон почта аша, бер электрон хәбәрдә җибәрелгән гариза;

6. аучылык ресурсларының бер төренә бер муниципаль берәмлектән артык гариза бирү.

7. аучылык ресурсларының бер төре буенча, аучының төрле муниципаль берәмлекләргә бер үк гариза бирүе.

 

Җирәбә салу түбәндәге аучылык байлыкларына карата үткәреләчәк:

 

Кабан дуңгызы:

Әгерҗе районы – 3 баш (1 олы, 2- бер яшькә кадәрге)

Аксубай районы-1 баш (1елга кадәр))

Алексеевск районы – 3 баш (1 олы, 2 -бер яшькә кадәрге)

Әлки районы – 5 баш (2 олы , 3 - бер яшькә кадәрге)

Әлмәт районы-1 баш (бер яшькә кадәрге)

Алабуга районы-1баш (бер яшькә кадәрге)

Лениногорск районы – 4 баш (2 олы, 2 - бер яшькә кадәрге )

Мамадыш районы – 4 баш (2 олы, 2 - бер яшькә кадәрге )

Менделеевск районы – 2 баш (1 олы, 1-бер яшькә кадәрге )

Нурлат районы – 5 баш (2 олы, 3- бер яшькә кадәрге)

Балык Бистәсе районы – 4 баш (2 олы, 2- бер яшькә кадәрге)

Чистай районы – 2 баш (1 олы, 1 - бер яшькә кадәрге)

 

Поши:

 Әгерҗе районы – 7 баш (5 олы, 2 -бер яшькә кадәрге)

Азнакай районы – 5 баш (4 олы, 1-яшькә кадәр)

Аксубай районы-1 баш (бер яшькә кадәрге)

Алексеевск районы-1 баш (бер яшькә кадәрге)

Әлки районы – 5 баш (4 олы, 1 -яшькә кадәр)

Әлмәт районы – 5 баш (4 олы , 1- яшькә кадәр)

Баулы районында-7 баш (5 олы, 2- яшькә кадәр)

Лениногорск районы – 4 баш (3 олы, 1- яшькә кадәр)

Мамадыш районы – 5 баш (4 олы, 1- яшькә кадәр))

Менделеевск районы – 1 баш (бер яшькә кадәрге)

Түбән Кама районы – 2 баш (1 олы, 1- бер яшькә кадәрге)

Нурлат районы – 7 баш (5 олы, 2- бер яшькә кадәрге)

Балык Бистәсе районы – 4 баш (3 олы, 1 -яшькә кадәр)

Ютазы районы – 2 баш (1 олы, 1- яшькә кадәр)

 

Кыр кәҗәсе:

 Азнакай районы – 2 баш (1 олы, 1- яшькә кадәр)

Аксубай районы-1 баш (яшькә кадәр)

Алексеевск районы – 2 баш (1 олы, 1-яшькә кадәр)

Әлки районы – 5 баш (3 олы, 2- яшькә кадәр)

Әлмәт районы – 3 баш (2 олы, 1- яшькә кадәр)

Баулы районында-5 баш (3 олы, 2 -яшькә кадәр)

Бөгелмә районы – 5 баш (3 олы , 2 -яшькә кадәр)

Лениногорск районы – 4 баш (2 олы , 2- яшькә кадәр)

Яңа Чишмә районы-2 баш (1 олы, 1- яшькә кадәр)

Нурлат районы – 4 баш (2 олы, 2- яшькә кадәр)

Спас районы-2 баш (1 олы, 1- яшькә кадәр)

Ютазы районы – 3 баш (2 олы, 1- яшькә кадәр)

 

“Җирәбә салу 2021” барлык документлары белән, шул исәптән гариза формасы һәм гариза тутыру үрнәге белән ,«Документлар» - «Җирәбә салу 2021» өстәмә битендә яки https://ojm.tatarstan.ru/zherebyovka-2020.htm  сылтама буенча күчеп танышырга мөмкин .


10
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елда Дәүләт комитеты «Парклар маршы-2021» халыкара акциясе кысаларында түбәндәге конкурслар үткәрде:

- «Тыюлыклы табигать дөньясы»балалар сәнгать иҗаты конкурсы. Темасы - «Сулы-сазлы җирләр тормышы». Конкурста катнашучыларның бурычы-үз эшләрендә елгаларның, инешләрнең, күлләрнең, буаларның, сазлыкларның һәм башка сулы-сазлы җирләрнең матурлыгын, шулай ук су тирәлегендә һәм елгалар, күлләр ярларында яшәүче хайваннарның һәм үсемлекләрнең  гәҗәеп төрлелеген сурәтләү.

- «Без дөньяны чистартабыз» экологик десантлар конкурсы:

• аеруча саклана торган табигый территорияләр, парклар һәм аллеялар, су объектларының яр буе линияләре, шулай ук башка табигый территорияләрне җыештыру;

• үсемлекләр һәм агачлар утырту;

• ясалма оялар ясау һәм урнаштыру;

• аеруча саклана торган табигый территорияләрне төзекләндерү һ. б.

- «Сулы-сазлы җирләрнең гаҗәеп дөньясы» экологик әкиятләрнең иҗади конкурсы. Сулы-сазлы җирләр һәм аларның яшәүчеләре турында әкият жанрындагы эшләр.

Җиңүчеләр исемлеге белән сылтама буенча танышырга мөмкин: https://ojm.tatarstan.ru/ekologicheskoe-prosveshchenie.htm

Дәүләт комитеты «Парклар маршы – 2021» акциясенә ярдәм иткән барлык катнашучыларга, аларның педагогларына, шулай ук Казан шәһәренең «Шәһәр балалар экология-биология үзәге» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе, «Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге» өстәмә белем бирү дәүләт бюджет учреждениесе, Вахитов районының 13 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе «муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе, Казан зооботаника бакчасы «Муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе вәкилләреннән торган Конкурс комиссиясе әгъзаларына зур рәхмәт белдерә!

«Парклар маршы» акциясе һәр кешегә үзе өчен, милли табигый байлыкның уникаль өлеше буларак, аеруча саклаулы табигый территорияләрне ачарга һәм үз гамәлләре белән аларның үсешенә өлеш кертергә мөмкинлек бирә.


4
июнь, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков коллегаларын, табигатьне һәм планетаның язмышына битараф булмаган барлык кешене котлады:
«Бу көнне без гадәттәгечә әйләнә-тирә мохитне саклау эшенең әһәмиятен ассызыклыйбыз. Үзләренең бурычы әйләнә-тирә мохитне саклау һәм яхшырту дип санаучы кешеләрнең саны елдан-ел арта бара һәм бу безне сөендерә.
Безнең төп бурычларыбызның берсе-бүген икътисад үсеше һәм әйләнә-тирәлеккә сак караш арасындагы балансны саклау. Кыргый табигатьне, табигать һәйкәлләре, аеруча саклана торган табигый территорияләр территорияләрендә биологик төрлелекне саклау – бик мөһим һәм игелекле эш. Һәм бу мөһим эшнең әһәмиятен аңлаучы кешеләрнең күп булуы куандыра. 
Безнең эштә үсеп килүче буынны тәрбияләүгә аерым роль бирелә. Табигатькә сак караш турында дәресләр, лекцияләр  үткәрелә. Бу практиканы без киләчәктә дә дәвам итәчәкбез. 
Бу бәйрәм көнендә мин әйләнә-тирә мохитне саклауны үз бурычы итеп  санаучыларга рәхмәт белдерәм. Безнең эштә гадәттән тыш хәлләр мөмкин кадәр азрак булсын, ә көндәлек хезмәт сизелерлек нәтиҗә китерсен. Барыгызга да нык сәламәтлек, иминлек һәм табигатьне саклау эшендә уңышлар телим!»

2021 елның 4 июненнән Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хокукый эш буенча әйдәп баручы киңәшче вазыйфасына кадрлар резервына кертүгә конкурс игълан итә (әйдәүче төркем, «белгечләр» категориясе). 
Вакантлы вазыйфалар турында тулырак мәгълүмат «Идарә кадрларының федераль порталы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында урнаштырылган http://gossluzhba.gov.ru/
Конкурста  катнашу өчен кирәкле документлары теркәлгән гаризаны, аны кабул итү турында игълан урнаштырылганнан соң 21 көн дәвамында (2021 елның 24 июненә кадәр),конкурс комиссиясенең сәркатибе түбәндәге адрес буенча кабул итә: Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин ур., 29 йорт, каб. 203, тел. (843) 211-73-81, 211-66-94.
Конкурс комиссиясенең утырышы (якынча) 2021 елның 6 июлендә булачак.
Уздырыла торган конкурс турында тулырак мәгълүмат безнең сайтта «Кадрлар сәясәте» бүлегендә урнаштырылган https://ojm.tatarstan.ru/kadrovaya-politika-test.htm.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International