2015 елның 5 гыйнвар көнендәТатарстан Республикасының Куйбышев аучылар һәм балыкчылар аучылык хуҗалыгы территориясендә ДБО “Хайваннарны саклау өлкәсендә яңа технологияләр кертү үзәге” белгече һәм урманчы белән хокуксыз аулау очрагы ачыкланды. Бу канунсызлык Кызыл Бистә авылы янында Спасс районы яшәүчесе белән эшләнде. Вакыйга урынына Татарстан Республикасының Спасс районы буенча Эчке эшләр министрлыгының өлгер-тикшеренү төркеме чакырылды. Кар машинасын караган вакытта, аның эченнән, ату коралы белән яраланган, төлке табылды.
Хәзерге вакытта бу очрак буенча процессуаль карар кабул итү өчен тикшерү уздырыла.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе коллективы исеменнән һәм шәхси үземнән Сезне иң сихри бәйрәм – Яңа ел бәйрәме белән котлыйм! Сезгә аны күтәренке рух һәм өмет белән каршы алырга телим. 2015 ел Сезнең гомерегезгә бәхетле булып керсен, иҗади уйлар һәм җимергеч җинүләр алып килсен, материаль һәм рухи иминлекне ныгытсын, иң изге теләкләрегезне тормышка ашырсын.
Бәхет һәм шатлык! Саулык- сәламәтлек һәм эштә уңышлар! Бик яхшы яңа ел кәефе һәм күңелле бәйрәм!
Бу елның 6-13 декабрь көннәрендә Абу Даби (ОАЭ) эмиратында Дөньякүләм лачын авы фестивале узды. Анда 80 илдән 800дән артык лачынчы катнашты.
Бу фестивальдә россия делегациясе катнашында ДБО «ЦВИТОС ЖМ» алдыңгы хезмәткәре, биология фәннәре докторы И.Р. Еналеев катнашты.
Фестиваль чикләрендә, Кешелекнең материаль булмаган мәдәни- тарихи мирасы буларак, лачыннар авын торгызу сораулары буенча, гыйльми – практик конференция узды. Шулай ук аның барышында ертыч кошларның сирәк төрләрен саклау буенча актуаль сораулар күтәрелде.
Фестивальнең кульминациясендә” Милләтләр чыгышы” ( фотографиядә) булды. Анда һәрбер катнашучы ил үзенең милли байрагы һәм ау кошы белән күзалланды. Лачынчылар милли костюмнарын киделәр. Чыгыш Аль Форсан (Абу Даби эмираты) фортында узды.
2014 елның 26 декабрендә Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә Иҗтимагый киңәшмәнең утырышы уздырылды. Көн тәртибенә Кышкы маршрут хисабын уздыру Методикасын һәм аңа үзгәрешләр кертү турында җәкъдимнәрне һәр яктан тикшерү куелды. Проект, кайбер өстәмәләр кертеп, иҗтимагый киңәшмә әгъзаларының күпчелек тавышлары белән кабул ителде. Шулай ук иҗтимагый киңәшмәнең эшен яхшырту буенча тәкъдимнәр кертелде.
Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә профилактика ясау һәм хокуксыз ау очракларын ачыклау максаты белән, 2014 елның 25 декабрь көнендә Идарә хезмәткәрләре ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының махсус авиаотряды белән берлектә территорияне очып чыктылар. Очып чыгу вакытында республиканың Лаеш, Балык Бистәсе, Мамадыш, Питрәч, Алексеевск һәм Чистай районнарының тыюлыклары һәм аларга якын яткан территорияләрне тикшерделәр.
2014 елның 25 декабрендә “Чисталык дәресе” исемле экологик- белем бирә торган чыгыш чикләрендә Татарстан Республикасы мәктәпләрендә экология дәресләре узды.
Чараның максаты - республикадагы үсеп килә торган буын арасында экологик белемнәрне тарату, табигый байлыкларга һәм тирә -якка карата җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү, экологик караш тәрбияләү, Татарстан Республикасында тоташ экологик белем бирү системасын үстерү һәм аңа ярдәм итү.
Бу чыгыш чикләрендә Идарә хезмәткәрләре белән Түбән Кама һәм Аксубай районнарында лекцияләр укылды.
2014 елның 19 декабрь көнендә якынча иртәнге сәгать 8.00 Актаныш муниципаль районында М-7 (1551 км) машина юлында «Renault» йөк машинасы һәм поши катнашында юл вакыйгасы булды. Хайван вакыйга урынында һәлак булды.
2014 елның 18 декабрендә Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре полиция хезмәткәрләре белән берлектә уздырган рейд чаралары барышында Әгерҗе районының Дәүләт тыюлыгы территориясендә Ижевск шәһәренең яшәүчесен тоткарладылар. Ул, территориядә ауларга рөхсәт ителмәгән вакытта, җыелган мылтык белән, документсыз иде. Мылтык полиция хезмәткәрләре белән тартып алынды, гражданинга карата административ материаллар җыелды.
Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын бирү һәм юк итү буенча “Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр” порталының электрон төре эксплуатациягә кертелде. Өч көн эчендә, аучылык билетын алу өчен, гражданнар белән 15 электрон гариза бирелде.
Исегезгә төшереп китәбез, гаризаны электрон вариантта “Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр” (https://uslugi.tatar.ru) порталында бирергә мөмкин. Аучылык билетын, бары тик Казан шәһәре, К. Тинчурин -29 адресы буенча гына алырга була.Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе карамагындагы ДБО « Хайваннарны саклау өлкәсендә яңалыклар кертү үзәге”нең кыргый хайваннар питомнигына 21.12.2014елны 50 баш санында чираттагы төркем алтай мараллары урнаштырылды.
Бөтен килгән хайваннар да сәламәт. Хәзерге вакытта ризыкларын ала башладылар.
Боланнарның бу төркеме Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең региондагы фаунаны баету буенча программасына этәргеч булып торачак.
Марал – затлы боланның бер төре. Бу төр фауна Татарстан Республикасы территориясеннән 150 ел элек югалды. Хәзерге шартларда боланны республика территориясенә кайтару эшендә марал иң перспективалы булып санала.
Ул ризыкка нәзбрек түгел, эстетик яктан сөйкемле( боланнар арасында иң зуры), урман-далаларда яши ала ( аучылар өчен экономик яктан мөһим төрләр булмаган, Татарстан Республикасының ландшафты).
Кыргый хайваннар питомнигында бу төрне үрчетү буенча инде тәҗрибә бар: 8 кечкенә марал үстерделәр. Яңа төркем мараллар, боланнарны табигатькә чыгару вакытын һәм регионнардагы кечкенә питомникларны булдыруны якынайтачак.