ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2014 ел
җомга

Хөрмәтле аучылар, 9.01.2014 елдан № 4 “Җитештерү аучылык инспекторы кандидатына куелган таләпләрне  белүне тикшерү Тәртибен раслау турында” РФ Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Боерыгы белән килешеп, җитештерү аучылык инспекторына кандидатлар исемлеген формалаштыра. Белемнәрне тикшерү  25.12.2015 елда Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе бинасында узачак. Кандидатлар исемлеге Идарә сайтында “ Дәүләт тикшерүе ( күзәтүе)  бүлегендә “ Җитештерү аучылык тикшерүе” өстәмә битендә куелган.

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Россия  Федерациясең Салымнар Кодексында 333.33 маддәсенең 1 пунктындагы 96 һәм 98 кече пунктларына үзгәрешләр кертелде.

Өстә күрсәтелгән үзгәрешләр белән туры килеп, хайваннар дөньясы объетларын табуга рөхсәтнамә бирү өчен дәүләт җыемы 650 сум тәшкил итәчәк, рөхсәтнамәнең дупликаты – 350 сум. Бу үзгәрешләр  2015 елның 1 гыйнварыннан көчкә керәләр.


18
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә:  25.12.2013 елдан №2516-р Россия Федерациясе  боерыгы белән расланган, дәүләт һәм муниципаль  хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү җайланмасының үсеш Концепциясе  белән тәңгәл килеп,  “ Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр” (https://uslugi.tatar.ru), порталы аша бердәм федераль  үрнәктәге  аучылык билетын бирү һәм юк итү буенча гражданнарга  дәүләт хезмәтен күрсәтүне электрон төргә күчерү буенча сервис эксплуатациягә кертелде.

Хәзерге вакытта сервис сынау режимында  эшли. Аучылык билетын Казан шәһәрендә генә Кәрим Тинчурин  29 адресы буенча алырга була. 


17
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2014 елның 31 декабрендә татарстан Республикасы территориясендә, ау этләрен кулланып, каурыйлы киек кошларга, ә шулай ук урман киек кошларына  ау чоры тәмамлана

 Моның белән бәйле рәвештә,  бу төр аучылыкка рөхсәтнамә алган барлык аучыларга да,  урнаштырылган тәртип белән туры китереп, ау чоры тәмамланганнан соң 20 көн эчендә,  “Табылган аучылык байлыклары һәм аларның саны турында мәгълүмат” таблицасын, рөхсәтнамә алган урынга  тутырып җибәрергә.

 Исегезгә төшереп китәбез, өстә күрсәтелгән мәгълүматларны тапшырмау өчен административ җаваплылык карала.


16
декабрь, 2014 ел
сишәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Татарстан Республикасы территориясендә кыргый тояклы хайваннарга ау чоры дәвам итә.

Кыргый тояклы хайваннарны аулау вакытын исегезгә төшерәбез:

Пошиларны ( бөтен яшьтәге төркемнәр  дә) һәм коралайларны - 2014 елның 31 декабренә кадәр;

пошиларны ( 1 яшькә кадәргеләр)- 2015 елның 15 гыйнварына кадәр;

кабаннарны -  2015 елның 28 февраленә кадәр.

1 гыйнвардан 28 февральгә кадәр кабаннарны аулаганда  куып кертү һәм  этләр ярдәмендә аулау тыелганны истә тотып, Идарә  кабаннарны тотуга бирелгән рхсәтнамәне  2015 елның 1 гыйнварына кадәр ябарга тәкъдим итә.


15
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе

14.12.2014 елда Әлки районының  һәркем керә торган аучылык җир-суларында, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе һәм полиция  хезмәткәрләре   белән берлектә уздырылган рейд чаралары барышында, ау кагыйдәләрен бозу өчен бер гражданин тоткарланды. Ул Әлки районының аучылык җир-суларына аучылык байлыкларын тотуга һәм корал йөртүгә рөхсәтнамәсез керде. Аның үзе белән 16 калибрлы, бер көпшәле ИЖ-18 ау мылтыгы  бар иде. Мылтык полиция  хезмәткәрләре белән тартып алынды, гражданинга  каршы  административ материал төзелде.


12
декабрь, 2014 ел
җомга

2014 елның 11 декабрь  көнендә Татарстан Республикасының Питрәч һәм Теләче муниципаль районнары территориясендә ҖЧҖ “Радуга”, ҖЧҖ “ Забава” аучылык җир-суларында, ТР Питрәч аучылык хуҗалыгында һәм “Мишә” Дәүләт табигый тыюлыгы территориясендә,  Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре белән, хайваннар дөньясы объектларын һәм биологик су  байлыкларын саклау өлкәсендә  таләпләрне бозуны ачыклау, кисәтү һәм туктату буенча рейд чаралары уздырылды.


11
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә:Россия Федерациясенең Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының  29.08.2014елдан  № 379 боерыгы белән, аучылык байлыкларын табу өчен рөхсәтнамәне бирү һәм рәсмиләштерү Тәртибе, андый рөхсәтнамәләрне алу өчен гаризалар бирү Тәртибе, һәм тояклы хайваннарны, аюларны, кыйммәтле мехлыларны, кошларны  табу өчен рөхсәтнамә бланкасының  формасы расланды.

Өстә күрсәтелгән боерык белән расланган, аучылык байлыкларын табу өчен рөхсәтнамәне бирү һәм рәсмиләштерү Тәртибе, ә шулай ук андый рөхсәтнамәләрне алу өчен гаризалар бирү Тәртибе  2015 елның 17 июненнән көчкә керә. Шулай ук бу боерык белән рөхсәтнамәнең яңа формалары расланды. 2015 елның 17 июненә кадәр бирелгән рөхсәтнамәләр, анда күрсәтелгән, ауны булдыру вакыты беткәнчегә кадәр кулланылачаклар.

Россия Федерациясенең Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының 23.04.2010 елдан  № 121  Аучылык байлыкларын табу өчен рөхсәтнамәне бирү тәртибен раслау һәм аучылык байлыкларын табу өчен рөхсәтнамә бланкасының формасы турында”гы боерыгы 2015 елның 17 июненнән гамәлдән чыккан дип санала.

Россия Федерациясенең Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының  29.08.2014елдан  № 379 "Аучылык байлыкларын табу өчен рөхсәтнамәне бирү һәм рәсмиләштерү Тәртибе, андый рөхсәтнамәләрне алу өчен гаризалар бирү Тәртибе, һәм тояклы хайваннарны, аюларны, кыйммәтле мехлыларны, кошларны  табу өчен рөхсәтнамә бланкасының  формасын раслау турында”гы боерыгы  Идарә сайтында “ Аучылык байлыкларының торышы” – “Аучылык байлыкларын табу” бүлегендә урнаштырылды.


10
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: хайваннар дөньясы  объектларын рациональ куллану максаты белән, тирә-якка йогынты ясауны  бәяләү чикләрендә , Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе белән ( заказ бирүче) , Татарстан Республикасы территориясендә 2015-2016 еллардагы ау чорында аучылык байлыкларын табуның күләмен нигезләү материаллары  әзерләнә.

 Гражданнар, юридик затлар һәм иҗтимагый оешмалар тәкъдимнәрен һәм искәрмәләрен  Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенә язма рәвештә , 420021, Казан, Кәрима Тинчурин урамы – 29 адресы буенча юнәлтә ала.

 Ул материаллар белән Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең  рәсми сайтында http://ojm.tatar.ru таныша аласыз.


9
декабрь, 2014 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе Президенты бурычы белән тәңгәл килеп, 12.12.2014 елда, Россия Федерациясе Конституциясе Көнендә, бөтен Россия буенча гражданнарны кабул итү көне  үткәреләчәк. Гражданнарны  кабул итү,  сәгать 12.00 алып 20.00 кадәр, Россия Федерациясе Президентының Мәскәү шәһәрендәге Кабул итү бүлмәсендә, Россия Федерациясе Президентының федераль төбәкләрендәге һәм Россия Федерациясе  субъектларының административ  үзәкләрендәге кабул итү бүлмәләрендә,    башкарма хакимиятнең федераль  әгъзаларында  һәм туры килүче  территориаль әгъзаларда,  Россия Федерациясе  субъектларының  дәүләт  хакимиятенең башкарма әгъзаларында( алга таба - дәүләт әгъзалары) һәм җирле үзидарә    әгъзаларында  алып барылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International