Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хәбәр итә: 23.01.2015 елны Биектау районының һәркем керә торган аучылык җир-суларына карата аучылык хуҗалыгы килешүе төзү хокукына түбәндәге чикләрдә аукцион уздырылды.
төньяк: Алат авылыннан алып машина юлы буенча көнчыгышка Зур Бәрәзкә авылы ягына таба, аның Әтнә һәм Биектау муниципаль районнарының чиктәш чиге белән кисешүенә кадәр, аннары шул чик буйлап көньяк-көнчыгыш якка 56°11'42" N, 49°14'24" E; 56°11'28" N, 49°14'37" E; 56°11'30" N, 49°14'54" E; 56°11'21" N, 49°14'56" E; 56°10'29" N, 49°15'26" E; 56°10'29" N, 49°15'48" E; 56°09'54" N, 49°16'39" E; 56°10'20" N, 49°17'00" E; 56°10'42" N, 49°18'16" E; 56°10'29" N, 49°18'53" E; 56°10'52" N, 49°19'26" E; 56°10'53" N, 49°20'21" E; 56°10'38" N, 49°20'50" E; 56°11'07" N, 49°21'08" E; 56°11'21" N, 49°22'25" E координат нокталары аша 56°11'03" N, 49°24'26" E координат ноктасына кадәр;
көнчыгыш: Әтнә һәм Биектау муниципаль районнарының чиктәш чигендә яткан 56°11'03" N, 49°24'26" E координат ноктасыннан алып, шул чик буйлап 56°10'35" N, 49°24'27" E; 56°10'27" N, 49°24'17" E; 56°10'24" N, 49°24'00" E; 56°09'52" N, 49°23'52" E; 56°09'43" N, 49°23'49" E; 56°09'35" N, 49°23'53" E; 56°09'29" N, 49°24'12" E; 56°09'19" N, 49°24'11" E; 56°08'42" N, 49°24'50" E; 56°07'52" N, 49°24'55" E; 56°07'19" N, 49°25'34" E; 56°07'04" N, 49°26'16" E; 56°06'42" N, 49°25'11" E координат нокталары аша көньякка таба, 56°05'46" N, 49°26'03" E координат ноктасына кадәр;
көньяк: Әтнә һәм Биектау муниципаль районнарының чиктәш чигендә яткан 56°05'46" N, 49°26'03" E координат ноктасыннан алып, 56°05'34" N, 49°25'54" E; 56°05'18" N, 49°25'40" E; 56°05'04" N, 49°25'28" E; 56°05'00" N, 49°25'24" E координат нокталары аша көньяк-көнбатыш якка таба Туктамыш авылына кадәр, аннары басу юлы буйлап 56°04'47" N, 49°25'05" E; 56°04'35" N, 49°25'01" E; 56°04'29" N, 49°24'58" E; 56°04'18" N, 49°24'01" E; 56°04'06" N, 49°23'27" E; 56°03'57" N, 49°22'44" E; 56°03'50" N, 49°22'01" E; 56°03'39" N, 49°21'40" E; 56°03'33" N, 49°21'25" E; 56°03'31" N, 49°21'05" E; 56°03'21" N, 49°20'27" E; 56°03'08" N, 49°20'06" E координат нокталары аша Инсә авылына кадәр;
көнбатыш: Инсә авылыннан алып машина юлы буйлап, Мамонино-Бирәзкә машина юлына кадәр (координат ноктасы 56°03'36" N, 49°15'34" E), аннары туры сызык буенча 56°03'38" N, 49°15'25" E координат ноктасы аша Сула елгасына кадәр (координат ноктасы 56°03'38" N, 49°15'18" E) һәм аннары Сула елгасы буйлап төньякка таба, аңа Касымов елгасы кушылганга кадәр һәм аннары Касымов елгасы агымына каршы Дубъяз авылына кадәр (координат ноктасы 56°07'33" N, 49°12'02" E)- Дубъяз авылыннан Алат авылына алып бара торган машина юлы һәм аннары шул машина юлы буенча Урта Алат авылы аша Алат авылына кадәр.
Аучылык җир-суларының мәйданы – 16 400 га, алардан урман җирләре – 540 га, басу җирләре – 15 410 га, су-сазлык – 60 га, калган җирләр – 390 га.
Аукцион нәтиҗәләре буенча җиңүче булып Региональ иҗтимагый оешма «Татарстан Республикасында табигатьне саклау - «Шушма» танылды.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2015 елның 15 гыйнварыннан Татарстан Республикасы территориясендә аучылык байлыкларына кышкы хисаплау башланды. Ул 2015 елның 15 мартына кадәр дәвам итәчәк. Хисаплау расланган методикалар белән туры китерелеп алып барыла. Хайваннарның карда калдырылган эзләре буенча, ә шулай ук хисаплау эшләрен алып барганда очраткан хайваннарны санау юлы белән, Татарстан Республикасы территориясендә гомуми һәм аерым аучылык хуҗалыкларында киләсе хайваннарның саны билгеләнәчәк: поши,кабан, ак куян, соры куян, төлке,сусар, чүл төлкесе, селәүсән,бүре,көзән, ас, тиен, көртлек, суер, боҗыр, соры урман тавыгы.
Хисаплау нәтиҗәләре буенча, лимит кертелгән төрләргә, Идарә белән тоту лимитларын һәм квоталарын билгеләү буенча әсбаплар әзерләнәчәк, ә шулай ук аерым аучылык җир-суларында, аерым төр хайваннарны аулауга чикләүләр кертергә кирәклеге турында карарлар кабул ителәчәк.
2015 елның 12 гыйнварыннан алып 19 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хезмәткәрләре белән 19 хокук бозу туктатылды һәм 8 ятьмә тартып алынды.
Шулай, 17 гыйнвар көнне Затон поселогы торучысы “ Кама Тамагы” аучылык хуҗалыгы территориясендә ,рөхсәтнамә буенча соры куянны тотты, ләкин рөхсәтнамәнең артында аучылык байлыкларын тоту турында билге ясамады һәм шуның белән административ хокукны бозды.
Берничә көн элек, республиканың Мөслим районы торучысы, һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир – суларында, аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамәсез аулады.
Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хәбәр итә: 20.01.2015 елны Балык Бистәсе районының һәркем керә торган аучылык җир-суларына карата аучылык хуҗалыгы килешүе төзү хокукына түбәндәге чикләрдә аукцион уздырылды.
төньяк: Биектаудан алып Пимарка елгасы буйлап көнчыгышка таба 55°36'44" N, 50°44'44" E координат ноктасына кадәр, аннары туры сызык буенча ГКУ “ Кама урманчылыгы”ның 4 кв. көнбатыш читенә кадәр ( координат ноктасы 55°36'43" N, 50°44'59" E);
көнчыгыш: ГКУ “ Кама урманчылыгы”ның 4 кв. көнбатыш читеннән ( координат ноктасы 55°36'43" N, 50°44'59" E) урман кварталлары кырые буенча көньякка таба Кама яны урман хуҗалыгының ГКУ “ Кама урманчылыгы”ның 62 нче кварталына кадәр, аннары Суша елгасы буенча, аның тамагына кадәр көньякка таба, аннары Куйбышев сусаклагычы сулыгы буенча 55°28'09" N, 50°28'40" E; 55°26'58" N, 50°29'56" E координат нокталарын кертеп, 55°25'32" N, 50°30'07" E координат ноктасына кадәр көньякка таба;
көньяк: 55°25'32" N, 50°30'07" E координат ноктасыннан, көнбатышка таба балык Бистәсе һәм Чистай муниципальных районнарының чиктәш чиге буенча, 55°25'38" N, 50°28'54" E; 55°24'57" N, 50°27'49" E; 55°23'48" N, 50°27'43" E; 55°23'36" N, 50°27'06" E; 55°24'08" N, 50°24'06" E; 55°24'29" N, 50°23'19" E координат нокталары аша, 55°24'45" N, 50°21'12" E координат ноктасына кадәр
көнбатыш: 55°24'45" N, 50°21'12" E координат ноктасыннан алып, Куйбышев сусаклагычының сулыгы буенча яр сызыгына кадәр төньякка таба (координат ноктасы 55°26'06" N, 50°20'58" E), аннары, 55°26'23" N, 50°20'51" E координат ноктасы аша, туры сызык буенча, Гремячка авылына кадәр төньякка таба (координат ноктасы 55°26'33" N, 50°20'46" E), аннары, 55°27'22" N, 50°22'00" E; 55°27'55" N, 50°23'23" E координат нокталары аша, Николаевка авылына кадәр (координат ноктасы 55°28'29" N, 50°24'29" E), аннары Урахча авылы аша машина юлы буйлап Мельничный Починок авылына кадәр, аннары Суша елгасы буенча Кугарчино авылына кадәр, аннары Зәңгәр Күл авылы аша аша машина юлы буйлап, аннары көнчыгышка таба Чаллы -Баш, Околоток-Янгасала авыллары аша машина юлы буйлап Шумбут авылына кадәр һәм аннары төньякка таба Шумбут елгасы буйлап Биектауга кадәр.
Аучылык җир-суларының мәйданы – 12 600 га, алардан урман җирләре – 375 га, басы җирләре – 7 930 га, су-сазлык – 4 260 га, калган җирләр – 35 га.
Аукцион нәтиҗәләре буенча җиңүче булып ООО КФХ «Дикая Ферма» танылды.
Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хезмәткәрләре ДБО “ Хайваннар дөньясы объектларын саклау өлкәсендә яңа технологияләр кертү үзәге” белән берлектә хайваннар дөньясы объектларының яки биологик су байлыкларының яшәү тирәлекләрен яки күчү юлларын саклау кагыйдәләрен бозуны туктату буенча планлы рәвештә эшне алып баруларын дәвам итәләр. Тикшерү чаралары нәтиҗәсендә гыйнварның беренче ункөнлегендә 56 иясез ятьмә тартып алынды, Мамадыш районында - 32 ятьмә, Яшел Үзән районында – 17,Чистай районында – 7.
Шулай итеп, 4.01.2015 елны Чистай шәһәренең вакытлыча эшсез яшәүчесе, Чистай районының һәркем керә торган аучылык җир-сулары территориясендә, Иске Кама елгасында, су ермагын киртәләп, капрон җеп урнаштырды. Гражданин 24.04.95елдан Федераль Канунның № 52-ФЗ “ Хайваннар дөньясы турында”гы 22 маддәсен бозу өчен, 10.01.2002 елдан № 7-ФЗ” Тирә-якны саклау турында”гы 11 маддәнең 3 пунктын бозу өчен административ җаваплылыкка тарттырылды.
2015 елның 17 гыйнвардан № УП-26 Татарстан Республикасы Президенты Боерыгы белән, Федор Сергеевич Батков Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм алардан файдалану идарәсенең башлыгы итеп билгеләнде.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013.25.12. № 2516-р боерыгы белән расланган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү җайланмасы үсешенең Концепциясе белән тәңгәл килеп, ”Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр” (https://uslugi.tatar.ru) порталы аша Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын бирү һәм гамәлдән чыгару буенча гражданнарга дәүләт хезмәтен күрсәтү сервисы эксплуатациягә кертелде. Хәзерге вакытта сервис тест режимында эшли. Аучылык билетларын Казанда Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт адресы буенча гына алырга була.
2015 елның 1 гыйнвар көненнән, хайваннар дөньясы объектларын табуга рөхсәтнамә бирү өчен дәүләт җыемын түләү өлешендә Россия Федерациясенең Салымнар Кодексы белән билгеләнгән үзгәрешләр гамәлгә керү турында, Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе исегезгә төшереп китә
Гамәлгә кергән үзгәрешләр белән тәңгәл килеп, хайваннар дөньясы объектларын табуга рөхсәтнамә алу өчен 650 сум түләргә кирәк булачак.
2015 елның 1 гыйнварыннан алып 12 гыйнварына кадәр уздырылган тикшерү чаралары барышында, Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм алардан файдалану идарәсе хезмәткәрләре полиция хезмәткәрләре һәм штаттан тыш инспекторлар белән берлектә, хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм куллану өлкәсендә 22 хокук бозуны тыйдылар.
Шулай, 4 гыйнвар көнне ДБО “Саба укыту-тикшеренү лесхозы” аучылык хуҗалыгы территориясендә «Polaris» кар машинасында барган һәм үзе белән тышлыгыннан чыгарылган һәм корылган мылтыгы булган гражданинны туктаттылар. Бу гражданин, Россиянең Табигать министрлыгының 16.11.2010 елдан № 512 боерыгы белән расланган “Ау кагыйдәләре”нең 53.1. пунктын бозган өчен, административ җаваплылыкка тарттырылды.Аучылык байлыкларын саклау чикләрендә Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм алардан файдалану идарәсе белән 2014 елда, кыргый хайваннарның һәм кабаннарның тәртипкә салу өлкәсендә, аучылык байлыкларын авырулардан саклау буенча эш алып барылды. Нәтиҗәдә 2256 төлке һәм 45 кабан атылды. Аучылык байлыкларының санын күтәрү һәм саклау максаты белән, аларны үрчетү буенча чаралар уздырылды. Һәркем керә торган аучылык җир-суларында 230 поши өчен, 1300 куян өчен катыр туфрак оештырылды, кабаннар өчен 86 җимлек, кыр кәҗәләре өчен 102 җимлек, куяннар өчен 290 җимлек, көртлекләр өчен 210 җимлек, 270 комлы туфрак, 130 ясалма оя ясалды. Идарә хезмәткәрләре белән 18 тонна орлык, 180 тонна орлык чүпләре,1600 себерке, 30 тонна печән әзерләнде.
Аучылык байлыкларын саклау зоналарын оештыру максатыннан чыгып, Идарә белән республика территориясендә аучылык байлыкларын саклау зоналарын оештыру буенча Татарстан Республикасы президенты Боерыгы проекты әзерләнде.
Аучылык байлыкларын рациональ куллану максаты белән, Идарә, аучылык байлыкларын тоту лимитларын раслау буенча, материаллар әзерләде, һәм алар нигезендә лимитлар Татарстан Республикасы президенты боерыгы белән расландылар.
Тикшерү чаралары нәтиҗәсендә, аучылык җир-суларында, Идарә хезмәткәрләре белән, ау кануннарын бозуның 596 очрагы ачыкланды. Шул санда:
- Ау кагыйдәләрен бозу -499;
- хайваннар дөньясы объектлары һәм биологик су байлыклары белән рөхсәтсез куллану -4;
-хайваннар дөньясы объектларының яшәү тирәлеген саклау кагыйдәләрен яки күчү юлларын бозу-54;
- административ штрафны вакытында түләмәү-9;
- дәүләт әгъзасына мәгълүматларны бирмәү яки вакытында бирмәү, ә шулай ук мәгълүматларны тулы күләмдә яки дөрес бирмәү-1;
- дәүләт тикшерүен уздыра торган, урындагы вәкаләтле затның, канун бозуны бетерү турындагы боерыгын вакытында үтәмәү -29.
Чыгарылган карарлар буенча 934,6 мең сумга штраф салынды.
Хисап чорында юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә карата 36 тикшерү уздырылды. Алардан расланган еллык план буенча 15 тикшерү уздырылды. Аларның нәтиҗәсендә административ канун бозу турында 46 беркетмә төзелде һәм ачыкланган бозуларны бетерү буенча 97 боерык бирелде. Дәүләт тикшерүен уздыра торган, урындагы вәкаләтле затның, канун бозуны бетерү турындагы боерыгын вакытында үтәмәү өчен 29 беркетмә төзелде.
Идарә ихтыяҗлары өчен республика районнарында куллануга 14 УАЗ машинасы, 14 Ямаха Викинг кар машинасы, 2 КС-701 катер алып җибәрелде.
Беркетелгән аучылык җир-суларында җитештерү аучылык тикшерүе системасын кертү буенча эш оештырылды. Эшчеләргә куела торган таләпләрне һәм белемнәрне тикшерү нәтиҗәләре буенча, эшкә 67 җитештерү аучылык инспекторы кертелде.
2014 елда Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе белән 3 аучылык хуҗалыгы килешүе төзелде. Бөтен килешүләр дә аукцион аша төзелделәр.