20 ноябрь көнендә Яңа Шешмә урта мәктәбендә, балаларга хокукый яктан булышу Көненә багышланган чара узды. Балаларга хокукый яктан булышу көне, ике ел рәттән, ТР Юстиция министрлыгы башлавы буенча уздырыла. Балаларны, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең хайваннар дөньясы объектларын куллануны күзәтү бүлегенең алдыңгы киңәшчесе Фугин В.В., Яңа Шешмә районы прокурорының ярдәмчесе Галимов Р.М., ТР адвокатлар коллегиясенең Яңа Шешмә филиалы мөдире Хайрутдинов Ф.Р., ТР адвокатлар коллегиясенең Яңа Шешмә филиалының адвокаты Иванов Ф.В., район мәгариф бүлеге методисты Завалишина Е.В., опека һәм тәрбиячелек бүлегенең башлыгы Юдинцева О.А. кабул иттеләр. Очрашуга күбрәк 9-10 сыйныф укучылары килде. Балаларны һәм яшүсмерләрне нинди сораулар борчыганын белгечләр аралашу вакытында гына белделәр. Нигездә бу сораулар югары уку йортларына керү, төрле дәрәҗәдәге гражданнарга тиешле льготалар, һәм яше җитмәгәннәргә җәй көне кайда эшләп алу мөмкинлегенә кагылды, шулай ук “ камендант сәгате” соравы да читтә калмады. Прокуратура, мәгариф идарәсе, опека һәм тәрбиячелек хезмәткәрләре һәм адвокатлар барлык сорауларга да җавап бирделәр.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2014 елның 15 ноябрь көнендә су йөзүче,сазлык – болын һәм кыр киек кошларына ау чоры тәмамланды.
Куелган таләпләрне истә тотып, өстә күрсәтелгән аучылык байлыкларына рөхсәтнамә алган, барлык аучыларга, тоту турында мәгълүматларны тутырырга (рөхсәтнамәнең тискәре ягында урнашкан) һәм 2014 елның 5 декабренә кадәр, аларны рөхсәтнамә алган җиргә юнәлтергә кирәк.
Исегезгә төшереп китәбез, мәгълүматларны тапшырмау өчен, административ җаваплылык каралган.
2014 елның 29 һәм 30 октябрь көннәрендә, Ростов-на-Дону шәһәрендә, аучылык байлыкларын саклау өлкәсендә Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте әгъзалары вәкилләре өчен оештырылган Бөтенроссия киңәшмәсе һәм анда каралган 2015 елда аучылык байлыкларының кышкы маршрут хисабын оештыру сораулары, ә шулай ук ФДБО «Центрохотконтроль» боерыгы белән расланган, тояклыларның, кыйммәтле мехлыларның һәм кошларның санын кышкы маршрут хисабы алымы белән билгеләү методикалары, һәм тояклы хайваннарның һәм ак куянның санын күпкөнле оклад алымы белән билгеләү методикасы безнең сайтта “ Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат” бүлегендә “Аучылык хайваннарын кышкы маршрут хисабы алымы белән санау ” өстәмә битендә урнаштырылуы турында, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә.
Сезгә бирелгән территорияләрдә, аучылык байлыкларын хисаплау буенча әсбапларны 2014 елның 1 декабренә кадәр тапшырырга кирәклеге турында исегезгә төшереп китәбез. Атап әйткәндә:
Су күсесенең санын хисаплау ( 20 нче форма)
Бурсыкны ояларында хисаплау ( 22 нче форма)
Янутка охшаган этне ояларында хисаплау ( 23 нче форма)
Кондызның санын хисаплау ( 24 нче форма)
Каманың оя санын хисаплау ( 25 нче форма)
Барлык хисапларны да, саклау, федераль дәүләт тикшерүе бүлекләренең район ( районара) башлыкларында расларга кирәк.
14.11.2014
2014 елның 13 ноябрь көнендә Ульяновск шәһәрендә Идел-Каспий балык хуҗалыгы бассейнының Урта Идел һәм Кама-Урал берләшкән гыйльми- сәнәгый киңәшмәләр утырышы узды.
Анда Татарстан Республикасыннан ДБО “ Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә яңа технологияләр кертү үзәге”директоры Шарафутдинов Рамиль Гомәр улы һәм хайваннар дөньясы объектларын файдалануны лицензияләү, исәпкә алу, тәртипкә, рәткә салу, кадастр бүлегенең алдынгы киңәшчесе Павлов Юрий Ирекович катнаштылар.
Утырышта, Россия Федерациясе субъектлары киселешендә, 2015 елда биологик су ресурсларын гомуми тоту күләме, балыкчылыкны оештыруның гомуми сораулары, шул санда балыкны траллап тоту, ә шулай ук мәгълүматны Дәүләт балык хуҗалыгы реестрына урнаштыру сораулары, аны актуальләштерү һәм реестр мәгълүматларын куллану сораулары каралды.
Утырышның ахырында 2015 елга гыйльми - сәнәгый киңәшмәләрнең эш планы кабул ителде.

17.10.2014 елдан № 767 “ Кама- Икск дәүләт табигый аучылык тыюлыгын юк итү турында” һәм Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәртүләр кертү турында” гы ТР МК Карары.
Татарстан Республикасының аучылык тыюлыкларында хокукый кагыйдәләр унификацияләнде. Дәүләт табигый аучылык тыюлыклары региональ әһәмияттәге дәүләт табигый зоология ( аучылык) тыюлыклары рәвешендә билгеләнде. Андый тыюлыклар республиканың табигый-тыюлыклар фонды катнашмасына кертеләләр. Тыюлыкларның эшчәнлекләрен оештырганда, Идарәнең төп максатлары аучылык байлыкларының һәм аларның яшәү тирәлекләренең төрлелеген саклау һәм торгызу, ә шулай ук аучылык байлыкларының яшәвен һәм алардан куллануның тотрыклыгын булдыру.
Һәрбер тыюлыкны аерым саклау режимы регламентлаштырылды.
Барлык тыюлыкларның территориясендә, хайваннар дөньясы объектларының санына зыян китерә торган эшчәнлек тыела, шул ук санда юлдан башка җирдә транспорт чараларының йөрүе һәм торуы, туктаулар, туристлар өчен тукталышлар ясау, учаклар яндыру.
Кама- Икск дәүләт табигый аучылык тыюлыгы юк ителде. Туры килүче үзгәрешләр Татарстан Республикасының аерым саклана торган табигый территорияләрнең дәүләт реестрында икенче басмада чагылыш таптылар.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон төрдә күрсәтү җайланмасы механизмы үсеше Концепциясе белән тәңгәл килеп, 25.12.2013 елдан №2516-р Россия Федерациясе хөкүмәте боерыгы белән расланган, бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын бирү һәм гамәлдән чыгару буенча, гражданнарга дәүләт хезмәтен күрсәтүне, электрон төргә күчереп, “Татарстан Республикасының Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре” (https://uslugi.tatar.ru) сайты аша бирү планлаштырыла. Сервисны гамәлгә кертү якынча 2014 елның декабрь аенда көтелә.