Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2014 елның 29 һәм 30 октябрь көннәрендә, Ростов-на-Дону шәһәрендә, аучылык байлыкларын саклау өлкәсендә Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте әгъзалары вәкилләре өчен оештырылган Бөтенроссия киңәшмәсе узды. Анда 2015 елда аучылык байлыкларының санын хисапка алуны оештыру соравы каралды.
Киңәшмәдә, Дәүләт сәясәте һәм ауны тәртипкә салу һәм аучылык байлыкларын саклау өлкәсендә Департамент директоры Берсенев А.Е. белән, 2015 елда аучылык байлыкларының кышкы маршрут хисабын, 24.10.2014 елдан № 50 ФДБО «Центрохотконтроль» боерыгы белән расланган, Тояклыларның, кыйммәтле мехлыларның һәм кошларның хисабын кышкы маршрут хисабы методы буенча, Методик киңәшмәләр нигезендә үткәрергә тәкъдим итте.
Моның белән бәйле рәвештә Идарә республиканың муниципаль районнарына чыгып киңәшмәләр уздырырга планлаштыра.
Өстә күрсәтелгән методика белән тәңгәл килеп, аучылык байлыкларының санын хисаплау һәрбер аучылык җир-суы буенча аерым үткәреләчәк.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре өстәл теннисы буенча “Казан ракеткасы” исемле Бөтенроссия турнирында катнаштылар. Турнир 2014 елның 9 ноябрендә УСК “ Бокс һәм өстәл теннисы үзәге”ндә узды. Ярышларда Татарстан Республикасының министрлыклары һәм идарәләре актив катнаштылар. Финалга чыкккан Идарә хезмәткәрләре 26 команда арасыннан 12 урын алды.
Хөрмәтле аучылар, 9.01.2014 елдан №4 “ Җитештерү аучылык инспекторы кандидатына куела торган таләпләрне белүне тикшерү тәртибен раслау турында”гы РФ Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Боерыгы белән тәңгәл килеп, җитештерү аучылык инспекторы урынына кандидатлар исемлеген формалаштыру турында сезгә хәбәр итәбез.
Белемнәрне тикшерүнең 2 этабы 2014 елның 25 декабрендә Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе бинасында үтәчәк.
Документларны кабул итү һәм тапшыру тәртибе, өстәге боерыкның 15 һәм 16 пунктлары белән килешеп алып барыла.
Документларны кабул итү вакыты:
Сроки приема документов:
- 2014 елның 10 ноябреннән башлана;
-2014 елның 15 декабрендә тәмамлана.
Бөтен документлар Идарәгә хокукый затның яки шәхси эшмәкәрнең вәкиле белән, яки 420088, Казан, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча, салынган документларның исемлеге белән, почта аша тапшырыла ала.
Мәгълүматның яңаруын Идарә сайтында “ Дәүләт тикшерүе( күзәтүе) бүлегендә “ Җитештерү аучылык тикшерүе” өстәмә битендә күзәтегез.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәре, хайваннар дөньясы объектларын куллануны тикшерү бүлегенең башлыгы Мутахаров Р.М, аучылык байлыкларын саклау өлкәсендә Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте әгъзалары вәкилләре өчен оештырылган Бөтенроссия киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмә Ростов-на-Дону шәһәрендә узды. Анда киләсе актуаль сораулар каралды:
1. Аучылык байлыкларының санын исәпкә алу
2. Җитештерү аучылык тикшерүе.
3. Аучылык байлыкларының санын тәртипкә салу турында ( һәркем керә торган аучылык җир-суларында, аучылык хайваннарынның санын тәртипкә салу чараларын уздырганда, тиз арада аларны аерып алу мәсьәләсе)
4. Хайваннар дөньясын саклауда аучылык хуҗалыгының роле.
Киңәшмәдә катнашучылар түгәрәк өстәл артында уңай тәҗрибә белән алмаштылар.
2014 елның 4 ноябрь көнендә Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмеәткәрләре, Халыклар бердәмлеге Көненә багышланган “Без бердәм!” исемендәге митингта катнаштылар. Митинг “Казан” Милли мәдәният үзәге янында узды. Анда төрле милләттәге һәм диндәге, төрле иҗтимагый һәм сәяси карашлы, төрле иҗтимагый дәрәҗәдәге һәм урындагы дүрт меңнән артык граждан катнашты. Митингта катнашучыларны Татарстан Республикасы президенты Р.Н. Минниханов котлады.
2014 елның 26 октябрь көнендә Мамадыш районы буенча РФ Эчке Эшләр Министрлыгы бүлеге, алдан сөйләшү буенча бер төркем затлар белән, хокуксыз балык тоту очрагын ачыклады. Аның буенча җинаять эше ачылды. Бу очрак 2014 елның 27 октябрендә Идарә хезмәткәрләре полиция хезмәткәрләре белән бергә рейд ясаган вакытта ачыкланды. Хокук бозучылар белән 54 данә кызыл китапка кертелгән чөгә балыгы һәм башка төр балыклар тотылган иде. Табигатькә китерелгән зыян 25505 сумны тәшкил итте. Аларның эшләре Җинаять кодексының 256 маддәсенең 3 бүлеге буенча квалификацияләнде. Аның өчен 150000 алып 500000 сумга кадәр штраф, яки 2 елга кадәр мәҗбүри эш, яки 2 елга кадәр азатлылыкны чикләү кебек җәзалар каралган.
26 октябрь көнендә Иске Йомрылы авылыннан Альберт Габитов һәм Гөмәр Хабибуллин
үзләренең ишегалдында кышка куян ите әзерлиләр иде. Шу вакытта алар янына һавадан таш булып бөркет төште. Аның тәпиләрендә боҗра һәм каешлар бар иде. Кешеләрдән һәм этләрдән курыкмаган кошны хуҗалар куян ите белән сыйладылар да, аннары тәпиләрендәге каешларыннан тотып читлеккә ябып куйдылар. Бу вакыйга турында алар хайваннар дөньясы объектларын куллануны тикшерү бүлегенең район башлыгына М.А. Филинга хәбәр иттеләр. Ул үз чиратында тотылкан сирәк кош турында үзенең башлыкларына хәбәр бирде.
Бөркетнең тәпиләренә куелган боҗра буенча хуҗасы тиз табылды- стажы булган лачынчы Курмышкин Валерий. Бөркет Екатеринбург шәһәренең “Холзан” исемле ерткыч кошларны аклау Үзәгендә чыгарылган.
Икенче көннең кичендә кош артыннан, аның хуҗасы Валерий Курмышкин килде. Таныш сыбызгы тавышын ишетеп бөркет үзе хуҗасының кулына килеп утырды.
2014 елның 24 октябрь көнендә рейд чаралары барышында Мендеевск районы буенча районара бүлек башлыгы район оешмасының рәисе белән бергә, Псеево авылы янында, басуда ВАЗ 2109 машинасын туктаттылар. Аның эчендә , хокуксыз ау белән шөгыльләнүче, 3 граждан булды. Бу затларның үзләре белән корал йөртүгә рөхсәтнамәләре, аучылык билетлары, юлнамәләре, ә шулай ук паспортлары яки шәхесне раслый торган башка документлары юк иде. Аларны, Менделеевск районы буенча вәкаләтле, полиция бүлегенә алып килделәр. Коралны хокуксыз йөртү һәм саклау очрагы буенча тикшерү алып барыла. Җинаять эшен ачу буенча сорау хәл ителә.
2014 елның 15 ноябрь көнендә су йөзүче, сазлык-болын һәм кыр киек кошларына ау чоры тәмамлануы турында, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе исегезгә төшереп китә.
Сезгә, гамәлдәге канун белән тәңгәл килеп, аучылык байлыкларын табудан соң яки рөхсәтнамә гамәлдән чыкканнан соң 20 көн эчендә, “Табылган аучылык байлыклары һәм аларның саны турында мәгълүмат” таблицасын тутырып, рөхсәтнамә алган урынга җибәрергә.
Мәгълүматларны тапшырмаган очракта административ җаваплылык карала.
2014 елның 24 октябрь көнендә Түбән Кама шәһәрендә Балалар экология-биология үзәгендә ,Бөтендөнья хайваннарны яклау көне чикләрендә, хайваннарны яклауга багышланган чара узды. Чарада республиканың төрле мәктәпләреннән килгән укучылар, ә шулай ук
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең табигатьне саклау буенча инспекторы Иванов Э.П. катнаштылар.
Укучылар “Кызыл китап”, кайбер юкка чыгып килә торган яки инде юкка чыккан хайваннар турында, үсемлекләрне һәм хайваннарны сакларга кирәклеге турында, барлык тереклекләргә кешелеклелек һәм кызгану хисен тәрбияләү турында белделәр.