ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2014 ел
җомга

Татарстан республикасында  кыйммәтле мехлы аучылык байлыкларына ау чоры дәвам итә.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 24.12.2010 елдан № 1119 “ Табу лимиты куелмый торган, аучылык байлыкларын тоту нормаларын һәм  Татарстан Республикасының аучылык җир-суларының үткәрү нормаларын раслау турында”гы  расланган карары белән тәңгәл килеп, республикада кыйммәтле мехлы хайваннарны табуга киләсе нормалар билгеләнде:

 

Хайван төренең, төркемнең исеме

Бер бирелгән рөхсәтнамәгә, ау чоры эчендә тоту нормасы, баш

Бер ау көне эчендә тоту нормасы, баш

Елга кондызы

10 артык түгел

1 артык түгел

Урман сусары

4 артык түгел

1 артык түгел

Америка чәшкесе

8 артык түгел

1 артык түгел

Су күсесе

40 артык түгел

5 артык түгел

Гадәти тиен

15 артык түгел

2 артык түгел

Байбак

16 артык түгел

2 артык түгел

Хорь лесной (степной)

5 артык түгел

1 артык түгел

Ак куян

3 артык түгел

1 артык түгел

Соры куян

3 артык түгел

1 артык түгел

Гадәти бүре, гадәти төлке, дала төлкесе

билгеләнми

билгеләнми

Янутка охшаган эт

2 артык түгел

1 артык түгел

 

Исегезгә төшереп китәбез, Ау кагыйдәләре буенча,  ау продукциясен алып китү һәм сату, аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамә булган очракта гына рөхсәт ителә. Рөхсәтнамәдә ул төр аучылык байлыгын табу турында билге ясалган булырга, яки ертып алына торган талоны тутырылган булырга тиеш. Әгәр дә рөхсәтнамәдә аучылык хайванын көнгә 1 артыкны табу нормасы билгеләнгән булса, яки аучылык хайваннарының төгәл саны күрсәтелмәсә, яки рөхсәт ителгән тоту нормасы күрсәтелмәсә, туры килә торган ау продукциясен алып китү, тискәре ягында тоту турында билгесез рөхсәтнамә булган очракта гына булдырыла.

Ау кагыйдәләренең бу пунктыннан чыгып,  куяннарны, сусарларны, чәшкеләрне, кондызларны, янутка охшаган этләрне алып китәр алдыннан рөхсәтнамәдә билге куярга онытмагыз.

 

 

 


9
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә, 2014 елның 9 октябрь көненә Идарә белән

35506 аучылык билеты бирелде.


8
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенә Россия Федерациясенең  Салымнар кодексының икенче бүлегендәге 25 бүлек башына уүгәрешләр кертү турында федераль канун проекты кертелде.

Канун проекты  Россия Федерациясенең Дәүләт Думасының канун проекты эше программасына кертелде.

Ул проект белән хайваннар дөньясы объектлары белән куллану өчен җыемны 3 мәртәбәгә арттыру карала. Бу канунны кабул иткән очракта аучылык байлыклары өчен җыемнар түбәндәге бәяләрне ( 1 баш өчен сум)тәшкил итәчәк:

Поши – 4500

Кабан, кыр кәҗәсе, селәүсән – 1350

Бурсык, сусар, байбак, кондыз – 180

Суер – 500

Көртлек, погонышлар – 100

    Шулай ук канун проекты белән елга 1 мәртәбә җыемнар алу каралган:

Киек кошлар – 100 сумм

Кыйммәтле мехлы хайваннар – 200 сумм.


7
октябрь, 2014 ел
сишәмбе

6 октябрь көнне, төнлә, Яңа Николаевка поселогы янында,төньяк урап үтә торган юлда,    Hyundai Solaris йөртүчесе, 9 данә санындагы кабаннар көтүен бәрде. Юл вакыйгасы  караңгы вакытта, яктыртылмаган юлда  булды. Юлның бу кисәгендә 1.27 “ Кыргый хайваннар” знагы куелган иде. Бу знак машина йөртүчеләрне  трассада көтмәгәндә кыргый хайваннарның килеп чыгырга мөмкин булуы турында хәбәр итә. Россиянең Табигать министрлыгының 8.12.2011 елдан № 948 “ Аучылык байлыкларына китерелгән зыянның күләмен исәпләп чыгару Методикасын раслау турында”гы боерыгы белән тәңгәл килеп, табигатькә китерелгән зыян 135 мең сумны тәшкил итте.

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе водительләрне  машина йөрткәндә, аеруча урман юлга якын килгән урыннарда, караңгы төшкән һәм төнге вакытта, сак булырга, ә шулай ук  юл билгеләренә игътибарлы булырга өнди.

Бу авыр булмаган  саклык чараларын күрү, көенечле нәтиҗәләргә китермәскә булышыр.


3
октябрь, 2014 ел
җомга

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 3 айдан Татарстан Республикасы территориясендә  аучылык байлыкларының кышкы маршрут теркәве башланачак. Теркәү, республиканың бөтен территориясе буенча, аучылык хуҗалыгы  һәм Идарә хезмәткәрләре көче белән уздырылачак. Шулай ук теркәү эшләренә  тәҗрибәле аучыларны да кушачаклар.

Теркәүне уздыру өчен теркәүчеләр 1170 маршрут буенча узачаклар. Аның гомуми озынлыгы 11,5 мең км. Методика буенча бөтен маршрутларны 2 тапкыр узарга кирәк.

Республикада теркәү нәтиҗәләре буенча,  киләсе хайваннарның санын билгеләячәкләр:

Поши

Кабан

Кыр кәҗәсе

Соры куян

Ак куян

Төлке

Дала төлкесе

Сусар

Селәүсән

Бүре

Көзән

Ас

Суер

Көртлек

Боҗыр

Кыр тавыгы

Хәзерге вакытта Идарә теркәү территорияләрен формалаштыру һәм теркәү маршрутлары

2
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

2014 елга шәхси эшмәкәрләрне һәм хокукый затларны тикшерү планы белән тәңгәл килеп, түбәндәге оешмаларга карата  планлаштырылган чыгу тикшерүе уздырыла:

1.     Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять  «Вепрь»;

2.     Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять  «Регион»;

3.     Ачык акционерлар җәмгыяте «КамАЗ».


1
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле аучылар, “Җитештерү аучылык инспекторы кандидатына куелган таләпләрне белүгә тикшерү уздыру тәртибе турында”гы РФ Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының 09.01.2014 елдан №4 Боерыгы белән яраклашып, җитештерү аучылык инспекторы кандидатлары исемлеге төзелүе турында сезгә хәбәр итәбез. Белемнәрне тикшерү 20014 елның 3 октябрь көнендә, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе бинасында узачак. Кандидатлар исемлеге Идарә сайтында “Дәүләт тикшерүе(күзәтүе)” бүлегендә “Җитештерү аучылык тикшерүе” бүлекчәсендә эленгән.

Халыкара олылар көне чикләрендә Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе башлыклары, Идарә ветераннарын өйләренә барып бәйрәм белән котладылар һәм күчтәнәч белән пакетлар бүләк иттеләр.

Бу якты көндә Сезгә эшегез, кыюлыгыгыз, ватанпәрвәрлегегез өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Бүгенге көндә Идарә горурлана торган әйберләрнең күпчелеге сезнең хезмәтегез, сәләтегез һәм тырышлыгыгыз ярдәмендә барлыкка килгән. Сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге,бәхет һәм озын гомер телибез!


30
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе

27.09.2014 елда  рейд барышында, сәгать 14.00 Нократ елгасының уң ярында, Мамадыш районының Гришкино авылы каршында, Мамадыш районының Ст.Черкас авылының торучыларын тоткарладылар. Алар ятьмә ярдәмендә хокуксыз балык тоту белән шөгыльләнделәр. Тикшерү барышында  ул гражданнарның 54 данә чөгә балыгы,2 данә судак балыгы, 2 данә лещь балыгы, 23 данә синец балыгы табылды. Балык, “Шила” көймәсе,”Вихрь 25” көймә моторы,ятьмә һәм “ ИЖ Планета 5” мотоциклы тартып алынды. Җинаять эше кузгату турында сорау куелды.


29
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе

Кыргый тояклы хайваннарны аулаганда , Ау кагыйдәләре белән тәңгәл килеп, ау бер аучы белән һәм коллектив( ике яки икедән артык аучы) рәвештә алып барылырга мөмкин. Коллектив алып барылган чакта, аучылык хайваннарын табуга һәм тотуга юнәлтелгән,  бердәм  эш алып барыла.

Һәркемгә ачык аучылык җир-суларларында  тояклы хайваннарга     коллектив аулауны тормышка ашырганда, аны уздыру өчен җаваплы булып, аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамә бирелгән зат санала.

Беркетелгән аучылык җир-суларларында  коллектив ауны тормышка ашырганда, аны уздыру өчен җаваплы булып, аучылык хуҗалыгы килешүе төзегән яки озак вакытлы куллану хокукы булган, юридик затның яки шәхси эшмәкәрнең вәкиле санала.

 

Коллектив ауны  тормышка ашыру өчен җаваплы зат, киләсе гамәлләрне үтәргә тиеш: аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамәнең һәм (яки) юлнамәнең дөрес тутырылуын тикшерергә; аулар алдыннан бөтен катнашучыларның аучылык билетларын һәм ау коралларын йөртүгә һәм саклауга рөхсәтнамәләрен тикшерергә һәм ул документлары булмаган затларны ауга кертмәскә; коллектив ауда катнашкан аучыларның  исемлеген төзәргә, вакытын һәм урынын күрсәтергә; коллектив ауны  тормышка ашыру өчен җаваплы затның фамилиясе һәм инициалларыбулырга тиеш; аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамәнең (яки) юлнамәнең номеры (аучылык хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт күрсәтүгә килешүнамә төзүне раслый торган документ); таба торган ау хайваннарының төре һәм саны; коллектив  ауда катнашучыларның фамилияләре һәм инициаллары, аучылык билетларының номерлары; коллектив  ауда катнашучыларның белән, коллектив  ау уздырганда хәвефсезлек чаралары буенча, ау хайваннарын  аулау тәртибе буенча, инструктаж үткәрергә, аннан соң барлык аучылар исемлектә кул куялар ( ул исемлек хәвефсезлек чаралары буенча инструктаж бите булып тора); коллектив ауны  тормышка ашырганда аучыларның исемлеге үз янында булырга тиеш; ау хайванын тотканнан соң аны беренчел эшкәртү һәм (яки) транспортировка алдыннан, рөхсәтнамәнең әйләнештәге ягында   табыш турында туры килгән билге куярга; ау хайваны  аны куар алдыннан җәрәхәтләнгән булса, аны эәләре буенча куар алдыннан, рөхсәтнамәнең әйләнештәге ягында җәрәхәтләнү турында билге ясарга һәм яраланган хайванга   җыеп бетерүне оештырырга.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International