Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Россия Федерациясенең Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән, 16.11.2010 елдан № 512 Россия Федерациясенең Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы раслаган Ау кагыйдәләренә үзгәрешләр әзерләнде. Хәзерге вакытта ау кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турындагы боерык, дәүләт регистрацияен үтү өчен, Россия Федерациясенең юстиция министрлыгына җибәрелде. Ау кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләр текстын теркәп куябыз.
Лачынчылар командасы «ЦВИТОС ЖМ» Саратов өлкәсенең Чардым аучылык нигезе базасында ( Саратов өлкәсе, Воскресенск районы) узган, Бөтенроссия лачынчылар ярышында катнашты. Ярышларның оештыручысы булып, “Лачынчылар берләшмәсе” исемендәге ерткыч кошларны саклау һәм лачыннар кулланып аулауны үстерү буенча Регионара иҗтимагый оешмасы чыкты. Ярышлар 20 һәм 21 сентябрь көнне уздылар. Бу ярышларда үзләренең карчыгалары һәм лачыннары белән, россиянең төрле төбәкләреннән килгән лачынчылар катнаштылар.
«ЦВИТОС ЖМ» командасын тәҗрибәле лачынчылар Еналеев Ильдар үзенең карчыгасы белән һәм Чаплашкин Андрей карчыгасы һәм эзләүче эте белән җитәкләделәр. Ау кошлары буенча эксперт булып, гарәп тамырлы (Төньяк Осетия), танылган лачынчы Мухаммед Аль-Шамери килде. Ау кошларының чыгыш нәтиҗәләре буенча эксперт урыннарны түбәндәгечә бүлде:
1 урын Чаплашкин Андрейга бирелде ( Казан)
2 урын – Еналееву Ильдарга ( Казан)
3 урын – Яковлев Константинга (Омск).
2014 елның 21 сентябрендә Казанда һәм ильнең башка 79 шәһәрендә «Милләт Кроссы – 2014» узды. Быел “Милләт Кроссы” «Казан – Арена» стадионы янындагы мәйданчыкта узды. Йөгерү көне татарстан башкаласында инде унберенче мәртәбә оештырыла. Барлыгы стартта 24350 йөгерергә яратучы катнашты. Узышларда профессиналь спортчылар, спорт ветераннары һәм сәламәт яшәү рәвешен сайлаучылар катнаштылар. Массакүләм чабышларда Идарә хезмәткәрләре дә актив катнаштылар.
Бүген Татарстанның Премьер-министры Ильдар Халиков Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе коллективына, элек Идарәнең башлыгы урынбасары булган Федор Батковны, яңа башлык итеп тәкъдим итте. Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең элекеге башлыгы Дмитрий Иванов республиканың Чистай муниципаль районны җитәкләячәк. Ильдар Халиков Дмитрий Ивановка, Идарә башлыгы урынында 2,5 ел уңышлы эш алып барган өчен, рәхмәт сүзләре әйтте. Республиканың Хөкүмәт башлыгы билгеләп китте: Дмитрий Ивановның административ эш тәҗрибәсе бар һәм ул Идарәнең көйле командасы белән бергә “ шактый күп эш эшләде”.
Ул , Идарәнең уңай эш күрсәткечләрен, хайваннар санын арттыру, техника белән тәэми итү, һәм башка бик күп әйберләрне санап чыкты. Шулай ук идарә хезмәткәрләренең штаты зурайтылды, укыту эше алып барылды, эштә инновацион технологияләр кертелде.
И.Халиков сүзләре буенча “ Дмитрий Ивановның яңа җаваплы эшне үти алачагын хәрби тикшерү күрсәтте”. “ Сезгә яңа юнәлештә уңышлар телисем килә”,- дип, мөрәҗәгать итте ул Ивановка.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе башлыгы вазифаларын үтәүче итеп куелган, Федор Батков коллектив өчен яңа кеше түгел. “ Сез аны яхшы беләсез,- дип мөрәҗәгать итте Ильдар Халиков идарә коллективына.- Башлык турыдан-туры монда, министрлыкта, үстерелгәч бу бик әйбәт үрнәк. Аның элек канун саклаучы әгъзаларда эшләгән эше дә уңай яктан гына характерлана”. Ильдар Халиков билгеләп китте: Федор Батковка озак сүзләр сөйләп торасы юк, чөнки ул үзе дә идарә алдында торган максатларны бик яхшы белә.
“ Бүген бер генә максат - Дмитрий Алексеевич коллектив белән бергә алып барган яхшы байракны, уңай үзгәрешләр чоры дәвам итсен өчен, тотып алырга һәм шулай ук алып барырга.”- дип, йомгаклады Ильдар Халиков. Аннан соң Федор Батковка министрлар портфелен тапшырды.
МА Татар информ.
2014 елның 19 сентябрь көнендә ДБО “Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге”нең лачынчылар командасы, Саратовск өлкәсенең Чардым аучылык нигезендә( Саратов өлкәсе, Воскресенск районы) уза торган, лачыннар авы буенча Гомумроссия ярышына чыга. Ярышлар 20 һәм 21 сентябрьдә узачак. Бу ярышларда Россия лачынчылары гына түгел, ә СНГ һәм Балтия якларындагы лачынчылар да катнашачак. Командага тәҗрибәле лачынчылар Еналеев Ильдар үзенең карчыгасы белән һәм Чаплашкин Андрей карчыгасы һәм эзләүче эте белән керәләр. Аларга уңышлы чыгышлар телик!
Казан- Ульяновск трассасында Югары Ослан районында кыргый хайваннар катнашуында юл вакыйгасы булды. Аның нәтиҗәсендә 2 кабан дуңгызы үлде. Хайваннар юлга төрле сәбәпләр буенча чыга. Иң мөһиме үзләренең яшәү тирәлеген киңәйтәләр, яшьләр үзләре хуҗа була ала торган башка территорияләргә күченәләр яки яңа туену урынын эзлиләр. Шуның белән бәйле рәвештә, Идарә, машина йөртүчеләрне уяу булырга һәм юл кырыенда торган кыргый хайванны күргәч, тизлекне киметергә өнди, чөнки курыккан хайван кире китми, алга таба чаба. Хайванны баш ягыннан узарга теләү файдасыз, арт ягыннан узу яхшырак була. Күрелгән саклык чаралары сезгә дә, хайваннарга да авыр яралардан һәм имгәнүләрдән качарга булышыр, ә кайберәүләргә гомерен дә саклап калыр.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе исегезгә төшерә: 1 октябрьдән Татарстан Республикасында су күсесенә, кондызга, америка чәшкесенә, тиенгә, урман сусарына, көзәннәргә ау чоры ачыла.
Тотуга лимитлар расланмый торган, аучылык байлыкларын табуга, гамәлдәге канун белән туры килеп,киләсе Нормативлар билгеләнде. ( дәүләт мониторингы мәгълүматлары буенча, бу елның 1 апреленә булган хайваннар саныннан %) :
Кондыз –50 % кадәр ;
Сусар –35 % кадәр.
Тотуга лимитлар расланмый торган, калган аучылык байлыклары өчен, рөхсәт ителгән табу нормативлары билгеләнми.
16 сентябрь көнендә Татарстан Республикасының гомумбелем бирү оешмаларында, Халыкара озон катламын саклау көненә туры китерелгән, «Чисталык дәресе» исемендәге экологик-мәгърифәтчелек чыгышы узачак.
Чараның максаты – республикада яшәүче яшь буын арасында экологик белемне тарату, тирә якка һәм табигый байлыкларга карата җаваплы караш тәрбияләү, дөньяга экологик караш тәрбияләү, Татарстан Республикасында мәгърифәтчелек һәм экологик белем бирү системасына ярдәм итү һәм аны үстерү.
Чыгыш чикләрендә лекцияләрне Түбән Кама районы буенча район (районара) бүлек башлыгы Иванов Эдуард Павлович үткәрәчәк. Ул лекцияләрен Түбән Кама шәһәренең 26 нчы урта мәктәбендә 2Б сыйныфында һәм Түбән Кама районының Кызыл ачкыч поселогы мәктәбенең 1-4 сыйныфларында узачак. Һәм шулай ук район (районара) бүлек башлыгы Ерусланов А.Н. Чув.Бурнаевский урта мәктәбендә лекцияләр укыячак.
2014 елның 13 сентябрь көнендә Алабуга муниципаль районында урнашкан ААҖ ”Вятский берег” аучылык нигезендә, аучылык хуҗалыгы хезмәткәре Көне чикләрендә спорт чаралары узды. Күңелле спорт ярышлары үтте: аркан тарту, төгәл ату, капчыкта йөгерү, балык чистарту, бүдәнә чистарту, чаңгы эстафетасы.
Мишень буенча атуда 1нче урынны ҖЧҖ «Свиногорье» алды.
2нче урынны - Актаныш РООиР сы
3нче урынны - Идарә төркеме.
Аркан тартуда 1нче урынны ОГО ФСО «Динамо» төркеме.
2нче урынны - Актаныш РООиР сы
3нче урынны - ҖЧҖ «Свиногорье».
Бүдәнә чистартуда 1нче урынны ААҖ «Свиногорье» төркеме алды.
2нче урынны - Актаныш РООиР сы
3нче урынны – ДБО УО Саба урман хуҗалыгы
Балык чистартуда 1нче урынны ААҖ «Татнефть-Зюзеевнефть»
2нче урынны - ААҖ «Переправа»
3нче урынны – ДБО УО Саба урман хуҗалыгы
Чаңгы эстафетасында 1нче урынны Тукай РОООиРсы төркеме алды.
2нче урынны – ААҖ «КАМАЗ»
3нче урынны - ААҖ «Свиногорье».
Капчык белән чабуда 1нче урынны Актаныш РООиР сы төркеме алды.
2нче урынны – ҖЧҖ ПФК «Полюс»
3нче урынны – ҖЧҖ «Ласка».
Гомум төркем сынавында Актаныш РООиРсы 1нче урынны һәм Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең кубогын алды.
Идарә спорт чараларында актив катнашкан бөтен аучыларга, ә шулай ук судьялар төркеменә рәхмәт әйтә.
ААҖ «Вятский берег» хезмәткәрләренә, чараларны уздыруда булышкан өчен, аерым рәхмәт чагылдырабыз.