2014 елның 23 октябрь көнендә Идарә бинасындаТатарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе башлыгы вазифасын үтәүче Федор Сергеевич Батков рәислеге астында семинар-киңәшмә узды. Киңәшмә утырышынды ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының табигый һәм җир асты байлыкларын куллану һәм тирә-якны саклау сораулары буенча бүлек башлыгы Фасхутдинов М.Г., ТР Министрлар Кабинеты мал тыйббының баш Идарәсе башлыгы урынбасары Никитин А.И. , аучылык хуҗалыклары вәкилләре, Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор баш Идарәсе башлыгы урынбасары Фаттерахманов Л.Р. вәкиле катнаштылар.
Киңәшмәнең максаты - язгы ау чорының нәтиҗәләрен бергә тикшерү, 2014-2015 еллардагы көзге-кышкы ау чорына әзерләнү буенча проблемалы сорауларны ачыклау, төп максатларны билгеләү һәм тиешле дәрәҗәдә уздыруга әзерләнү.
Семинар барышында, ау чорының нәтиҗәләреннән башка, аучылык байлыкларының санын исәпкә алу һәм аларны саклау сораулары, Татарстан Республикасында кыргый хайваннарны асрауның яңа юнәлешләре буенча тикшерү чараларының нәтиҗәләре, хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм куллану өлкәсендә канун бозуларга юл куймау сораулары күтәрелде.
Безнең республика территориясендә африка чумасы һәм котыру авыруларының таралалуына юл куймау чаралары буенча аерым фикер алышынды.Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 29 һәм 30 октябрьдә Ростов-на-Дону шәһәрендә ау өлкәсендә һәм аучылык байлыкларын саклау өлкәсендә Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимиятенең вәкаләтле әгъзалары вәкилләре белән Бөтенроссия киңәшмәсе узачак.
Киңәшмәдә түбәндәге сораулар каралачак:
- аучылык байлыкларының санын хисапка алу;
- җитештерү аучылык тикшерүе;
- аучылык байлыкларының санын тәртипкә салу;
- хайваннар дөньясын саклауда аучылык хуҗалыгының әһәмияте.
Шулай ук киңәшмә чикләрендә “Түгәрәк өстәлләр” оештырылачак. Анда аучылык байлыкларын җитештерү һәм аларны ярым ирекле шартларда асрау, аучылык җир-суларын дистанцион мониторинглау буенча сораулар күтәреләчәк.
Лачыннар ауы 16 гасырның ахырына кадәр киң таралган иде, аннары аны кораллы ау алмаштырды. Ләкин аннары да лачынчылар эшсез калмадылар.Хәзерге вакытта ау кошлары ярдәмендәге аучылык актив үсеш алды. Лачыннары булган аучыларны, каргаларны һәм чәүкәләрне куарга, очулар хәвефсез үтсен өчен, аэропортларга, уңышны саклар өчен кырларга чакыралар. Мәсәлән Казан лачынчылары бу көннәрдә орлык элеваторында һәм май культураларын эшкәртү заводында эшлиләр.
Вольерның кыргый хуҗалары хайваннар дөньясы өлкәсендә яңа технологияләр кертү Үзәге территориясендә яшиләр. Хайваннар дөньясы өлкәсендә яңа технологияләр кертү Үзәге хезмәткәре Ильдар Еналеев яшьүсмер чагыннан ук лачыннар ауы белән кызыксынган иде. 30 еллык тәҗрибә әйтелә. Башта дуслары белән кечкенә кошларга капкыннар куйды.Ә карчыганы тотканнан соң , аны өйрәтергә булды. Килеп чыккан шикелле булды. Икенче, өченче кош барлыка килде, шулай итеп бу эшкә кереп тә китте.
Бөтенроссия ярышларының җиңүчесе Андрей Чаплашкин, коллегасы шикелле, һөнәрне балачакта сайлаган. Гәзиттә мәкалә укыды һәм хайваннар совхозы хезмәткәренең, лачынны кулына утырткан, фотографиясен күрде. Ул шул кадәр кызыксынды һәм лачынчыны табарга булды. Редакциягә хат язып, лачынчының адресын белде һәм кошларны өйрәтер өчен укырга китте. Укытучысы сүзләре буенча, укучысы аны узып китте, лачыннар ауына аның сәләте зур. Моңа өйрәнеп булмый. Кош сөйрәлүчеләргә якын тора. Уйлап карагыз, баканы сез нәрсәгә өйрәтә аласыз? Бу чиста ау инстинкты. Шуңа күрә ул хаталарны гафу итми, аңа җаза биреп булмый. Монда бик зур сабырлык һәм кошны тою кирәк. Һәм аның Россиядә узган барлык ярышларда җиңүче булуы, күп нәрсә турында сөйли.
Чит илләрдә лачынар ауын, төрле халыкларда меңьеллык тарихы булган, дөнья мәдәниятенең бер өлеше итеп карыйлар. 4 ел элек 11 ЮНЭСКО илленең гаризасы буенча, аны рухи мәдәни мирас итеп таныдылар.
Татарстан Республикасы территориясендә кондызларның, чәшкеләрнең, су күселәренең санын хисапка алу башлана. Шулай ук бурсыкларның һәм янутка охшаган этләрнең санын хисапка алу дәвам итә.
Хисаплау нәтиҗәләре буенча 2015 елның 1 августыннан алып 2016 елның 1 августына кадәрге чорда бурсыкларны тоту лимиты билгеләнәчәк. Ә шулай ук 2015-2016 елдагы ау чорында кондызларны, чәшкеләрне, су күселәрен һәм янутка охшаган этләрне тотарга рөхсәт ителгән аучылык җир-сулары билгеләнәчәк. Хисаплар гамәлдәге методикалар белән туры китерелеп уздырыла.
2014 елның 11 октябрь көнендә “ Урман утырту көне” исемендәге табигатьне саклау чыгышы чикләрендә, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе һәм ДБО “ Хайваннар дөньясы өлкәсендә яңа технологияләр кертү Үзәге” хезмәткәрләре актив катнаштылар. Агачларны Дәүләт милек оешмасы “Шәһәр яны урманчылыгы” Биектау урманчылыгының урман фондында, һәм Нагорный бистәсе янындагы Каенлык артында утырттылар.