Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе, 15 сентябрьдән татарстан Республикасында аучылыкның төп объектларына: куянга һәм төлкегә, ау чоры ачылачагы турында исегезгә төшереп китә. Аулаганда Ау кагыйдәләрен, ә шулай ук табу нормаларын саклавыгызны сорыйбыз.
Исегезгә төшереп китәбез, Ау кагыйдәләре белән, куянны тотып аны беренчел эшкәртә башлаганга яки алып киткәнгә кадәр, рөхсәтнамәнең тискәре ягында тоту турында билге куярга кирәклеге урнаштырылган.
2014 елның 8 ае эчендә Идарә хезмәткәрләре белән хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә хокук бозу өчен административ җаваплылыкка 423 зат тарттырылды, 8 эш җинаять билгеләре белән хокук саклау әгъзаларына тапшырылды. Барлыгы 729 мең сумга штраф салу турында карарлар чыгарылды.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе Сезне “Аучылык хуҗалыгы хезмәткәре Көненә” багышланган спорт чарасына чакыра. Ул Алабуга муниципаль районында урнашкан “Вятский берег”( “Вятка яры”) аучылык нигезе территориясендә 2014 елның 13 сентябрендә сәгать 12.00 булачак. Бәйрәм вакытында кызыклы команда спорт ярышлары көтелә: аркан тарту, мишень буенча ату, кыргый кошларны йолку, балык чистарту һәм бик күп башка бәйгеләр.
Ау токымы этләрен өйрәтү ( тоту һәм куып китерү), гамәлдәге ау кагыйдәләре белән каралган, билгеләнгән ау вакытында, махсус урыннарда, ау коралын кулланмыйча, куллану схемасы һәм аучылык җир-суларын саклау белән тәңгәл килеп булдырыла.
Ау токымы эте яраланган хайван артыннан, аучының рөхсәтнамәсе булган аучылык җир-суларыннан киткән очракта, аучының , башка территориядә этне эзләгән һәм чакырган вакытта, ау коралы тышланган һәм патронсыз булырга, патроннары аерым сакланырга тиеш. Искәрмәне яраланган хайваннарны җыеп бетерү генә тәшкил итә.
Ау токымы этләре белән аучылык җир- суларында яки аерым саклана торган территорияләрдә булган очракта, этләр бәйдә булырга тиеш. Искәрмәне аулаган яки өйрәткән чак кына тәшкил итә.
Ау хайваннарын рәхимсез чаралар белән тоту һәм ату тыела
Ау хайваннарын тотканда һәм( яки) атканда:
- ярдəмгə мохтаҗ, бәләле хәлдәге булган хайваннарны, табигый афәтләр вакытында, янгыннан яки ташкыннан качканда, ризык булмаган вакытта, сулыклар аша чыкканда, ау хайваннарын тоту;искәрмәгә бүреләрне тоту гына кертелә;
-ятьмәләр һәм ятьмәләрдән, элмәкләрдән ясалган бүтән тоту җайланмалары куллану;
- йоклата, агулый һәм хәрәкәтсез калдыра торган әйберләр куллану;
- шартлаткыч, тиз кабына торган сыекчалар, газлар, электр тогы куллану;
- хайваннарга охшатып, тавыш чыгара торган электрон корылмалар куллану;
- транспорт һәм төрле очу чараларын куллану;
-бүреләрне, янутка охшаган этләрне, селәүсәне, бурсыкны, урман сусарын, кондызны, су күсесен аулаганда, аякларны тотып ала торган капканнар куллану;
-ятьмәләр һәм ятьмәләрдән эшләнгән җайланмалар.Искәрмә булып су күсесен һәм чәшкеләрне тотканда, 50 миллиметрдан ким булмаган күзәнәкләрдән ясалган мордушкалар һәм сусарларны тотканда җәнлек ятьмәләре тора;
-саплы җәяләр, үзе атарга көйләнгән ату кораллары,вневматик һәм ыргыта торган корал, төшә торган сөңгеләр, ыргаклар, тоту чокырлары, “ кискечләр”,“башмаклар” куллану;
-төрле ут чаралары, тепловизорлар, төнге күрү чараларын куллану. Искәрмеәне бүрене тоткан очраклар, ә шулай ук яраланган хайваннарны җыю өчен куллану гына тәшкил итә;
- ау хайваннарын җәлеп итү өчен, яралы хайваннарны алдавыч җим итеп куллану тыела.
-аучылык җир-суларында транспорт чараларында, очу аппаратларында, ә шулай ук кабызылган моторлы йөзү чараларында, шул санда моторны сүндергәч, сүлпəнлек буенча баручы чаралар эчендә ( өстендә), тышлыктан чыгарылган, магазинында патроннары булган яки корып куелган ату( пневматик) корал белән булу;
- урнаштырылган тәртиптә ау коралына кертелмәгән корал куллану;
- коллектив ауда, аучылык хайваннарын табу өчен, кибетле ярымавтоматик корал куллану;
-пневматик ау коралын куллану, искәрмәне тиенне аулау очрагы гына тәшкил итә.
Аулаганда аучының үзе белән түбәндәге документлары булырга тиеш:
аучылык билеты;
аучылык коралы һәм ( яки) пневматик корал белән аулаган чакта, 1996 елның 13 декабреннән № 150-ФЗ “ Корал турында”гы Федераль канун белән тәңгәл килеп, аучылык коралын саклауга һәм йөртүгә рөхсәтнамә;
һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир – суларында аулаган чакта, аучылык байлыкларын табуга, урнаштырылган тәртиптә бирелгән рөхсәтнамә;
беркетелгән аучылык җир – суларында аулаган чакта, аучылык байлыкларын табуга, урнаштырылган тәртиптә бирелгән рөхсәтнамә һәм юлнамә;
ауны ау кошларын кулланып алып барган чакта, 1995 елның 24 апреленнән №52-ФЗ” Хайваннар дөньясы турында”гы Федераль канун белән тәңгәл килеп, кошларны ярым ирек шартларда яки ясалма яшәү тирәлегендә тотуга һәм үрчетүгә рөхсәтнамә;
ауны, аучылык байлыкларын табуга бирелгән рөхсәтнамәдә күрсәтелгән территориядә һәм табу нормалары чикләрендә, алып барырга.
Аучылык хайванын тотканнан соң, аны беренчел эшкәртүгә яки күчерүгә кадәр, рөхсәтнамәнең әйләнешендә, аучы тоту турында билге куярга тиеш. Аучылык продукциясен күчерү һәм сату, ул аучылык төр хайваннарын тоту турында билге куелган яки талон тутырылган рөхсәтнамә булган очракта гына булдырыла. Аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамәдә аучылык хайваннарын табуга лимит көнгә бердән артык булса, яки куелмаган булса, яки аучылык хайваннарын тоту нормалары билгеләнмәгән булса, аучылык продукциясен күчерү аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамә булган очракта булдырыла; рөхсәтнамәнең кире ягында тоту турында билге куелмый.
Канунсыз табылган хайваннар, ә шулай ук транспорт чаралары һәм кораллар түләүсез рәвештә алып ташлана яки Россия Федерациясенең кануннары белән билгеләнгән тәртиптә тартып алына.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе, 2014 елның 8 ае эчендә Идарә белән 2568 аучылык билеты бирелүе турында хәбәр итә.
2014 елның 30 август көнендә Идарә башлыгы Д.А. Иванов, Республика көненә багышланган, Яңа Шешмә муниципаль районының Мәдәният йорты алдындагы мәйданда уздырылган тантаналарда катнашты. Уздырылган чара чикләрендә сәләмләү һәм котлау сүзләре белән, Яңа Шешмә муниципаль районының башлыгы В.М Козлов һәм Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе башлыгы Д.А. Иванов чыгыш ясадылар.
2014 елның 1 сентябрь көнендә “Белем көне” бәйрәме чикләрендә Яңа Шешмә муниципаль районында 3 спорт мәйданчыкларының тантаналы ачышы узды. Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе башлыгы Яңа Шешмә муниципаль районының администрация башлыгы В.М Козлов белән бергә Ленино авылында спорт мәйданчыгын ачуда катнаштылар.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенә мәгълүмати ресурслар белән эшләүче белгеч кирәк. Тулы мәгълүмат артыннан 211 73 81 телефоныннан мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 15 сентябрьдән куяннарга, янутка ошаган эткә, бүрегә, төлкегә, дала төлкесенә ау чоры ачылачак һәм 2015 елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк. Кондызга, чәшкегә, тиенгә, урман сусарына, көзәнгә ау 1 октябрьдән башланачак һәм шулай ук 2015 елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк.
Беркетелгән территорияләргә рөхсәтнамә алу сораулары буенча, шул территориянең хуҗасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Һәркемгә керергә рөхсәт ителгән җир-суларга рөхсәтнамәне Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә яки муниципаль оешмаларда Идарәнең белгечләреннән алырга мөмкин.
Хөрмәтле коллегалар, республика халкы! Бөтен коллектив исеменнән һәм шәхси үземнән Сезне дәүләт бәйрәме - Татарстан Республикасы Көне белән котлыйм!
Бүген Татарстан үзенең икътисади, иҗтимагый һәм мәдәният үсеше белән хокук буенча горурлана ала. Ул уңышлар артыннан республика халкының хезмәт сөючәнлеге, эштә һәм иҗатта башлап йөрүләре тора.
Татарстан Республикасы Көне – региондагы барлык халык, барлык милләт бәйрәме. Татарстан халкының уңышлары һәм казанышлары, аның уңышлы киләчәгенә аслам булсын.
Бу тантаналы көндә Сезгә чын күңелдән саулык-сәламәтлек, тынычлык һәм республика игелегенә уңышлы эшләр телим!
Ихтирам белән, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе башлыгы Д.А.Иванов