ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 15 сентябрьдән куяннарга, янутка ошаган эткә, бүрегә, төлкегә, дала төлкесенә  ау чоры ачылачак һәм  2015 елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк. Кондызга, чәшкегә, тиенгә, урман сусарына, көзәнгә ау 1 октябрьдән башланачак һәм шулай ук 2015 елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк.

Беркетелгән территорияләргә рөхсәтнамә алу сораулары буенча, шул территориянең хуҗасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Һәркемгә керергә рөхсәт ителгән җир-суларга рөхсәтнамәне Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә яки муниципаль оешмаларда Идарәнең белгечләреннән алырга мөмкин.

 


29
август, 2014 ел
җомга

Хөрмәтле коллегалар, республика халкы! Бөтен коллектив исеменнән һәм шәхси үземнән Сезне дәүләт бәйрәме - Татарстан Республикасы Көне белән котлыйм!

Бүген Татарстан  үзенең икътисади, иҗтимагый һәм мәдәният үсеше белән хокук буенча горурлана ала. Ул уңышлар артыннан республика халкының  хезмәт сөючәнлеге, эштә һәм иҗатта башлап йөрүләре тора.

Татарстан Республикасы Көне – региондагы барлык халык, барлык милләт бәйрәме. Татарстан халкының  уңышлары һәм казанышлары, аның  уңышлы киләчәгенә аслам булсын.

Бу тантаналы көндә Сезгә чын күңелдән саулык-сәламәтлек, тынычлык һәм республика игелегенә уңышлы эшләр телим!

 

Ихтирам белән, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе башлыгы Д.А.Иванов


28
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенә белгечләр кирәк. Тулы мәгълүматны белер өчен бирелгән телефоннан мөрәҗәгать итегез 211 73 81.


27
август, 2014 ел
чәршәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2014 елның  27 август көненә  Идарә белән 35236 аучылык билеты бирелде.

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе, ООО «Сафари-Сервис»ның 2014 елның  26 август көнендә,  хайваннар дөньясын куллану хокукына озак вакытлы лицензиянең  срогы чыгу  турында хәбәр итә. Элек бу оешмага бирелгән территория                     ( Тукай районының аучылык хуҗалыгы) бүгенге көннән һәркемгә керергә рөхсәт ителгән  аучылык җир-сулары категориясенә күчте.


26
август, 2014 ел
сишәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе, Татарстан Республикасының халкына, Республика  территориясендә көрән аю белән очрашу очраклары күбәю турында хәбәр итә.

Соңгы хәбәр Саба муниципаль районныннан алынды. Ә элегрәк  Мамадыш, Балык Бистәсе, Арча муниципаль районныннан да хәбәрләр килде.  Бу төр аюлардан җитди куркыныч янаганга күрә, Сезне урманнарга барганда бөтен саклык чараларын күрүегезне һәм балаларны күздән чыгармавыгызны сорыйбыз.


25
август, 2014 ел
дүшәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Россия Федерациясенең Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының  16.11.2010 елдан № 512 боерыгы белән расланган Ау кагыйдәләре белән тәңгәл килеп, Татарстан Республикасы территориясендә 2014 елда җәйге – көзге ау чоры 16 августта башланды һәм су йөзүче, сазлык-болын  һәм кыр киек кошларына 15 ноябрьгә кадәр; урман киек кошларына 31 декабрьгә кадәр барачак.

Каурыйлы киек кошларга ау этләрен ( утрау һәм континенталь легавыйлар,ретриверлар, спаниельләр) һәм ау кошларын кулланып түбәндәге вакытта була:

сазлык – болын  киек кошларына – 25 июльдән - 31 декабрьгә кадәр

урман, кыр, дала киек кошларына – 5 августтан - 31 декабрьгә кадәр.

Бер ау этен кулланып киек кошларны аулаганда,аучылар саны өчтән дә күп булмаска тиеш. Аларның һәрберсендә аучылык җир-суларында ауларга рөхсәт итә торган документлары булырга тиеш.


22
август, 2014 ел
җомга

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре  ДБО “Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге”  белән берлектә “Уылдык чәчү” чарасын уздырганнан соң, хокуксыз балык тотуны бетерүгә юнәлтелгән, профилактик эшне дәвам иттеләр. 11 июннән 22 августка кадәр, булган вәкаләтләр кысасында, җаваплылыкка 8 зат тарттырылды,843 хокуксыз тоту коралы тартып алынды ( ятьмәләр)


21
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе, һәркем керә торган аучылык җир-суларында аулый торган физик затлар арасында, кабаннарны һәм пошиларны  табуга, рөхсәтнамәләрне бүлү буенча нәтиҗәләр чыгарды.

Җирәбә салуның нәтиҗәләре буенча беркетмә төзелде.

Бөтен җиңүчеләрне отыш белән котлыйбыз. Ә шулай ук исегезгә төшереп китәбез: Татарстан Республикасының Экология Кодексындагы 135(5) маддәнең 12 пункты буенча аучылык байлыкларын табуга бирелгән рөхсәтнамә алу хокукы, аучы белән белдерү кәгазен алган көннән 30 көн эчендә, ау һәм аучылык байлыкларын саклау өлкәсендә Татарстан Республикасының  башкарма хакимият әгъзасына(Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе ) мөрәҗәгать итү  аша тормышка ашырыла ала. 30 көн үткәннән соң рөхсәтнамә  алу хокукы башка претендентка күчәчәк.

Соңгы нәтиҗәләр “Урман хуҗалыкларында аулау мөмкинлекләреннән файдаланып табыш алырга рөхсәт хокукы” бүлегендә “Җирәбә салу нәтиҗәләре” бүлекчәсендә урнаштырылган.


20
август, 2014 ел
чәршәмбе

Бүген, 2014 елның 20 август көнендә, Идарәдә һәркем керә торган аучылык җир-суларында аулый торган физик затлар арасында, кабаннарны һәм пошиларны  табуга, рөхсәтнамәләрне бүлү булды.(җирәбә салу)

 Җирәбә салуның нәтиҗәләре белән Сез Урман хуҗалыкларында аулау мөмкинлекләреннән файдаланып табыш алырга рөхсәт хокукы” бүлегендә “Гаризаларны бирү вакыты һәм җирәбә салуны үткәрү вакытты һәм урыны турында мәгълүмат” өстәмә битендә таныша аласыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International