ЯҢАЛЫКЛАР


19
август, 2014 ел
сишәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе исегезгә төшереп китә: 2014 елның 20 август көнендә сәгать 14.00 Идарә бинасында физик затлар арасында һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында кыргый тояклы хайваннарны табу хокукына рөхсәтнамәләрне алу өчен  җирәбә үткәреләчәк.

 

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: көзге ау чоры башлану вакытыннан, полиция хезмәткәрләре һәм штаттан тыш инспекторлар белән берлектә үткәрелгән рейд чаралары барышында, 18 хокук бозу ачыкланды, 2 ату коралы тартып алынды. Бөтен бозучылар административ җаваплылыкка тарттырылдылар.

2014 елның 21 июленнән N 227-ФЗ «Коралларның әйләнеше турындагы  кануннарны камилләштерү белән бәйле рәвештә Россия Федерациясенең аерым законнар чыгаручы актларына үзгәрешләр кертү турында»гы Федераль канун белән кайбер үзгәртүләр кертелде, аерым алганда:

1. 1996 елның 13 декабреннән N 150-ФЗ “ Корал турында”гы  Федераль канунның 3 бүлеге 24 маддәсе белән  исерткеч эчемлекләр эчкән хәлдә коралны йөртмәү күздә тотыла.

2. Россия Федерациясенең Административ канун бозулар турындагы Кодексының 20.8 маддәсенә 4.1. һәм 4.2. пунктлар белән тулыланды. Алар, исерткеч эчемлекләр эчкән хәлдә коралны йөртү өчен 2 меңнән 5 меңгә кадәр штраф һәм коралны һәм патроннарны тартып алу; яки 1  елдан 2 елга кадәр коралны сатып алу һәм саклау яки саклау һәм үзең белән йөртү хокукыннан мәхрүм итү аша  административ җаваплылык каралуын күз алдында тоталар.


18
август, 2014 ел
дүшәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында кыргый тояклы хайваннарны табу хокукына рөхсәтнамәләрне алу өчен җирәбә салуда катнашу өчен җибәрелгән гаризаларның өлеше алдыгы эшкә алынмады. Алынмаган гаризаларның исемлеге һәм алынмау сәбәбе белән “Урман хуҗалыкларында аулау мөмкинлекләреннән файдаланып табыш алырга рөхсәт хокукы” бүлегендә “Гаризаларны бирү вакыты һәм җирәбә салуны үткәрү вакытты һәм урыны турында мәгълүмат” өстәмә битендә танышырга була.


15
август, 2014 ел
җомга

2014 елның 7 июль көнендә, Бердәм Россия эгидасы астында ел саен үткәрелә торган, “ Мәктәпкә әзерләнергә булыш”исемендәге республика күләмендәге хәйрия  акциясе старт алды.

Бу акциянең төп вазифасы – бөтен балаларга бәйрәм һәм тулы комплект дәреслекләр, канцтоварлар, 1 сентябрь көнендә яңа форма киеп, мәктәпкә бару мөмкинлеге бүләк итү.

08.08.2014 елда Яңа Шешмә муниципаль районында “мәктәп портфельләрен” бүләк итү тантаналы рәвештә узды.Анда Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе башлыклары шәхси катнаштылар.


14
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле аучылар, Сезгә хәбәр итәбез:  2014 елның 9 гыйнварыннан № 4 “Җитештерү аучылык инспекторлары кандидатларын таләпләрне белүгә тикшерүне үткәрү тәртибен раслау турында” РФ Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Боерыгы белән килешеп, җитештерү аучылык инспекторлары булуга кандидатлар исемлеген формалаштыра.

Белемнәрне тикшерү 2014 елның 3 октябрендә Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе бинасында үтәчәк.

Документларны бирү һәм алу тәртибе өстә күрсәтелгән боерыкның 15 һәм 16 пунктлары белән килешеп үтәлә.

Документларны кабул итү вакыты:

-2014 елның 15 августыннан башлана;

-2014 елның 15 сентябрендә тәмамлана.

Бөтен документлар Идарәгә хокукый затның вәкаләтле вәкиле белән, шәхси эшмәкәр яки аның вәкилебелән, яки ,салынган документларның исемлеген кушып почта аша 420021, Казан ш., Кәрим Тинчуринур,29 йорт адресы буенча җибәрелә ала.

Мәгълүматны яңартуны  Идарәнең сайтында “ Дәүләт тикшерүе” бүлегендә “ Җитештерү аучылык тиешерүе” өстәмә битендә күзәтегез.

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә, 2014 елның 14 август көнендә, 2014 елда көзге – кышкы ау чорын үткәрү сораулары буенча киңәшмә узды. Анда Идарәнең белгечләре һәм районара бүлекләренең хезмәткәрләре катнашты.  Идарәнең башлыгы Д.А. Иванов белән ауны ачу, һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында биотехник чаралар үткәрү буенча вазифалар куелды.

Киңәшмәдә хайваннар дөньясы объектларын лицензияләү һәр тәртипкә салу бүлегенең башлыгы Р.Э. Чиспияков, ә шулай ук хайваннар дөньясы объектларын куллануны тикшерү бүлегенең белгече В.М.Давлетшин чыгыш ясадылар.


13
август, 2014 ел
чәршәмбе

12 августта сәгать 17.00 һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында кыргый тояклы хайваннарны табу хокукына рөхсәтнамәләрне алу өчен җирәбә салуда катнашуга гаризаларны кабул итү туктатылды. 

Хәзерге вакытта бирелгән гаризаларны таләпләргә туры килүгә тикшерәләр.

Кайбер аучылар, бер үк төр аучылык байлыгын табуга, гаризаларны берничә районга бирүләрен хисапка алып, комиссия үз ихтыяры белән җирәбә салуда катнашу районын билгеләячәк.

Регистрация барышында техник хата барлыкка килде һәм  керүче номерларның кайбер өлеше ( 890-899) төшеп калды.

Гаризаларны биргән аучылар исемлеге белән “Урман хуҗалыкларында аулау мөмкинлекләреннән файдаланып табыш алырга рөхсәт хокукы” бүлегендә “ Гариза бирүнең вакыты, урыны һәм җирәбәне үткәрү вакыты” өстәмә битендә танышырга була.


12
август, 2014 ел
сишәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе исегезгә төшереп китә: бүген, 2014 елның 12 август көнендә, сәгать 17.00, һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында кыргый тояклы хайваннарны табу хокукына рөхсәтнамәләрне алу өчен җирәбә салуда катнашуга гаризаларны кабул итү тәмамлана.

Гаризаларны үз вакытында җибәрүегезне сорыйбыз.17.00 соң гаризалар кабул ителмәячәк.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International