ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышының 69-еллыгын бәйрәм итү чикләрендә, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе җитәкчеләре, элек хайваннар дөньясы  объектларын саклау өлкәсендә эшләгән сугыш ветераннарын һәм тыл эшчеләрен шәхсән өйләренә барып котладылар.


7
май, 2014 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасында 2014 елның 25 апреленнән алып 10 июненә кадәр  « Уылдык чәчү- 2014» исемендәге  комплекслы өлгер-профилактик операция алып барыла.  Бу чараларны үткәрү биологик су ресурсларын саклауга һәм рациональ куллануга,  күл -елга балыгын тотуга рөхсәтнамәләре булган, хокукый затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең эшчәнлеген тикшерүгә, ә шулай ук язгы- җәйге чорда браконьерлыкка юл куймауга юнәлтелгән.


6
май, 2014 ел
сишәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе 2014 елның 6 май көнендә Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе карамагындагы, Идарәнең 13.02.2014 № 21-од боерыгы белән оештырылган, балык тоту урыннарының чикләрен билгеләү буенча,Комиссия утырышы үткәрелү турында мәгълүмат бирә.


5
май, 2014 ел
дүшәмбе

Май бәйрәмнәре вакытында Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетының 2014.11.04. № 651-р      боерыгы  белән тәңгәл килеп, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең район ( районара) бүлек башлыклары штаттан тыш иҗтимагый инспекторлар  һәм аучылар белән берлектә республикабызның “Татарстанның чиста урманнары”исемендәге табигатьне саклау чыгышы чикләрендә, Менделеевск районының Рус.Сарсаз авылы янында, Бөгелмә, Мөслим, Лениногорск районнары  территорияләрендә урманнарны чистарттылар.


30
апрель, 2014 ел
чәршәмбе

2014 елның 19 апреленнән 28 апреленә кадәр кыргый кошларга язгы ау чоры узды. Рейдлар вакытында Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре белән, ау кагыйдәләрен бозу өчен, административ җаваплылыкка 39 зат тартылды.


29
апрель, 2014 ел
сишәмбе

Россия Федерациясенең Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының 2010.6.09.№ 345 “Дәүләт аучылык реестрының катнашмасы һәм аны алып бару, анда булган документлаштырылган мәгълүматны җыеп бару һәм саклау һәм кызыксынган затларга бирү турында Кагыйдәләрне раслау турында”гы боерык  нигезендә, Сезгә аучылык хуҗалыгы реестрын алып бару турындагы документлаштырылган мәгълүматны билгеләнгән формада 1 майга кадәр тапшырырга кирәклеген Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәтерегезгә төшереп китә.


28
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе белдерү ясый: бүген , 2014 елның 28 апрель көнендә Татарстан Республикасы территориясендә язгы ау чоры тәмамлана.
2014 елның 26 апрелендә "Урман утырту көне" исемендәге табигать саклау акциясе узды.

25
апрель, 2014 ел
җомга
Бу чараларны үткәрү  биологик су ресурсларын саклауга һәм рациональ куллануга, күл- елга балыкларын тотуга рөхсәтнамәләре булган, шәхси эшмәкәрләрнең һәм хокукый затларның эшчәнлеген тикшерүне булдыруга,    ә  шулай ук язгы- җәйге чорда браконьерлык очракларын  туктатуга юнәлтелгән.


24
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре белән 2014 елга хокукый затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне планлаштырылган тикшерүләрне уздыру Планы белән тәңгәл килеп, “ Татарстан Республикасының Динамо физкультура һәм спорт җәмгыяте” иҗтимагый – дәүләт оешмасына карата тикшерү үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International