ЯҢАЛЫКЛАР


29
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Белем көне алдыннан «Чиста болыннар» тыюлыгы хезмәткәрләре сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның ата-аналары белән аралаштылар һәм аларга «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында портфельләр тапшырдылар. Рюкзакларда балаларга мәктәп кирәк-яраклары да салынган иде.

Бүген 2024 елгы жирәбә буенча беренче чираттагы резервтагыларга ау ресурсларын тотуга рөхсәт бирү төгәлләнә.

Бүген төнге рейд барышында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан Зөя утрау-шәһәреннән 1000 метр төньяк-көнбатыштарак Зөя елгасы акваториясендә «Зөя» заказнигыгы территориясендә тыелган балык тоту кораллары белән су биологик ресурсларын тотучы гражданин тоткарланды.


27
август, 2024 ел
сишәмбе

Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Казан –Оренбург» трассасы буйлап балык белән сәүдә итү урыннарына рейд чарасы уздырдылар.


26
август, 2024 ел
дүшәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 5 нче сентябрьдән гомуми кулланылыштагы аучылык биләмәләрендә кыйммәтле мехлы җәнлекләрне аулауга гаризалар кабул итү башлана.

Республика юлларында ял көннәрендә ике поши һәм кыр кәҗәсен бәрдергәннәр. Һәлакәтләр Азнакай, Лаеш һәм Яңа Чишмә районнарында булган.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 2024 елгы жирәбә нәтиҗәләре буенча беренче чираттагы резервтагыларга аучылык ресурсларын аулауга рөхсәт алу турында искәртә.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибе таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссия утырышы узды. 


23
август, 2024 ел
җомга

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 24 августтан республикада ау этләре һәм ау кошлары белән сазлык-болын киекләрен аулау сезоны ачыла. Ул 2024 елның 5 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләрне кертү үзәге хезмәткәре һәм Мамадыш Балык заводы вәкиле белән берлектә Кама елгасында контроль-күзәтчелек чараларын гамәлгә ашыру барышында тыелган балык тоту кораллары белән кысла тотучы ике гражданин тоткарлана.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International