ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре браконьерлык эшчәнлеген булдырмау буенча рейд эшчәнлеге алып баруны дәвам итәләр.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты һәм полиция хезмәткәрләре Әтнә районы аучылык биләмәләре территориясендә уртак кичке рейд барышында кырда шикле җиңел автомобиль күреп ала, ул, фараларын яндырып, куяннар эзли.


2
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты кыргый хайваннар өчен республика аучылык биләмәләрендә утлыклар урнаштыру һәм хайваннарны тукландыру акциясенә старт бирелү турында хәбәр итә.

Бюджет учреждениесе белән предприятие арасында 1000 куб. м дан артык агач сатып алу-сату килешүләре төзелгәнлеге ачыкланды. Әмма, закон таләпләрен бозып, бюджет учреждениесе вазыйфаи заты югарыда күрсәтелгән агач сатып алу-сату килешүләре турында Агач һәм аның белән эш итүләрне исәпкә алуның бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасына ялган мәгълүмат биргән.

Көндәлек тормышта без әби-бабайлар белән аралашырга вакытны бик әз бүләбез. Әмма олы яшьтәгеләрне кайгырту һәм аларга игътибар итү турында бер минут та онытырга ярамый.

15 муниципаль районда биологик калдыкларны утильләштерү объектлары закон таләпләренә туры килмәгәнлеге ачыкланды. Муниципаль берәмлекләрдә урнашкан терлекләр каберлекләрендә (биотермик чокырларда) өлешчә коймалар зыян күргән, шул ук вакытта югарыда күрсәтелгән объектлар территориясенә кешеләр һәм хайваннарның керүе мөмкин.


29
сентябрь, 2023 ел
җомга

Лаеклы ялда булган хезмәттәшләрне хөрмәтләү күркәм традициягә әверелде. Халыкара өлкәннәр көне алдыннан ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты коллективы тармагыбыз ветераннарын бәйрәм белән котлады.


28
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Идел суы дәрәҗәсе түбән булу аркасында, республика сулыкларында «томалану» барлыкка килергә мөмкин, алар суда су биологик ресурслары өчен кирәкле кислород җитмәүгә китерә.

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты браконьерлык эшчәнлеген кисәтү буенча актив эш алып баруны дәвам итә.

Идел-Чулман бассейны бу җәйдә коры климат зонасында булды. Күп кенә республика елгалары култыгында су кимеде. Су дәрәҗәсенең түбән булуыннан Чулман һәм Идел акваториясе сулыкларында яшәүчеләр зыян күрә. Аларга камышларның актив үсеше дә комачаулый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International