Республикада сөркәләрне исәпкә алу бара. Исәп-хисапны ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, аучылар һәм җәмәгать инспекторлары үткәрә. Шундый тикшерүләрнең берсенә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Бөгелмә районы буенча районара бүлек башлыгы Тимур Гыйниятуллин китте.
Казан федераль университеты каршындагы Рус география җәмгыятенең яшьләр клубында катнашучылар аеруча саклана торган табигый территорияләрне тикшерә, Чистай районының борынгы урыннарын карый алды.
Шәһәр чикләрендә урнашкан тыюлыкларның матурлыгы үз территорияләренә күп санлы шәһәр халкын, кунакларны һәм туристларны җәлеп итә. Шуңа күрә бу территорияләр заказник администрацияләренең даими һәм җентекле игътибары объекты булып тора. Рейдларның берсе «Зәңгәр күлләр» дәүләт табигать заказнигы территориясендә узды.
Биектау районының битараф булмаган кешеләре ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Биектау районы буенча районара бүлегенә шәхси йортларның берсендә төлке һәм аның биш баласы булу факты буенча мөрәҗәгать итәләр.
Республикада «Уылдык» комплекслы оператив-профилактик операциясе төгәлләнә. Бу вакытта ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре акваторияләр һәм елга култыгы мониторингын үткәрәләр, шулай ук уылдык чәчү чорында балык тоту кагыйдәләрен үтәүне күзәтәләр һәм браконьерлык фактларын туктаталар.
Җылы һава торышы башлану белән юлларда еш кына юл-транспорт һәлакәтләренә сәбәп була торган кыргый хайваннар пәйда була. Иң күп очраклар Алабуга, Лаеш, Югары Ослан, Яшел Үзән, Питрәч һәм Тукай районнарында булды.
5 июньнән гомуми кулланышта булган аучылык биләмәләрендә сөркә-байбак аулауга рөхсәт алу өчен гаризалар кабул ителә башлый.
Биектау районының Әлдермеш урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары уку елын гадәти булмаган рәвештә тәмамларга булдылар. Алар укытучылары белән бергә «Чулпан» дәүләт табигать тыюлыгында булдылар һәм «Табигатькә кагыл» экологик сукмагыннан үттеләр.
Сазлык ябалаклары гаиләсен А.И. Щеповских исемендәге комплекслы профильле төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигать заказнигы территориясендә күреп алалар. Аларны телефон һәм телескоп ярдәмендә төшерергә мөмкинлек була.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенә конкурслар игълан ителә: