Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының коллективы биотөрлелек бүлеге башлыгы Роза Әхмәтсафинаны Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең мактау тактасына кертелүе белән котлый.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, 25 майда производство аучылык инспекторларына кандидатларның белемнәрен тикшерү узачак.
Казан (Идел буе) Федераль Университетында Идарә, икътисад һәм финанслар институты һәм Экология һәм табигатьтән файдалану институты студентлары белән һөнәри юнәлеш буенча очрашу узды. Чарада Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе башлыгы Ринат Чиспияков һәм Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетының биотөрлелек бүлеге башлыгы Роза Әхмәтсафина катнашты.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты браконьерлык эшчәнлеген туктату буенча актив эш алып бара.
1 апрельдә Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. Ул төр төрлелеген һәм кошларның санын саклау зарурлыгына игътибарны җәлеп итәргә өнди. Моңа бәйле рәвештә, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты Татарстанда еш очрый торган топ 10 кош әзерләде.
Татарстанда кыш көне һава җитмәүлектән балыкның үлүен булдырмау чаралары төгәлләнде. Алар “Балык-Булсын!”акциясе кысаларында оештырылды.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, 2 апрельдән ярдәмче үрдәкләрне кулланып, ата үрдәкләрне аулау сезоны ачыла. Ул 6 майга кадәр дәвам итәчәк.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетында түбәндәге вазыйфаларга кадрлар резервына кертүгә конкурс дәвам итә:
Спас дәүләт тыюлыгы хезмәткәрләре кыр кәҗәсен табигый яшәү урынына кайтару өчен аерым бер операция үткәрделәр. Аны Болгар авылы читендә тапканнар.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 7 апрельдән 10 апрельгә кадәр “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә “Балыкчы. Аучы.” Дигән 16 нчы махсус күргәзмә узачагы турында хәбәр итә.