Халыкара биологик төрлелек көне: Республика флорасын һәм фаунасын саклап калуда ничек ярдәм итеп була?

2024 елның 22 мае, чәршәмбе

Ел саен 22 майда дөньяда Халыкара биологик төрлелек көне билгеләп үтелә. Бәйрәмнең төп бурычы – җәмәгатьчелек игътибарын җирдәге күп кенә флора һәм фауна вәкилләренең кире кайтаралмаслык юкка чыгу проблемасына җәлеп итү. Планетабызда тормышның төрлелеген саклау өчен көрәшүнең бер ысулы – сирәк һәм юкка чыгу хәлендә булган үсемлек һәм хайван төрләрен саклау. Экспертлар исәпләвенчә, җирдә көн саен дистәләгән флора һәм фауна вәкилләре юкка чыга икән.

Татарстанда 638 сирәк һәм юкка чыгу куркынычы астында булган хайван, үсемлек һәм гөмбә төрләре махсус саклауга алынган. Аларның һәрберсе буенча ел әйләнәсе мониторинг үткәрелә. Узган ел гына фәнни-тикшеренү эшләре нәтиҗәләре буенча республика территориясендә элек очрамаган хайваннар, үсемлекләр һәм гөмбәләр төрләре ачыкланды. Табышларның иң бәһалесе – тешсез гриммия мүге, нарат гидномерулиус гөмбәсе һәм ачы соссюрея.

Моннан тыш, һәр татарстанлы ТР Кызыл китабына кертелгән төрләрне исәпкә алуның мәгълүмати карточкасыына мәгълүмат кертеп һәм теркәп, биологик төрлелекне саклауда ярдәм итә ала. Алынган мәгълүмат яңа яшәү урыннарын билгеләргә һәм аларны саклау буенча оператив чаралар күрергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International