Балык кап: Бөтендөнья балык тоту көненә багышлана

2024 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

27 июньдә балык тоту һәм эшкәртү предприятиеләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен – Бөтендөнья балыкчылык көнен билгеләп үтәләр. Бу көнне билгеләп үтү фикере Италиядә 1984 елда Балыкчылыкны көйләү һәм үстерү буенча халыкара конференциядә барлыкка килә. Бәйрәм максатларының берсе – һөнәрнең абруен күтәрү һәм су биоресурсларына сакчыл мөнәсәбәт кирәклеген искәртү.

Балык тоту – кешелекнең иң массакүләм мавыгуларының берсе. Кем дә кем, бер тапкыр булса да су буена кармак белән барып, чисталыктан, табигать белән аралашуның бернәрсә белән дә чагыштырмаслык шатлыгыннан ләззәтләнгән һәм үз тормышында беренче балыкны эләктергән – ул моны беркайчан да онытмаячак. Балык тоту процессы шулкадәр мавыктыргыч ки, вакыт узу белән ул яңа гына кызыксына башлаганнарны да үз дөньясына бөтереп ала. Ул ир-атларны гына түгел, хатын-кызларны да җәлеп итә.

Күпләр бу көнне үзләренең һөнәри бәйрәмнәре дип саный, чөнки балык тоту һәм балык эшкәртү сәнәгате хәзерге дөньяда бик нык үсеш алган. Аларның хезмәте бөтен кешелек өчен кирәкле, чөнки балык продуктлары кешеләрнең иң яраткан ризыкларының берсе. Галимнәр билгеләп үткәнчә, балык ризыклары рационның нигезен тәшкил иткән яр буе районнарында яшәүче халыклар сәламәтлекләре нык булу белән аерылып тора. Үз чиратында, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы илнең һәр кешесенә елына ким дигәндә 24 килограмм балык ашарга киңәш итә.  Ә балык продукциясе сатып алучылар табынында, балык тоту сезонына карамастан, һәрвакыт булсын өчен, продуктның яраклылык вакытын озайтырга мөмкинлек бирә торган технологияләр ярдәмгә килә: яңа тотылган балыкның күпчелек файдалы үзлекләре сакланырлык итеп туңдыру һәм консервлау.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты балык тоту һәм эшкәртү тармагында эшләүче барлык хезмәттәшләребезне котлый һәм балыкның яхшы кабуын, яхшы һава торышы һәм нык сәламәтлек тели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International