Быел Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләренең, Росгвардия идарәсе, хокук саклау һәм күзәтчелек органнары хезмәткәрләренең көчәйтелгән уртак эше нәтиҗәсендә, «Уылдык чәчү» операциясе барышында җинаять җәзасына тарта торган гамәлләр билгеләре белән ачыкланган җинаятьләр саны артты.
Уылдык чәчү чорында, өстенлекле бурычларның берсе булып, тотылган балыкны законсыз рәвештә сатуга каршы көрәш килде. Гамәлдәге үзеңне үзең изоляцияләү режимына һәм ябык сәүдә объектларына карамастан, Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан, шул исәптән Казан шәһәре территориясендә, даими рәвештә яңа тотылган балыкны законсыз рәвештә сату теркәлде.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Россия Федерациясенең бөтен территориясендә 2020 елның 22 июнендә үткәрелә торган «Хәтер һәм кайгы көне-Бөек Ватан сугышы башланган көн»не (1941) уздыруга кушылдылар.
Киров шәһәренең Б.М. Житков исемендәге Бөтенроссия аучылык хуҗалыгы һәм җәнлекләр үрчетү фәнни-тикшеренү институты нигезендә «Аучылык белеме» һөнәри яктан яңадан әзерләү программасы буенча укулар тәмамланды.
КФУның Алабуга институты фәнни хезмәткәре Ринур Бекмансуров һәм Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре тарафыннан ак койрыклы бөркетләрнең оялауларын мониторинглау дәвам итә. Әлеге Кызыл китапка кертелгән кошларның күбесе «Спас» ДТКЗда яши.
2020 елның 1 июлендә Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүе узачак.
Сайланган участокта 25-30 июнь көннәрендә яисә тавыш бирү көнендә тавыш бирергә мөмкин.
Агымдагы елның уылдык чәчү чорында, Дәүләт комитеты инспекторларының көчәйтелгән эше нәтиҗәсендә, 53 миллион сум күләмендә су ресурсларына китерелгән зыянны булдырмый калуга ирешелде. Барлыгы 2020 елның 25 апреленнән 5 июненә кадәр 3840 рейд чарасы үткәрелде. Тикшерүче органнар тарафыннан административ җаваплылыкка 1264 хокук бозучы тартылды, бу узган елгы күрсәткечтән 15% ка югарырак, сулыклардан 3603 законсыз тоту коралы алынды.
"Уылдык чәчү" операциясе су биологик ресурсларын торгызу өчен уңай шартлар тудыру максатыннан ел саен үткәрелә. Күзәтчелек эшчәнлеген ныгыту өчен, Дәүләт комитеты Татарстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсе белән хезмәттәшлек оештырды, бу эшнең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирде.
«Кичке таң» табигать тыюлыгы хезмәткәрләре «Кояшкай» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүчеләр белән, Россия көненә багышлап, асфальтта рәсем конкурсы үткәрделәр. Балалар бакчасы һәм дәүләт заказнигы администрациясе каршындагы мәйданда, «Табигать ярдәм сорый»дигән рәсем конкурсында катнашу өчен, мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм аларның әти-әниләре җыелды. Чарада катнашучылар төсле акбурлар белән чәчәкләр, күк йөзе, кояш, салават күпере һ.б. рәсемнәр ясадылар.
Тыюлык белгече Әлфия Нуриманова балаларны “Эколята” - яшь табигать сакчылары сафына керергә чакырды.
Барлык эшләр дә билгеләп үтелде һәм һәр катнашучы Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан бүләкләнде.
Бу атнада Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Сергеевич Батков дәүләт комитетының ярдәмче хуҗалыгына– «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенә барып кайтты.
Ул ярым ирекле шартларда үрдәкләрне, фазаннарны, йорт куяннарын, боланнарны үрчетү һәм табигатькә кире кайтару эше буенча, ярдәмче хуҗалык үсешенең уңай динамикасын билгеләп үтте.
Аучылык ресурсларын тоту шартларын камилләштерү өчен, Федор Сергеевич «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге» дәүләт бюджет учреждениесен бөртекле культуралар белән тәэмин итү перспективасын, ягъни ярдәмче хуҗалыкны азык базасы белән тәэмин итүне иң мөһим бурычларның берсе итеп куйды.
Аучылык хуҗалыгының тояклылар өчен, шулай ук башка хайваннар өчен дә азык базасы, ярым ирекле шартларда терлек асрауда беренчелекле роль уйный, чөнки урманда җәйге азык запасы кыш белән чагыштырганда уннарча тапкыр күбрәк. Өстәвенә, кар күп яуса, кышкы азыкны табу авырая, һәм булган дефицитның тискәре нәтиҗәләрен тагын да арттыра.
2020 елның 16 июнендә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында хокук эше буенча әйдәп баручы киңәшче вазыйфасына дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс үткәрелде, анда 2 претендент катнашты.
Конкурс комиссиясе карары белән, Небогатова Елена Николаевна конкурста җиңүче дип танылды.