ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 6 апрельдә, алдавыч (җәлеп итә торган) үрдәкләрне файдаланып, ата кыр үрдәкләренә ау сезоны ачылуын хәбәр итә. Ул 6 майга кадәр дәвам итәчәк.
Республикада беренче байбаклар уяна башлый. Аларны Чирмешән, Азнакай, Лениногорск районнары территориясендә күргәннәр. Байбаклар 7 ай буе кышкы йокыда иделәр.
Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Казан шәһәре Кулланучылар базары комитеты һәм Вахитов, Идел буе һәм Киров-Мәскәү районнары администрацияләре белән берлектә урамдагы сәүдә урыннары буйлап рейд чарасы үткәрделәр.
Татарстанлыларны матур һәм нәзәкатьле кошларның күпләп кайтулары сөендерә. Беренче пар ысылдык аккошларны Биектау, Чүпрәле, Кукмара, Ютазы районнарында елгаларда күрәләр.
Март ахыры – апрель башы – затлы боланнарның традицион рәвештә зур мөгезләрен ташлый башлаган вакыт.
Бүген бөтен дөньяда Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. Ул кошларның төр төрлелеген һәм санын саклау кирәклегенә игътибар җәлеп итү уңаеннан үткәрелә.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты, Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән төрләрдән тыш, Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән сирәк һәм юкка чыгу куркынычы астында булган хайваннар, үсемлекләр һәм гөмбәләр исемлегенә үзгәрешләр кертелү турында хәбәр итә.
Беренче еланнарны Азнакай районында күреп алалар. Аларны Мәнәвез авылы чишмәсе янында күргәннәр. Еланнарны уянуы гадәти күренеш, чөнки яз җитте, аның башлануы белән күп хайваннар, шул исәптән еланнар да активлаша башлый.
Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов сөйләде