ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

Мөслим районының гомуми кулланылыштагы аучылык биләмәләрендә урнаштырылган фотокамерага тозлыкка килеп печән белән тукланучы яшь кыр кәҗәләре төшкән. Тәүлекнең көндезге һәм төнге вакытында төшерелгән объективка алты баш хайван эләккән.


5
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

Татарстан аучылары махсус хәрби операция зонасына 11 шома көпшәле мылтыктан һәм 830 дан артык патроннан торган чираттагы партияне Азнакай, Әлки, Питрәч һәм Спас районнарында тапшырдылар. . Сугышчылар йөкне алырга үзләре кайтканнар. Питрәчтән һәвәскәр аучы Александр Корнилов та якташларына ярдәм күрсәтте.

Рождествено авылы янында «Мишә елгасы тамагы» төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигый зоология тыюлыгы территориясендә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан балык тотучы гражданин тоткарланды. Хокук бозучыга карата РФ КоАП ның 8.39 ст. буенча беркетмә төзелде (Махсус сакланылучы табигать территорияләрендә табигать ресурсларын саклау һәм алардан файдалану кагыйдәләрен бозу).


4
февраль, 2025 ел
сишәмбе

Безнең республикада күп кошлар яши. Кышның икенче яртысы җитү белән, табигый азык запаслары беткәч, аларны даими тукландыру кирәк. Кошларга җиңелрәк булсын өчен, Чистай районы гимназистлары «Беренчеләр хәрәкәте»ндә катнашучылар һәм «Чиста болыннар» тыюлыгы хезмәткәрләре күзәтүе астында ашлык һәм көнбагыш бөртекләреннән эко-җимлекләр ясадылар. Аларны язын алырга да кирәкми, алар табигатьтә эреп бетә.


1
февраль, 2025 ел
шимбә

1 февральдән 15 апрельгә кадәр төбәк әһәмиятендәге «Мишә елгасы тамагы» дәүләт табигый зоология заказнигы территориясендә промысел һәм һәвәскәр балык тотуга тыю кертелә. Чикләүләр су биологик ресурсларының тотрыклы популяциясен һәм аларның үрчүе өчен уңайлы шартлар булдыру максатыннан кертелә.


30
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

1 сентябрьдән беренче тапкыр яисә гамәлдән чыгарылганнан соң кабат билет алырга теләүче гражданнар укулар узарга һәм тест формасында аучылык минимумын тапшырырга тиеш булачак. Әлеге үзгәрешләр «Ау турында» Федераль законга кертелде. Бу хакта ведомство коллегиясендә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков белдерде.

2024 елда фәнни оешмалар тарафыннан комплекслы фәнни тикшеренү эшләре үткәрелгәндә сирәк очрый торган 6 төрнең яңа яшәү урыннары ачыкланды. Бу хакта ведомство коллегиясендә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков белдерде.

Бүген Татарстан премьер-министры Алексей Песошин ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясе утырышында катнашты. Төп доклад белән Комитет рәисе Федор Батков чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, ведомствоның төп бурычларыннан берсе – аучылык ресурсларын, шулай ук аларның яшәү тирәлеген саклау һәм рациональ файдалану.


28
гыйнвар, 2025 ел
сишәмбе

Кошларның нәзберек дөньясы хакында кайгырту – аларның иминлеген саклауга керткән мөһим өлешләрнең берсе, моны балачактан ук аңлатып үстерергә кирәк. Спас районының балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән мәктәп укучылары аларны ничек сакларга кирәклеге нисбәтендә үрнәк күрсәтә алалар. Алар, иҗади сәләтләрен эшкә җигеп, бик теләп һәм энтузиазм белән төрле материаллардан җимлекләр ясадылар.


24
гыйнвар, 2025 ел
җомга

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Алексеевск, Әлки, Нурлат, Спас, Чирмешән һәм Чистай районнарыннан МХО уздыру зонасында булган сугышчыларга адреслы гуманитар ярдәм җыйдылар һәм җибәрделәр. Аңа рабиц сеткасы рулоннары һәм азык-төлек продуктлары кергән.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International