ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2025 ел
сишәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Югары Ослан районының Яр буе Морквашы авылы районында «Идел киңлекләре» тыюлыгы территориясендә тыелган балык тоту кораллары белән су биологик ресурсларын тотучы гражданинны тоткарлады.

25 февральдән ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты һәм «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге» ДБУ элеккечә Кәрим Тинчурин урамындагы 29 нчы йортта урнаша.


19
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

Битараф булмаган татарстанлылар бәлагә эләккән канатлыларны коткаруны дәвам итәләр. Автомобиль трассасы кырыенда алар Кызыл китапка кертелгән ак койрыклы бөркетне күреп алалар. Хәлсезләнгән һәм туңган кош бер урында тыныч кына утыра – оча китә алмый.


18
февраль, 2025 ел
сишәмбе

Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков Мамадыш районы Советының хисап утырышында катнашты. Утырыш алдыннан ул оешмалар продукциясе күргәзмәсен карады. Ел йомгаклары һәм киләсе елга планнар турында район башлыгы Вадим Никитин сөйләде.


17
февраль, 2025 ел
дүшәмбе

Алексеевск районында юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре җиңел автомобильгә бәрелгән сирәк очрый торган ерткыч кошны кизү торганда табып алалар. Кошка ярдәм кирәк дип борчылып, алар ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иттеләр. Ветеринарда тикшергәндә, аның Россия Федерациясенең Кызыл Китабына кертелгән ак койрыклы бөркет икәнлеге ачыклана. Автомобильгә көчле бәрелүгә карамастан, ул зыян күрмәгән, ә нык курыккан гына.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Әгерҗе һәм Чистай районнары хезмәткәрләре махсус хәрби операция зонасына азык-төлек товарлары, шулай ук маскировка челтәрләре һәм открыткалар белән посылкалар җибәрде. Бу эшкә «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы бүлекчәсе вәкилләре дә кушылды.


14
февраль, 2025 ел
җомга

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан ТР буенча ЭЭМ ның Линия идарәсе хезмәткәрләре белән уртак күзәтчелек чарасы барышында Зеленодольск районының Васильево шәһәр тибындагы поселогыннан 500 метр ераклыкта Куйбышев сусаклагычы акваториясендә тыелган балык тоту кораллары белән су биологик ресурсларын тотучы гражданин тоткарланды.


13
февраль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Су биологик ресурслары бүлеге башлыгы Светлана Әхмәтҗанова «Идел елгасында урнашкан сусаклагычлардан су агызуның гамәлдәге тәҗрибәсенең төбәкнең экологик торышына һәм биологик ресурсларына йогынтысы» темасына 19 нчы Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашты. Ул чарада катнашучыларга Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан Татарстан Республикасы территориясендә үткәрелә торган су объектларының су биологик ресурсларын саклау һәм тулыландыру эше турында сөйләде.

Бүген Спас районында дәүләти табигать тыюлыклары администрацияләренең узган ел нәтиҗәләре буенча киңәшмәсе узды. Узган ел республика территориясендә 2135 экологик-агарту чарасы уздырылды, анда 43000 нән артык кеше катнашты. Мәсәлән, «Парклар маршы» халыкара акциясендә һәм «Мин һәм Кызыл китап» республика балалар кул эшләре конкурсында гына да 762 гомуми белем бирү учреждениесеннән 7700 бала катнашты.


12
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, Алабуга, Зеленодольск, Кама Тамагы, Лаеш, Мөслим һәм Спас районнары сулыкларында аэрация үткәреп һәм 331 бәке бораулап, «Балык – булсын! Рыбе – быть!)» дигән экологик акцияне башлап җибәрделәр. Акциядә «Главрыбвод» ФДБУ нең Кама-Идел филиалы вәкиле һәм үсеп килүче буын катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International