ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2024 ел
җомга

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 30 нчы сентябрьдә 2024 елгы жирәбә нәтиҗәләре буенча өченче чираттагы резервтагыларга аучылык ресурсларын аулауга рөхсәт бирү тәмамлануы турында искәртә.


26
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

«Биләр» тыюлыгы хезмәткәрләре мәһабәт мөгезле ата хайваннарны һәм аларның гаиләләрен төшергәннәр. Хайваннар, тәмләп печән ашап, бернинди каршылыксыз кырда йөриләр һәм шул ук вакытта камерага төшәргә дә онытмыйлар.


25
сентябрь, 2024 ел
чәршәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре алда торган биотехник чараларга әзерләнә башлыйлар. Алар аучылар белән бергә урман юлларын чистарталар.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре кышка көздән әзерләнә башлый. Алар җимлекләр ясау һәм кыргый хайваннар өчен азык әзерләү белән шөгыльләнәләр. Мәсәлән, Мөслим районында мондый «ашханәләргә» кыр кәҗәләре һәм куяннар еш килә.


24
сентябрь, 2024 ел
сишәмбе

3 поши, 2 кыр кәҗәсе һәм 1 кабанны законсыз тоткан өчен, Лаеш район суды тарафыннан ике граждан җинаять җаваплылыгына тартылган.


23
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм Түбән Кама тиеннәренең «әнисе» йомшаккайларның торак мәсьәләсен хәл иткәннәр. «Гаилә» паркында җәнлекләр өчен 15 йорт урнаштырылган.Алар премиум-класслы торакка охшаган: иркен, зур булмаган козыреклы, ә иң мөһиме – куркынычсыз. Аларда тиеннәр йокы урыннары гына түгел, азык өчен кечкенә келәт тә оештырырга ярата.


20
сентябрь, 2024 ел
җомга

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Югары Ослан районының Гаврилка авылыннан 700 метр төньяктарак урнашкан «Зөя" тыюлыгы территориясендә күзәтчелек чаралары барышында тыелган балык тоту кораллары белән су биологик ресурсларын тотучы гражданны тоткарладылар.


19
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты һәм «Холзан» ерткыч кошларны тернәкләндерү һәм мониторинглау үзәге хезмәткәрләре Азнакай районының «Чатыр-Тау» тыюлыгына дала лачыннарын чыгару урынына бардылар. Алар кошларның мөмкин булган яшәү урыннарын карадылар, вәзгыять бәяләнде һәм кошлар очып киткән дигән нәтиҗә ясалды.


18
сентябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстан делегациясе җиденче Халыкара балык сәнәгате форумы кысаларында эшлекле очрашулар уздыруны дәвам итә.

Татарстан Республикасы делегациясе җиденче Халыкара балык сәнәгате форумы кысаларында эшен дәвам итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International