Бүдәнә карчыгасын Бөгелмә районында табигый яшәү тирәлегенә чыгарганнар. Зур булмаганлыктан, аны «Крош» дип атаганнар. Кошчык бер атна белгечләр күзәтүе астында була һәм көч җыя.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 2024 елгы жирәбә нәтиҗәләре буенча икенче чираттагы резервтагыларга аучылык ресурсларын аулауга рөхсәт бирүне тәмамлады. Тапшыру нәтиҗәләре буенча билгеләнгән срокта рөхсәт алмаган резервтагылар бар.
Санкт-Петербургта уза торган җиденче Халыкара балык промышленносте форумында балык промышленностеның барлык өлкәләреннән вәкилләр җыелды. Татарстан делегациясен Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты рәисе Федор Батков җитәкли.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, 15 сентябрьдә республикада кайбер төр кыйммәтле мехлы хайваннарга (үр куяны, төлке, бүре, корсак) һәм барлык җенес-яшь төркемнәрендәге пошиларга ау сезоны ачыла.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 16 нчы сентябрьдә 2024 елгы жирәбә нәтиҗәләре буенча икнче чираттагы резервтагыларга аучылык ресурсларын аулауга рөхсәт бирү тәмамлануы турында искәртә.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Балтач районы аучылары белән берлектә «Za мирное небо» хәйрия фонды тарафыннан оештырылган «Сугышчыларга мылтык һәм сугыш кирәк-яраклары бүләк ит» МХО хәрбиләренә ярдәм итү акциясендә катнашуларын дәвам итәләр, 6 шома көпшәле мылтык тапшырдылар. Акцияне шулай ук Балтач районы Башлыгы урынбасары, үзәк хастаханәнең баш табибы да хуплады.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Биектау районында канат сөяге зарарланган ысылдавык аккошны коткара.
«Зөя буйлары» заказнигы хезмәткәрләре Буаның 1 нче номерлы балалар сәнгать мәктәбенең яшь рәссамнарын бүләкләделәр. Алар«Парклар маршы – 2024» акциясе кысаларында «Тыюлык табигате дөньясы» сәнгать бәйгесендә җиңүчеләр булдылар.
Бөгелмә районының Югары поселогында яшәүче хатын-кыз йорт яны кишәрлегендә ерткыч кош таба. Ерткыч бер урында утыра һәм оча алмый.
Мөслим районындагы буада туган сигез аккошка өч ай тулды. Кошчыклар инде сизелерлек үскәннәр, шактый кыюланганнар, яр буендагы суда тыныч кына коеналар һәм актив рәвештә якындагы территорияне өйрәнәләр. Шул ук вакытта әткә-әнкә кошлар аларны күзәтүдән туктамый.