Түбән Кама районының җәмәгать суды тарафыннан өч граждан аеруча саклана торган табигать территориясендә су биологик ресурсларын законсыз тоткан өчен җинаять җаваплылыгына тартылды.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты вазыйфаларның төп төркеменә кадрлар резервына конкурс игълан ителү турында хәбәр итә.
19 августта ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәре тарафыннан рейд барышында Балык Бистәсе районының аучылык биләмәләрендә 3 граждан утырган җиңел автомобиль туктатылды. Анда Казаннан ике кеше һәм Пүчинкә авылында яшәүче җирле кеше бар. Кагыйдә бозучыларның аучылык ресурсларын аулауга рөхсәтләре юк иде.
Ел саен ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты республиканың биотөрлелек мониторингы кысаларында фәнни-тикшеренү эшләре оештыра.
Бүген 32 039 чөгә балыгы маймычы Куйбышев сусаклагычына җибәрелде. Балык җибәрү биологик су ресурсларына китерелгән зыянны тулыландыру максатыннан башкарылды.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» милли программасының «Ясалма интеллект» федераль проектының аерым чарасын тормышка ашыру кысаларында «2035 университеты» АКБО ясалма интеллект өлкәсендә укуга тыңлаучылар җыя башлады.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында, һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык биләмәләрендә аулаучы физик затлар арасында сайлап алу (җирәбә салу) юлы белән кыргый тояклы хайваннарны аулау хокукына рөхсәтләрне бүлү уздырылды.
Бүген ТР Куркынычсызлык Советы утырышында Татарстан Республикасының су объектларын саклау өлкәсендә экологик куркынычсызлык мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: республика территориясендә африка дуңгызлар чумасы ачыклану сәбәпле, Татарстан Республикасы Президенты Указлары белән Албай һәм Куйбышев аучылык хуҗалыкларында эпизоотик учаклар билгеләнгән, куркыныч яный торган зона – Куйбышев, Албай һәм Саба өйрәнү-тәҗрибә урман хуҗалыгы аучылык хуҗалыкларының бер өлеше, шулай ук республиканың Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Чирмешән һәм Ютазы районнарыннан кала 32 муниципаль районы кергән күзәтү зоналары билгеләнгән.
17 август көнне 14.00 сәгатьтә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында 2022 – 2023 елгы ау чорында һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык биләмәләрендә кыргый тояклы хайваннарны аулауга рөхсәтләр бүлү уздырылачак.