Актаныш районында төбәк әһәмиятендәге комплекслы профильле «Агыйдел елгасы дельтасы» дәүләт табигый тыюлыгы территориясендә планлы рейд барышында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәре һәм штаттан тыш инспекторы ике кешене тоткарлады.
Тыюлык эше хезмәткәрләре алдында нинди бурычлар тора? Аларның эш көннәре ничек уза? Татарстанда махсус саклана торган нинди табигый территорияләр булдырылган? Бу һәм башка сорауларга 14 октябрь – Тыюлык эше хезмәткәрләре көнендә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәре укучыларга җавап бирде.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 15 нче октябрьдә 2025 елгы жирәбә нәтиҗәләре буенча дүртенче чираттагы резервтагыларга аучылык ресурсларын аулауга рөхсәт бирү тәмамлануы турында искәртә.
Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Сезне һөнәри бәйрәмебез – Тыюлык эшчәнлеге хезмәткәрләре көне белән тәбриклим!
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «А.П. Пухачёв исемендәге Чулпан төбәк әһәмиятендәге ландшафт профилендәге дәүләт табигый заказнигы» территориясендәге ясалма сулыктан Кызыл китапка кертелгән ысылдавык аккошны коткардылар.
Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Казан Башкарма комитетының кулланучылар базарын үстерү комитеты, полиция һәм Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе вәкилләре белән берлектә урамда сәүдә итү урыннарына рейд үткәрделәр.
Махсус хәрби операция ветераны, лейтенант, Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган «Батырлар, Татарстан Геройлары» ветераннарга һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү республика программасы җиңүчесе Кирилл Дмитриев табигатьне саклау буенча штаттан тыш иҗтимагый инспектор сыйфатында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты эше белән танышуын дәвам итә.
Ваемсыз булмаган Казан халкы вальдшнепны коткарып кала. Алар аны Авиатөзелеш районындагы йортларның берсенең ишегалдында тапканнар. Канатлы кошның күзе зарарланган. Мөгаен, ул шәһәр чикләрендә бәрелешкәндә җәрәхәт алгандыр.
Бүген Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советында Комитет башлыгы Александр Двойных рәислегендә Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты утырышы узды. Утырыш барышында ит ашаучы кыргый хайваннар санын җайга салу механизмы турында Татарстан Республикасы тәкъдиме каралды. Мәсьәлә Россия Табигать министрлыгының хайваннар дөньясы объектларын саклау, файдалану һәм аучылык хуҗалыгын үстерү өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм җайга салу Департаменты директоры Татьяна Арамилева катнашында каралды.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Чистай районындагы бүлегенең баш белгече тарафыннан «Зур ак челәннең оя кору урыны» төбәк әһәмиятендәге биологик (зоологик) профильле дәүләт табигать заказнигында ике граждан законсыз рәвештә кысла тоткан өчен тоткарлана.