Ел саен 28 майда Россия Федерациясе чик буе гаскәрләренең шәхси составы үзенең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Дөньяда безнең ил генә унсигез ил белән чиктәш, һәм аның чикләрен сакларга, элеккечә үк, иң яхшы сугышчыларны куялар. Дәүләтнең бәйсезлек шартларының иң мөһиме- чикләрнең нык булуы. Без тыныч вакытта яшибез, ләкин һәрберебез дә җирдә, диңгездә һәм күктә чик сакчылары үзләренең хәрби вахтасын алып баруын беләбез. Дәүләт комитеты хезмәткәрләре, туганнарыбыз, дусларыбыз һәм танышларыбыз арасында төрле елларда чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән кешеләр дә бар. Барлык буынның чик сакчыларын чын күңелдән бәйрәм белән котлыйбыз! Нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм Ватанга хезмәт итүдә уңышлар телибез.
«Хәтер бакчасы»дигән экологик акциягә «Кичке таң» табигать тыюлыгы хезмәткәрләре дә кушылды. Кичкетаң урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә «Ватан өчен сугышларда һәлак булганнар» обелискы янында Бөек Ватан сугышы фронтларыннан кайтмаган каһарманнар истәлегенә чыршы һәм пихта үсентеләре утыртылды.
Балаларда туган як табигатен өйрәнүгә кызыксынуны үстерү һәм табигатькә кайгыртучан караш тәрбияләү максаты белән, «Балтач» дәүләт табигать тыюлыгы инспекторлары, Балтач районының Кече Лыза урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары белән берлектә, агач утырту буенча чара оештырдылар.
Чара барышында укучылар үзләренең табигать турындагы белемнәрен искә төшерделәр, яшь үсентеләрне утырту һәм карауның мөһимлеге турында сөйләделәр. Уку йорты территориясендә 50 чыршы үсентесе утыртылды.
Балалар һәм өлкәннәрнең уртак эшчәнлеге бик күп уңай мизгелләр китерде, һәркем территорияне яшелләндерүгә үз өлешен кертте.
|
№ |
Ф.И.О. |
охотхозяйство |
время |
кабинет |
|
1 |
Насыбуллин Ленар Габдуллович |
РОО ООиР РТ |
1000 |
1этаж зал совещания |
|
2 |
Замалтдинов Фаниль Фаритович |
РОО ООиР РТ |
1000 |
1этаж зал совещания |
|
3 |
Исмагилов Расул Рустамович |
РОО ООиР РТ |
1000 |
1этаж зал совещания |
|
4 |
Бикчантаев Айрат Ринатович |
РОО ООиР РТ |
1000 |
1этаж зал совещания |
|
5 |
Дидух Роман Теодозиевич |
РОО ООиР РТ |
1000 |
1этаж зал совещания |
|
6 |
Романов Михаил Владимирович |
РОО ООиР РТ |
1000 |
1этаж зал совещания |
|
7 |
Максимов Алексей Александрович |
РОО ООиР РТ |
1000 |
1этаж зал совещания |
|
8 |
Бикмухаметов Марс Шайгалимович |
АНО ОиР Актанышского р-н РТ |
1000 |
1этаж зал совещания |
|
9 |
Шарипов Юдис Рафаилович |
АНО ОиР Актанышского р-н РТ |
1000 |
1этаж зал совещания |
|
10 |
Хазиев Ильнур Миниханович |
АНО ОиР Актанышского р-н РТ |
1000 |
1этаж зал совещания |
|
11 |
Мурзин Иглам Гилемзянович |
АНО ОиР Актанышского р-н РТ |
1000 |
1этаж зал совещания |
|
12 |
Гараев Разиль Тимергаянович |
АНО ОиР Актанышского р-н РТ |
1000 |
1этаж зал совещания |
|
13 |
Миргазитов Рафак Мирзарифович |
АНО ОиР Актанышского р-н РТ |
1000 |
1этаж зал совещания |
|
14 |
Кашапов Ибрагим Кашафутдинович |
АНО ОиР Актанышского р-н РТ |
1000 |
1этаж зал совещания |
|
15 |
Фаттахов Радмир Дамирович |
ООО «Елховлес» |
1000 |
1этаж зал совещания |
|
16 |
Петров Валерий Михайлович |
ООО «Переправа» |
1000 |
1этаж зал совещания |
|
17 |
Кудряшов Александр Павлович |
ООО «Переправа» |
1000 |
1этаж зал совещания |
|
18 |
Гурьянова Вадим Александрович |
МОО «Камско-Устинское о/х» |
1000 |
1этаж зал совещания |
|
19 |
Махеев Вадим Евгеньевич |
ООО «Вятский берег», «Свиногорье» |
1000 |
1этаж зал совещания |
Бүген, су биологик ресурсларына һәм аларның яшәү тирәлегенә китерелгән зыянны каплау кысаларында, ясалма җитештерү буенча барлык милек рәвешләрендәге оешмалар тарафыннан «Биосфера Фиш» ҖЧҖ көче белән, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты комиссиясе һәм Россия балыкчылыгының ТР буенча су биологик ресурсларын дәүләт контролендә тоту, күзәтчелек һәм саклау бүлеге контроле астында, Лаеш районының Иске Пристань торак пункты территориясендә, Куйбышев сусаклагычына 14,7 грамм авырлыктагы 1,8 мең данә чөгә маймычы чыгарылды.
Чыгарган вакытта суның температурасы – 18 С, ә һаваның температурасы -21 С тәшкил итте.
Чара аеруча кыйммәтле төрләрнең популяциясен торгызу максаты белән үткәрелә һәм биологик ресурсларны яңадан торгызу процессында мөһим роль уйный.
Ел саен Россиядә 24 майда, ә бөтен дөньяда12 октябрьдә Кадрлар хезмәткәре көне кебек бәйрәм үткәрелә.
Тарихи чыганаклар буенча, ерак 1835 елда ук указ чыгарыла. Ул фабрика һәм заводларның эшчеләре һәм хуҗалары арасындагы мөнәсәбәтләр турындагы карарны үз эченә ала. Нәкъ менә шул документ нигезендә кадрлар хезмәте хезмәткәрләренең һөнәри бурычлары һәм хокуклары регламентлаштырылды.
Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты Сезне, хөрмәтле кадрлар хезмәткәрләре, һөнәри бәйрәмегез белән котлый!
21 майда хайваннар дөньясы һәм биотөрлелек мониторингы бүлекләре җитәкчеләре Валеев Илфат һәм Әхмәтсафина Роза «Эковолна» Татарстан Республикасының яшьләр экологик оешмаларының V Форумы кысаларында оештырылган «Байтик» ООК нигезендәге белем бирү мәйданчыгында «Урманнарны, хайваннар дөньясын саклау һәм биотөрлелек» темасы буенча чыгыш ясадылар. Чыгышлар барышында форумда катнашучылар Комитетның тулаем эшчәнлеге, хайваннар дөньясын саклау һәм аларны яңадан торгызу чаралары турында белделәр, шулай ук Татарстан Республикасының Кызыл китабын алып бару һәм аеруча саклана торган табигать территорияләрен булдыру юнәлешләре белән таныштылар.
Вазыйфаларның төп төркеменә кадрлар резервына конкурс игълан ителде
2021 елның 21 маеннан Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты «җитәкчеләр»категориясе вазыйфаларының төп төркеменә кадрлар резервына кертүгә конкурс игълан итә.
Вакантлы вазыйфалар турында тулырак мәгълүмат «Идарә кадрларының федераль порталы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында урнаштырылган http://gossluzhba.gov.ru/
Конкурста катнашу өчен кирәкле документлары теркәлгән гаризаны, аны кабул итү турында игълан урнаштырылганнан соң 21 көн дәвамында (2021 елның 26 маена кадәр),конкурс комиссиясенең сәркатибе түбәндәге адрес буенча кабул итә: Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин ур., 29 йорт, каб. 203, тел. (843) 211-73-81, 211-66-94.
Конкурс комиссиясенең утырышы (якынча) 2021 елның 22 июнендә булачак.
Бүген, Мамадыш һәм Алабуга балыкчылык участоклары хезмәткәрләре көче белән, 6 мең гектардан артык акватория хуҗасыз ятьмәләрдән чистартылды һәм 3 тоннадан артык чүп-чар җыелды.
Чистарту эшләре белән беррәттән, «Балык булсын!» акциясе кысаларында, ясалма уылдык чәчү урыннарын урнаштыру эшләре алып барылды. Акциядә шулай ук Мамадыш районы укучылары да катнашты. Укучылар 3,5 мең гектардан артык мәйданда 2 меңнән артык оя урнаштырдылар.
18 май көнне, «Балык булсын!» акциясе кысаларында, Актаныш районы башкарма комитеты, район мәгариф идарәсе, урманчылыклар, Татар Ямалы мәктәбе хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының аучылык күзәтчелеге бүлеге белән берлектә, Актаныш һәм Минзәлә районнары буенча 6,6 км ясалма уылдык чәчү урыннары куйды.
Акциядә «Нептун» балык сәнәгате оешмасы хезмәткәрләре дә актив катнаша. Һәр бригада үз участогында уылдык чәчү урыннарын урнаштыра.
«Татар Ямалы урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ укучылары район телеканалларына кызыксынып, ясалма уылдык чәчү урыннарын урнаштыруның мөһимлеге турында сөйләделәр.
Чара ахырында балаларга кармаклар бүләк иттеләр һәм тәмле чәй эчерттеләр.